Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ольга Артеменко: "Татар теле атнасына 5-6 дәрес булмаса, аннан баш тарту булмас иде"


Ольга Артеменко Казанда урыс мәдәнияте җәмгыяте утырышында

Казанда узган урыс җыенында Ольга Артеменко татарлар белән сүз көрәштерде, Альберт Разинны искә алды һәм татарларның урысча җырлавын тыңлап, Фәндәс Сәфиуллин алмалары белән сыйланды. Ахыр чиктә Татар теле өчен Артеменко түгел, ә депутатлар гаепле дип нокта куелды.

Татарстандагы урыс мәдәнияте җәмгыяте башлыгы Михаил Щегловтан 9 ноябрьдә узган, "Русия мәгариф системы шартларында туган һәм дәүләт телләрендә белем алу һәм үзаңны формалаштыру" дип исемләнгән сөйләшүгә чакырулар соң таралды. Көндезге 12гә билгеләнгән утырыш алдынннан ялгызы гына Русия байрагын тәрәзәгә элеп йөрүче Щеглов бу сөйләшүнең Путин катнашында шушы атнада узган, урыс телен тагын да ныграк сеңдерү планнары игълан ителгән Урыс теле шурасы утырышыннан соң узуы очраклы гына булуын белдерде.

Щеглов утырыш башланыр алдыннан да, җыен барышында да берничә тапкыр бу урыс җыены дип кисәткән булса да, урыс активистлары юк дәрәҗәсендә иде. Утырышта нибары 25-27 кеше күренде. Аларның да бер өлеше журналистлар булса, калган күпчелеге Татар иҗтимагый үзәге активистлары булып чыкты. Урыс милли хәрәкәтеннән 3-4 кеше генә күзгә чалынды. Кунаклар арасында Мәскәүдән килгән Ольга Артеменко, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сәфиуллин, социология фәннәре докторы Наил Мөхәммәров һәм "СОлНЦЕ" мәктәбе мөдире Павел Шмаков, Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев бар иде. Мөхәррәмов утырыш башлану белән чыгып китте.

Төп чыгыш ясаучы Русия мәгариф министрлыгының этномәдәни стратегия үзәге җитәкчесе Ольга Артеменко булды. Аңа 30 минут сөйләргә рөхсәт ителде. Әйтергә кирәк, аның чыгышының төп темасы да аерым билгеләнмәгән иде, әмма ул үз чыгышында мәгариф кануннары, федераль стандартлардагы коллизияләр һәм әлегә кадәр туган телләрдә укытырлык дәреслекләр булмавы, аларга лицензия алу өчен зур акча таләп ителүе турында сөйләде.

Аудитория аның чыгышын колач җәеп, җылы күңел белән тыңларга килмәгәне ачык күренә иде, аның һәр сүзенә диярлек бәйләнеп утырдылар, әмма Мәскәү кунагының моңа исе китмәде – үз белгәнен сөйләде.

Артеменко Совет берлеге чорындагы мәгариф системын искә төшерде, 1990нчы еллардагы Татарстанга карата сәламен дә җиткерергә дә онытмады, шулай ук җыенга килүчеләрне аптырашта калдырып, туган телдә белем бирүче мәктәпләр булдырырга кирәк дип белдерде.

Ольга Артеменко
Ольга Артеменко

"Совет берлеге чорында әдәби телләрне үстерү, аны саклау омтылышы бар иде, методология булды. Совет чорында телләр ул кадәр югалмады, дәүләтнең тел мәсьәләсенә уңай мөнәсәбәте күренде. Бүген исә без әдәби телләрнең сыйфатын югалтабыз. Бу барлык телләргә, шул исәптән, урыс теленә дә кагыла. Владимир Путин белән узган урыс теле шурасы утырышында ачык күренеде: үзгәрешләр булачак, бу урыс һәм туган телләрне уку, өйрәнүгә кагыла.

1993 елда Русиянең мәгариф турында кануны барлыкка килде. Урта белем мәктәпләрендә төбәк компоненты булды. Мәгарифтә вәкаләтләр төбәкләргә тапшырылды. Туган телләрне өйрәнү дәресләре саны артты. Мәктәпләрдә яңа түләүләр, әсбаплар, дәреслекләр барлыкка килде, әмма алар урыс телендә язылды. Төбәк компоненты туган телдә укыткан фәннәрне кысрыклап чыгарды. Без мәктәптә туган телле мохитне югалттык. Бу вазгыять барлык төбәкләргә дә кагыла. Комида коми телендә белем бирүче мәктәпләр юк, мәсәлән, Татарстанда да алар бик аз", диде ул.

Татарстанда күпчелек фәннәрдән дәреслекләр татар телендә язылган, төгәл фәннәрдән тәрҗемә ителгән дәреслекләр бар, әмма алар яңадан экспертиза узарга тиеш.

Залдан: "Татарстанда инде татар телендә белем бирүче мәктәпләр юк" дип әйттеләр.

Вәкаләтләр төбәкләргә күчкәч, мәктәп мәгариф учагыннан сәяси мәйданга әверелде

"Мин Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы статистикасына таянып әйтәм... Димәк түрәләр алдый. Без, җәмәгать эшлеклеләре, акыл белән эш итәргә тиеш. Вәкаләтләр төбәкләргә күчкәч, мәктәп мәгариф учагыннан сәяси мәйданга әверелде. Мин бу хакта әйтәм, шуның өчен камчылыйсыз да. Тарих, урыс теле дәресләрен тикшергәч, ә алар бит төбәкләрдә басылды, һуманитар этник үзбилгеләнү, сәяси аспектлар, дәүләт төзү кебек омтылышлар бар иде бит.

Туган урыс теле төшенчәсенә килгәндә, анда проблем күп. Урыс төбәкләреннән укытучылар безгә ул кирәкми, диләр. Дәреслекләрне дә карадым, бик күп сораулар туа, мин мондый туган телдән үзем баш тартыр идем. Төбәкләр өчен урыс туган теле дәреслегенә дә шелтәләр килә, тискәре бәяләмәләр укыту програмына да бирелә.

Дәүләт теле (бу очракта ул Татарстанны күздә тотып сөйләде - ред) мохиттә яшәр өчен кирәк, телне белер өчен кирәк. Кем тели, шул укый. Менә Татарстан массакүләм барысын да татар теленә өйрәтте. Нәрсәгә ирештегез? Мохит үзгәрмәде, ә балаларның телгә карата мөнәсәбәте начарайды. Мин беләм аны. Дәресләргә йөрмәгәнгә башка фәннәрдән яхшы билгеләргә укыган балага аттестатка "3"ле чыгарабыз дип шантажлар да булды. Кирәкми мондый эшләр. Әгәр татар теле атнасына 5-6 дәрес булмаса, аннан баш тарту булмас иде.

Тел дәресләренең сыйфатын арттырырга, моның өчен шартлар тудырырга кирәк. Шулай ук туган телдә белем бирүче мәктәпләр булдыру яклымын, чөнки анда тел мохите бар. Әмма бу Совет берлегендәге мәктәпләр түгел, яңа форматта булырга тиеш", диде ул.

Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

Аның чыгышыннан соң залдагылар төрле сораулар бирергә тотынды. ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиевнең Каталониядәге кебек урта мәктәпләр, урта һөнәри һәм югары уку йортлары булуын телибез диюенә Артеменко: "Каталония кебек урамга чыгып аерылып чыгуны да телисезме?" дип кистерде.

— Татарстан дәүләт телен мәҗбүри укыту юк...

— Ә сезнең дәүләт буласыгыз киләме?

— Без дәүләт бит инде, бу Конситуциядә язылган...

Утырышка килүчеләрнең күбесе БДИ авыр мәсьәлә, аны хәл итәргә кирәк дип "Татар телендә БДИны бирүне кайтартуны кайгырта аласызмы?" дип тә мөрәҗәгать итте. 309нчы канунны (мәгарифтә милли компонентны юк иткән канун - ред.) да искә алып, аны кем кабул итте дип соралды.

"Математиканы татар телендә бирергә телисез, шулаймы? Мин украин телендә укыдым, кемдер татар телендә укыды. Татар телендә белем алып, урыс телендә сыйфатлы белем алу... Татар телендәге дәреслекләрне күрдем... Туган тел, әдәбиятны сайлап алып тапшырып була бит.

Татартстаннан сайланган депутатлардан сорагыз. Ник математиканы да татарча биреп булмый дигән мәсьәләне күтәрсеннәр. 309-нчы санлы канунны мин кабул итмәдем. Сезнең депутатлар кабул итте, барлык дәгъва аларга булырга тиеш. Алар бит бер тавышсыз кабул итте, минем монда нинди гаебем бар?", диде Мәскәүдән килгән чыгыш ясаучы.

Татар иҗтимагый үзәге активистлары 10 сентябрьдә үзен яндырып үтергән галим Альберт Разинны искә алып, ул көнне Русиядәге урыс булмаган халыкларның туган тел көне дип игълан итүне хуплыйсызмы дигәч, Артеменко шунда ук: "Хуплыйм! Туган телләр яклауга мохтаҗ" дип җаваплады ул.

Фәндәс Сафиуллин
Фәндәс Сафиуллин

Чыгыш ясаучылардан Фәндәс Сафиуллин 2017 елда Татарстан прокуратурасының гамәлләрен искә төшерде. Кануннарны белмәгәнгә без үзебезне яклый алмыйбыз дип сөйләде.

"Татарстан прокуратурасының опричнясын искә алыйк. Уку елы уртасында укытучыларны күз яшьләренә батырып, артык тел дәресләрен санап, меңләгән укытучыны эшеннән алып, мәктәпләрнең астын өскә китерде. Адвокатлар, хокук яклаучылар татар мәктәпләре мөдирләрен туплап мәхкәмәләргә мөрәҗәгатьләр, документлар әзерләде. Әмма бер генә татар мәктәбе мөдире дә үзендә кыюлык тапмады. Шуңа күрә Ольга Артеменкодан ни сорыйбыз соң без?

Милли мәктәпләрнең хокукларын кисүче кануннар Татарстаннан сайланган Русия думасы депутатлары хуплавы белән кабул ителде. Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковның Татарстан парламентындагы чыгышы татар теленә хәрби трибунал карарын яңгыратты. Татар теле җинаятьче булып чыкты. Һәм безнең парламент депутатларының кайсысы аңа каршы дәште?

Кызганыч, милли мәгарифтәге тигезсезлек, хокукларның югалуы Русиядәге милләтара мөнәсәбәтләрне җимерә башлады. Күпмилләтле дәүләттә халыклар арасындагы бердәмлекне югалту чит илдән булган һөҗүмнән куркынычрак. Читтән һөҗүм булганда кешеләр берләшә, ә эчтән таркалу – инде җиңелү. Русиянең җимерелүе булачак бу. Ник моны дәүләт кешеләре аңламый? Каршылыкны арттыралар гына. Махсус эшләнгән кебек, кемгә кирәк сезнең телегез дип язулар бит күбәйде.

Русиянең милли мәгарифкә, урыс булмаган халыкларга карата мөнәсәбәте дәүләт "дедовщина"сын хәтерләтә

Русиянең милли мәгарифкә, урыс булмаган халыкларга карата мөнәсәбәте дәүләт "дедовщина"сын хәтерләтә. Украинадагы хәлләр тел мәсьәләсеннән дә калкып чыкты бит. Украина урыс халкын ассимиляцияләштерсә дә, урыс дөньясы, әдәбияты, мәдәнияте бар, чөнки Русиясе бар. Башка халыкларның Русиядән тыш кайда тагын иле бар? Берсенең дә юк. Телне юк итү, милләтне мыскыл итүдән дә куркынычрак җинаять юк.

Артеменко кануннар, федераль стандартлар турында сөйләде. Безнең укытучыларның күбесе хәтта 309нчы канунны белми дә, ишетмәгән дә ул аны. Бу очракта без депутатларны бастырып аларга сораулар бирергә тиеш. Алар гына тавыш-тынсыз хуплап тавыш биреп утырды", дип чыгыш ясады Сафиуллин.

Артеменко Сафиулинны үзенең оппоненты дип атаса да, аның чыгышын хуплап утырды. Ахырда Сафиуллин аны үз бакчасындагы алмалар белән дә сыйлады. "Белем туплау алмалары" дип атады ул аны.

Татарстанның урыс телле ата-аналар оешмасының активисты Татьяна Чреватова телләр укытудан канәгать булмавын сөйләде.

Татьяна Чреватова
Татьяна Чреватова

"Туган тел дәресләре татарларны да, урысларны да канәгатьләндерми. Татарлар өчен аның сәгатьләре аз, ихтияҗларны канәгатьләндерми, урыслар өчен ул артык дәрес булып санала. Нигә Мәскәү, Татарстан безне ишетми – белмим. Бу дәресне укыту програмына ашыгып керттеләр. Балаларны квалификациясен урыс туган теленә тиз-тиз алмаштырган элеккеге татар теле укытучылары укыта. Грамматик хаталар да җибәрә бит алар, моны балалар да күрә. Кирәкмәгән өстәмә дәрес булып чыга ул. Укыту програмнарына килгәндә дә сораулар күп.

Татарлар өчен татар телендә белем бирүче мәктәпләр санын арттыру ихтияҗы бар

Татарлар өчен татар телендә белем бирүче мәктәпләр санын арттыру ихтияҗы бар. Ник хакимият шуны эшләми? Бу барысын да канәгатьләндерер иде", диде ул.

Чреватова шулай ук мәктәпләрдәге акча җыю аркасында күп кеше өйдә укуга күчә дип сөйләде. Мәгариф системына сораулар, дәгъвалар күп дип, бергә эш итүгә чакырды ул.

"СОлНЦЕ" мәктәбе мөдире Павел Шмаков үз чыгышында Швеция, Финляндиядә телләр ничек укытылу нечкәлекләренә тукталды. Урыс милли хәрәкәте активисты Наталья Боровик Казанда урыс православ гимназияләре җитвешмәве турында сөйләде. Михаил Щеглов татар белән урысларны Боровикның Һеллоуин бәйрәменә каршы көрәшенә кушылырга өндәде.

Бәхәсләр, бер-беренә гаеп атулар озакка сузылды, Михаил Щеглов исә борчылды: "Утырыш сәгатьтән артыкка сузылса, минем 1 мең сум түләргә акча юк! Кемнең чыгыш ясыйсы килә – акча түләсен!" дип кешеләрнең үзара аралашуын туктатырга тырышты. Әмма кешеләр кызган иде. Артеменко татар хатыннарына комплиментлар ясады, ә алар аңа урысча җырлар да башкарды.

Резолюциягә тәкъдимнәр кертү турында фикердәр яңгырады, әмма ул кабул ителмәде.

фикерләр (14)

XS
SM
MD
LG