Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли хәрәкәт халыкны уятмакчы


Мәктәпләрдә укулар башланырга ай ярым вакыт бар. Милли хәрәкәт вәкилләре халыкның игътибарын милли мәгариф проблемаларына юнәлтү өчен пикетка чыкты.

Казанда июль аенда татар телен яклап икенче пикет оештырылды. Пикетчылар мәгариф стандартларыннан милли компоненты төшереп калдырган 309 канунга каршы чыга.

Тукай һәйкәле янына тагын 10-нан артык кеше, хокук саклаучылар, пикетчыларны махсус күзәтүчеләр җыелды. Милли хәрәкәт аксакалы, язучы Зәки Зәйнуллин сүзләренчә, татар халкы күтәрелсә, аны туктатыр көч табылмаячак. Пикетлар үткәреп тору да моңа тәэсир итәр, ди Зәйнуллин.

Татар телен яклап пикетлар гына уздырып калмыйча, ачлыкка утырырга җыенучылар да бар дигән сүзләр ишетелә. Зәки Зәйнуллин исә башта халыкны күтәрергә, аннан гына хәрәкәт итәргә кирәк дип саный.

“Менә бүген ачлыкка чыгып утыр – берәү дә чыкмый. Чөнки халык тынды, кул селтәде. Татар иҗтимагый үзәге һәрвакыт “җитәкчеләр нәрсә әйтер бит әле” дип йөрде. Ягъфәровлар, Бариевлар халыкны сүндерде. Кискен көрәшә дип, мине ике тапкыр иҗтимагый үзәкнең рәислегеннән алып ташладылар. Ул вакытта халыкны сүндермәс өчен кискен эшләргә кирәк иде. Ә без халыкны үзебез югалттык”, ди Зәйнуллин.

Пикетчылар бу уку елында мәктәпләрдә татар теле бетерелә дип борчылу белдерсә дә, җитәкчеләр моның киресен әйтә. Татарстан мәгариф министры урынбасары Данил Мостафин сүзләренчә, быел бер генә татар теле дәресе кыскартылмый, бер генә татар мәктәбе дә ябылмый.

Әмма Зәки Зәйнуллин аларга ышанмый. Халыкны каршылык чараларына чыкмасын дип тынычландырырга тырышалар дип саный.

“Җайлап-җайлап кына халыкны кузгатырбыз дип уйлыйм. Ә бу эш – энә белән кое казу кебек. Чөнки татаррның башка юлы юк. Путинның 309 карары татарны бөтенләй бетерә. Русиядә елына 1 миллион урыс кими. Хәзер татардан алар урынына урыс ясарга тырышалар. 450 буена алар безне урыс итә алмады. Алар үзләренчә, без үзебезчә яшик”, ди Зәки Зәйнуллин.

Татар телен яклап пикетка чыгучы Таһир Хәсәновның оныгы урыс мәктәбендә укый икән. Әмма ул татарча укымаса да, туган телендә яхшы сөйләшә, ди пикетчы.

“Хәзер урыс мәктәбеннән алып татарныкына биреп булмый инде”, ди ул.
Зәки Зәйнуллин хокук саклаучыга пикетчыларны сакларга куша


Ә ни өчен башта ук татар мәктәбенә бирмәдегез дигән сорауга, Таһир әфәнде ул вакытта татар мәктәбе юк иде, дип җавап бирде. Гәрчә, оныгы 4 сыйныфта гына укыса да.

Узган пикеттагы кебек бу юлы да үтеп йөрүче халыкның игътибары пикетчыларга төште. Аларны яклаучылар да, сүгүчеләр дә бар иде.

- Болар авыру кешеләр. Путин турында болай әйтергә ярыймы соң?
- Бәлки, алар дөрестер дә. Әмма урыс теле бөтен җирдә кирәк.
- Шулай итеп каршы тормасалар, бөтенләй кысарлар.

Пикетчылар янына килеп, аларга шелтә белдерүчеләр, сораштыручылар да булды. Бер ир-ат Зәки Зәйнуллин кулындагы “Путин 309 канунга кул куеп, бөтен дөньяга урыс булмаган халыкларның дошманы булуын күрсәтте”, дигән шигарьнең кем фикере булуын сорады. Фикернең Зәки Зәйнуллиныкы булуын язып куярга өндәде.

Пикетчылар янына Мәскәү егете Нурислам да туктады. Ул Мәскәүнең латин язуын тыюына да, туган телне өйрәнүгә мөмкинлек бирмәвенә дә каршы.

Нурислам кулына байрак та алды
“Путин Казанга килеп, бер-ике сүз татарча әйтте дә татар телен тыйды. Алар татар теленә тимибез, өегездә сөйләшә аласыз диләр. Югары белемне татар телендә ала алмыйсыз дигән сүз бу”, ди Нурислам.

Мансура Зияева исә түрәләр татар телен белергә тиеш дип саный. Пикетчыларның кулларында “дәүләт телен белмичә ничек инде түрә булып була?” дигән шигарьләр дә бар иде.

“Туган илдә туган телләрен белми торып, безнең түрәләр кәнәфиләрдә утыра. Әбиләрдән дә урыс телен белүне таләп итәләр. Үзләре татар булсалар да, алар татарча белми, урысча сөйләш дип әйтә”, ди Зияева.

Пикет берәр сәгать дәвам итте. Пикетчылар татар телен якларга ай ярым вакыбыз калды дип саный. Зәки Зәйнуллин исә халык әле уяныр дигән өметтә.
XS
SM
MD
LG