Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда "Таблигый Җәмәгать" төркеменең җиде әгъзасы тоткарланган


Тентү вакытында алынган әйберләр. Татарстан эчке эшләр министрлыгы видеосыннан
Тентү вакытында алынган әйберләр. Татарстан эчке эшләр министрлыгы видеосыннан

Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан идарәсе хәбәр итүенчә, Татарстанда "Таблигый Җәмәгать" исемле экстремистик оешма әгъзаларына карата махсус чара уздырылып, җиде кеше тоткарланган.

Махсус хезмәтләр мәгълүматына караганда, тентүләр Казан, Чаллы, Әлмәт, Азнакай шәһәрләрендә, Балык бистәсе, Кукмара, Саба районнарында, барлыгы 39 адреста оештырылган. Төркемнең җиде әгъзасы тоткарланган диелә.

Әлеге чаралар Җинаять кодексының 282нче маддәсе нигезендә ("Экстремистик оешма эшчәнлеген оештыру") 13 октябрьдә ачылган эш кысаларында уздырылган.

Тентүләр вакытында төркемнең "Татарстан өчен хас булмаган агрессив исламны пропагандалауны дәлилли торган экстремистик басма чаралар, кулъязмалар" алынган диелә.

"Таблигый Җәмәгать" халыкара оешмасы Русиянең Югары мәхкәмәсе карары нигезендә экстремистик дип табылган һәм Русиядә тыелган. Татарстан мәчетләренә йөрүчеләр арасында әлеге оешмага керергә үгетләүләр булган”, диелә ФСБ хәбәрендә.

XS
SM
MD
LG