Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тел өчен көрәштә авызны ачып калдык. Дин белән алай булмаячак"


Казанда татар мөселман дин әһелләре җыены узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:20 0:00

Казанда X Русия татар дин әһелләре җыены тыныч кына үтеп китте. Мөселманнарны борчыган проблемнар хакында сөйләшүне кирәк тапмадылар. Кайбер абруйлы хәзрәтләрне мөнбәрдән сөйләттермәделәр.

Русия татар дин әһелләре җыены унынчы тапкыр уза. Быел аның пленар утырышын Kazan Expo мәйданында Илһам Шакиров залында үткәрделәр. 1137 делегат. Шуларның иң күбе күрше Башкортстаннан иде. Залда күбрәк өлкән яшьтәге авыл имамнары утырды. Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдинов җыенга килмәде. Шулай ук башка абруйлы яшь имамнар да форумда күренмәде. Җыенда күп нәрсә формаль генә үтеп китте. Хәтта доганы да Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин гарәпчә генә кылды. Татарча теләкләр әйтүгә вакыт табылмады.

Җыенда катнашучылар
Җыенда катнашучылар

Җыенның беренчесе 2010 елда җанисәп алдыннан үткән иде. Ул вакытта Татарстан президенты имамнарга мөрәҗәгать итеп, мәхәлләдә халыкны татар булып язылырга өндәүне сорады. Бу юлы да Рөстәм Миңнеханов ике-өч җөмлә белән 2020 елда булачак халыкны исәпкә алу вакыйгасын телгә алды. Ә гомумән, президент чуар әдәби телдә язылган текстны гына укып, бүгенге проблемнарга өстән-өстән генә тукталды. Экстремизм кебек мәсьәләләр турында да сөйләде. Болгар ислам академиясе язмышында Русия президенты Владимир Путинның катнашуын ассызыклады.

“Шунысы куанычлы – мәчетләрдә туган тел, әдәбият һәм татар халкы мәдәнияте дәресләрен оештыру эше көчәйде. 2020 елда Россиядә халык санын алу узачак. Барыгыз да безнең өчен милләт бердәмлеген саклауның әһәмиятле булуын аңлыйсыз. Сез моны мәхәллә кешеләренә аңлатырга тиеш”, диде Рөстәм Миңнеханов.

Татар дин әһелләре җыены
Татар дин әһелләре җыены

Мәчетләр концепциясен үзгәртү артында нәрсә тора?

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин шәһәрләрдәге мәчетләр концепциясен үзгәртү тәкъдиме белән чыкты. Бу күптән түгел Казанда “Рәхмәтулла” мәчетен төзүгә ризасызлык белдерү белән бәйле. Мөфти бу хакта ачыктан-ачык әйтмәде.

Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

“Мәчет – намаз уку гына түгел, ә кешегә әхлак-тәрбия бирүче үзәк тә. Укучыларның ялларын оештыру, очрашулар, яшьләр өчен бәхәс клублары, имамнар җыелышлары, мәҗлесләр, тәрбияви чаралар – болар барысы да кирәкле чаралар. Халыкны әхлакый тәрбияләү, аларны үз ихтыярлары белән динебезгә тартуга юнәлдерү мөһим. Мәчетләр янында бакчалар, балалар өчен мәйданчыклар булса, ул үзе үк шәһәр халкын җәлеп итәчәк”, диде Сәмигуллин.

Русия үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин да шул турыда сөйләде. 100-200 кешелек мәчетләргә 20-ләп кеше йөрүе, ишекләрдә йозак торуына борчылды.

"Тел өчен көрәштә авызны ачып калдык инде"

Мөкатдәс Бибарсов
Мөкатдәс Бибарсов

Җыенда бердәнбер тәнкыйди нотык тоткан кеше Сарытау мөфтие Мөкатдәс Бибарсов булды. Дөрес, сүзен татарча башласа да, урысчага күчте. Ул дөнья татар конгрессы әзерли торган татарның үсеш стратегиясен тәнкыйтьләп чыкты. Әлеге концепциядә исламга тиешле урын бирелмәү татар халкын юкка чыгу алдына куя диде. Ул үзенең тәкъдимнәрен Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевка тапшырды.

Мин президенттан стратегиягә карашын белдерүне көттем

“Бу бернинди кысаларга да сыймый. Татар халкын берничек тә исламнан аерып булмый. Инкыйлабка кадәр “мөселман” сүзенең синонимы “татар” булган. Кызганыч, без тел мәсьәләсендә авызыбызны ачып калдык. Ә дин мәсьәләсендә алай булмаячак. Бу кешеләр (стратегия язучылар) кайда яшәгәнен, нинди тарихка ия булганын аңламаганнар гына”, дип сөйләде Бибарсов Азатлыкка.

“Мин президенттан стратегиягә карашын белдерүне көттем. Минемчә, бу беренче урында торган мәсьәлә. Ләкин президент сүз әйтмәде”, диде Бибарсов.

Яулыкка каршы көрәшү рәсми булмаган төс алды

Гомумән, җыенда сәяси мәсьәләләр бөтенләй күтәрелмәде. Ә төбәкләрдә төп проблемнар сәяси төсмер алган. Кайдадыр хакимият мәчет салырга җир бирми. Мордовиядә исә яулык тирәсендә мәсьәлә һаман тынмаган. Ике ел элек Белозерье авылы мәктәбендә укучы кызларның яулыкларын салдыру кампаниясе башланды. Ул вакытта Татарстан тыкшынмыйча әлеге мәсьәләне читтән карады, бары Чечня башлыгы Рамзан Кадыров үзенең тәнкыйден белдергән иде. Мордовия мөфтие Зәки Айзатуллин хиҗап һаман да төп проблем ди.

Зәки Айзатуллин
Зәки Айзатуллин

“Яулыкка каршы көрәшү рәсми төстә бетте. Ләкин рәсми булмаган тикшерүләре белән борчып торалар. Соңгы елларда яулык бәйләгән кызларга зур уку йортына керү бик авыр. Тагын бер зур проблем – уку йортын тәмамлаган яулыклы кызлар эшкә урнаша алмый. Алар психологик җәрәхәт ала. Моның белән ничек көрәшергәдер – мин үзем дә белмим”, диде Зәки хәзрәт Азатлыкка.

Җыенда әлеге проблемның күтәрелүенә өмет итсә дә, бу турыда мөнбәрдән беркем әйтмәде.

“Бу формаль җыелыш. Дин әһелләре җыеннан күбрәк әйбер көтте”

Русиянең Азия өлеше диния нәзарәте рәисе Нәфигулла Әширов әлеге җыенда чыгыш ясарга теләгән, ләкин вакыт җитмәүгә сылтау итеп, аны мөнбәргә менгермәделәр.

Нәфигулла Әширов
Нәфигулла Әширов

“Мондый зур форумнардан татар милләте, дин әһелләре күбрәк әйбер көтә иде. Күп кеше татар тарихы, мәчетләр тарихы турында сөйләде. Ләкин бүгенге проблемнар турында әйтергә кирәк. Тел мәсьәләсен бүген мәчетләр белән генә хәл итеп булмый! Анда Татарстан хөкүмәте катнашырга, ул үз сүзен әйтергә тиеш”, дип сөйләде Әширов Азатлык хәбәрчесенә.

Ул үзе бүгенге проблемнар турында сөйләргә теләгән. Күрәсең, җыенны тыныч уздырырга кирәк булгандыр.

Тел мәсьәләсен бүген мәчетләр белән генә хәл итеп булмый!

“Татар теле хәзер республикада да мескен хәлдә калды. Милләтебез 50-60 мөфтияткә бүленгән. Халык рөхсәт бирмәстән, 5-6 кеше үзен югары мөфти итеп игълан итте. Шушы мәсьәләләр күтәрелер, төрле тәкъдимнәр керер дип уйлаган идем. Шул турыда сөйләргә теләгән идем” диде ул Азатлыкка.

Русия дин әһелләре җыенының форматы узган елларда да төрле бәхәсләр уятты. Соңгы форумнарда куелган бурычлар тормышка ашканмы, юкмы – бу хакта сөйләмәделәр. Әширов сүзләренчә, җыенның форматын үзгәртергә вакыт.

"Дин әһелләрен зурлап җыяр алдыннан конгресска киңәшмә уздырырга кирәк иде. Төбәкләрдән төрле тәкъдимнәр алырга иде. Бу юбилей формаль җыелыш кына булды" диде Нәфигулла Әширов Азатлыкка.

XS
SM
MD
LG