Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ркаил Зәйдулла: "Татар теленә каршы яшерен сугыш барган кебек тоела"


Ркаил Зәйдулла Дәүләт шурасы утырышында чыгыш ясый

Депутат Ркаил Зәйдулла Татарстан парламенты утырышында татар теленең аянычлы хәле, Русиядә милли телләргә карата барган басым, милли республикаларның нигезен җимерү тырышлыклары турында сөйләде.

27 ноябрь Татарстан Дәүләт шурасы утырышында депутат Ркаил Зәйдулла киләсе сессияләрнең берсен милли мәгариф мәсьәләләренә, аерым алганда татарча белем бирүгә багышларга тәкъдим итте. Зәйдулла әйтүенчә, бүген татар теле аяныч хәлдә.

"Без телебезне зур тизлек белән югалта барабыз. Теле юкның иле юк, дигән борынгы бабаларыбыз. Димәк, теле бетсә милләт тә, аның дәүләтчелеге дә үзеннән-үзе юкка чыгачак. Ләкин халыкта яшәү, исән калу инстинкты бар. Бер халыкның да үз ирке белән телен югалтасы килми. Әмма милли мәгарифне юкка чыгаралар икән, халыкның да үз телен, үз мәдәниятен сакларлык көче калмый", диде ул.

Ркаил Зәйдулла: "Телебезне зур тизлек белән югалта барабыз"
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:51 0:00

Зәйдулла 5 ноябрь узган Русия президенты каршындагы Урыс теле шурасында Путинның "кайбер илләрдә урыс теленә каршы сугыш алып барылу" турындагы сүзләрен искә төшерде. Путин үз чыгышында "дөньяда урыс теле даирәсенең ясалма рәвештә кысылуын, аны читкә этәрүне күрәбез" дип сөйләде. Русия президенты туган тел, мәдәният, тарихи хәтерне өйрәнүгә һәркемнең хокуклы булуын һәм бу хокукның бозылуын әйтте.

Путинның сүзләре бик дөрес, ләкин бу бит бар телләргә дә карый

"Путинның сүзләре бик дөрес, ләкин бу бит бар телләргә дә карый. Һәркемгә дә үз теле якын. Миңа да менә татар теленә каршы яшерен сугыш барган кебек тоела. Хәер, нинди яшерен? Ачыктан-ачык. Әле күптән түгел генә Мәскәүдә Мәгарифне үстерү федераль институтында (ФИРО) этномәдәни стратегия үзәге мөдире Ольга Артеменко туган тел укытучылары катнашында түгәрәк өстәл үткәрде. Хайваннарның нерв системын өйрәнүче биология фәннәре кандидаты булган бу ханым Русиядә туган телләр өлкәсендә зур белгеч санала.

2007 елда 309нчы канунга төзәтмәләр кертеп мәктәптә милли төбәк компонентын юкка чыгару өчен дә туган телләргә каршы һөҗүм башлаган иде. Былтыргы гаугалы канун да аның катнашлыгында әзерләнгән дип яздылар. Татарстанга, татарларга аның "аеруча" мәхәббәте бар. Ул моны яшерми дә. Ноябрь башында булган сәфәрендә дә безгә Русиянең 68нче маддәсен үзенчә аңлаткан иде.

Әлеге түгәрәк өстәлдә туган тел укытучылары катнашырга тиеш иде, ләкин Артеменко Казаннан үзенең фикердәшен Татьяна Череватая дигән хатынны чакырды", дип Зәйдулла Казан вәкиленең утырышта сөйләгән сүзләрен искә төшереде.

Череватая үзенең чыгышында "Туган тел статусын яңадан күздән кичерү кирәклеген барыбыз да күрәбез. Аны мотлак укытыла торган фәннәр исемлегеннән чыгарырга кирәк" дип әйтте. Активист моның белән генә чикләнмәде, Русиянең мәгариф системын тагы да үзәкләштерергә чакырды.

"Русия мәгариф системын яхшырту максатыннан төбәкләрнең мәгариф министрлыкларын Русия мәгариф министрлыгының төбәк филиаллары итеп үзгәртү мәсьәләсен карарга тәкъдим итәбез. Мәктәп мөдирләренә басым ясау һәм төбәк хакимиятләре карамагында карарлар кабул итү мөмкинлегенә юл куймас өчен, мәктәпләр белән идарә итүне һәм җитәкчелек билгеләүне федераль үзәктән башкарырга тәкъдим итәбез.

Үсеп килүче буынга зур тискәре йогынтыны һәм иҗтимагый кайтавазны исәпкә алып, уку йортлары идарәләренә һәм төбәк министрлыкларындагы һәм муниципаль мәгариф оешмаларындагы рәсми затларга федераль кануннарны бозган өчен җинаять җаваплылыгын кертергә тәкъдим итәбез", дип белдерде Череватая Мәскәүдә.

Зәйдулла сүзләренчә, бу Русиядә башка милли телләргә каршы сугыш башлануын күрсәтә.

Республиканың конституцион тәртипләрен саклый торган механизм бармы соң бездә?

"Күзләрен нәфрәт томалаган бу бәндәләргә игътибар итмәскә кирәк дип әйтүчеләр дә бардыр бәлки. Ләкин беләбез бит. Башта менә шундый фикерләр, аннары югарыдан күрсәтмәләр пәйда була. Прокуратура йөгереп килә. Канун чыга. Монда милли республикаларның нигезен җимерү турында сүз бара. Һәм бу хыялларын алар инде артык яшереп тә тормый. Республиканың конституцион тәртипләрен саклый торган механизм бармы соң бездә? Әллә ул эшләмиме? Мондый чакларда кул кушырып утыру җинаятькә тиң. Вакыт бик тиз үтә, без инде күп нәрсәләрне югалттык. Татар мәгарифе сүтелеп юкка чыга бара", диде ул.

Ркаил Зәйдулла фикеренчә, милли мәгарифнең тамырына иң нык балта чабучы ул — Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) бары тик урыс телендә генә бирү мөмкинлеге. Аны татарча бирдерүгә ирешми торып алга китеш булмаячак дип саный ул.

"Татар теленең урта белем алу өчен дә кирәге юк. Югыйсә Русия Конституциясендә һәркем үз туган телендә белем алырга хокуклы диелгән. Андый хокук булгач, аның шул телдә имтихан бирергә дә хокукы булырга тиеш. Шул хокукны кире кайтармый торып безнең милли киләчәгебез юк", диде Зәйдулла Татарстан Дәүләт шурасы утырышында.

Утырышта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, хөкүмәт вәкилләре, депутатлар катнашты.

фикерләр (117)

XS
SM
MD
LG