Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин катнашындагы утырышта дәүләт тел сәясәте турында канун булдыру тәкъдим ителде 


Урыс теле шурасы утырышы

Яңа канунда галимнәр хәзерге кануннарда булган каршылыкларны һәм кимчелекләрне бетерү өчен хокукый нормаларны карарга кирәк ди. Каршылыклар мисалы буларак алар Татарстанны китерделәр.

Русия фәннәр академиясенең Милләтләр һәм телләр мөнәсәбәтләре фәнни тикшеренү үзәге Русиядә тел сәясәте турында яңа федераль канун әзерләргә тәкъдим итә. Бу хакта үзәк җитәкчесе Владимир Алпатов Русия президенты каршындагы Урыс теле шурасы утырышында белдерде.

Мондый каршылыкларны урыс һәм татар теле сәгатьләрен бүлү мәсьәләсендә Татарстанда күрәбез

"Үзәк Русиядә дәүләт тел сәясәте нигезләре турында яңа комплекслы канун әзерләргә тәкъдим итә. Анда хәзерге кануннарда булган каршылыкларны һәм кимчелекләрне бетерү өчен хокукый нормаларны карарга кирәк. Мондый каршылыкларны урыс һәм татар теле сәгатьләрен бүлү мәсьәләсендә Татарстанда күрәбез. Боларны чишәргә кирәк", диде ул.

Үзәк шулай ук телләр турындагы хәзерге канунга мониторинг ясауны һәм төбәкләрдә телләр белән бәйле вазгыятьне системлы рәвештә өйрәнеп торуны тәкъдим итә. "Кирәк дип тапканда, кануннарга үзгәрешләр кертелергә тиеш", диде Алпатов.

Ул шулай ук дәүләт урыс теле шураларын төбәкләрдә дә булдыру кирәк дип саный. Моннан тыш, Алпатов Русиядә һәм чит илләрдә урыс телен пропагандалау чаралары планын төзү, мөһаҗирләргә урыс телен өйрәнүдә ярдәм күрсәтү кирәк дип белдерә.

Икетеллелек һәм күптеллелекнең бертеллелек белән чагыштырганда өстенлеген, урыс телен этник тел урынына түгел, ә шушы тел белән бергә өйрәнү кирәклеге идеясен пропагандаларга

Владимир Алпатов Русия асаба халыклары телләрен саклау һәм үстерү турында програм әзерләү дә зарур ди. "Икетеллелек һәм күптеллелекнең бертеллелек белән чагыштырганда өстенлеген, урыс телен этник тел урынына түгел, ә шушы тел белән бергә өйрәнү кирәклеге идеясен пропагандаларга", ди Алпатов.

Үзәктә шулай ук Русиядәге "башка күп илләрдәге кебек", төрле телләрдә телевидение тапшыруларын киңәйтү, халыклар телләрендә тәүлек буе тапшырулар күрсәтү дә зарур дип саныйлар. Алпатов мисал итеп Испаниядә басклар телендә тәүлек буе тапшырулар алып баручы дүрт телеканалны мисал итеп китерә.

Урыс теле шурасы утырышы
Урыс теле шурасы утырышы

Утырышта катнашучы Русия президенты Владимир Путин үз чыгышында "дөньяда урыс теле даирәсенең ясалма рәвештә кысылуын, аны читкә этәрүне күрәбез" дип сөйләде.

Урыс теленә каршы сугышны мәгарәдәге русофоблар гына игълан итми, ә төрле маргиналлар, агрессив милләтчеләр дә актив эшли

"Урыс теленә каршы сугышны мәгарәдәге русофоблар гына игълан итми, ә төрле маргиналлар, агрессив милләтчеләр дә актив эшли. Кызганыч, кайбер илләрдә бу рәсми дәүләт сәясәтенә әйләнә", дип сөйләде Путин.

Аның фикеренчә, Русиягә урыс телен һәм әдәбиятын саклау һәм тарату җаваплылыгы йөкләнгән.

Путин дәүләт теле буларак урыс теленең нормалары белән сүзлекләр һәм белешмәләр әзерләргә кушты. Алар бөтен дәүләт оешмаларында кулланылырга тиеш булачак.

Урыс теле шурасы 2014 елда урыс телен үстерүне, саклауны, аңа ярдәм итүне тәэмин итү өчен оештырылды. 2019 елның августына шурага телчеләр һәм филологлардан тыш, укытучылар, урыс әдәбияты тарихчылары, әдәби музейлар җитәкчеләре, язучылар һәм нәширләр керде.

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG