Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Тәблигый җәмәгать" әгъзаларына мәхкәмә башланды


Мәскәү мәхкәмәсендә "Тәблигый җәмәгать" хәрәкәтәнең Мәскәү төркеме әгъзаларының эшен ябык тәртиптә карый башладылар. Алар экстремизмда гаепләнә.

Шикләнелүчеләр арасында Казаннан эшмәкәр Зөфәр Мостафин да бар, дип яза Коммерсантъ.

ФСБның Мәскәү идарәсе тикшерү хезмәте версиясенә караганда, Мәскәүгә тәблигыйлар идеяләрен 33 яшьлек Шакир Кожамкулов алып кергән. Комжакулов үзе "Тәблигый җәмәгать" хәрәкәтенә Бишкәктә кушылган, аннары дүрт айга Һиндстанга киткән, диелә. Анда хәрәкәтнең адимнистратив үзәге урнашкан. Һиндстанда Кожамкулов үзенең якташларынннан торган беренче бүлекчә оештырган һәм рәсми рәвештә аларның башлыгы булган, дип белдерелә.

Басма язуынча, Мәскәү тәблигыйлары Татарстан бүлекчәсе белән хезмәттәшлек итә башлагач, күзәтүгә эләккән. Ике төркем лидерлары сөйләшеп, көчләрен берләштерергә карар иткәннәр, диелә. Алар башта укучыларны бер-берсенә тәҗрибә уртаклашырга җибәргән, ә 2016 елның августы-сентябрендә Казанда берләшеп, 40 көнлек семинар уздырган. Очрашуларда Зөфәр Мостафин да актив катнашкан, дип әйтелә.

Әлеге чарадан соң Татарстанда җирле тәблигыйларга каршы махсус чара уза. Эш материаллары Мәскәүгә җибәрелә һәм башкалада экстремистик оешмада катнашуда шикләнелгән сигез кеше тоткарлана һәм сак астына алына. Аларга Русия Җинаять кодексының 282.1 маддәсе нигезендә гаепләү белдерелгән.

"Таблигый Җәмәгать" халыкара оешмасы Русиянең Югары мәхкәмәсе карары нигезендә экстремистик дип табылган һәм Русиядә тыелган.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG