Accessibility links

Телне икенче тапкыр кисү


Ике ел элек Казанда бер төркем активист ана телен яклау таләбе белән Дәүләт шурасы каршында җыелган иде
Ике ел элек Казанда бер төркем активист ана телен яклау таләбе белән Дәүләт шурасы каршында җыелган иде

Узган атна Мәскәүдә Мәгарифне үстерү федераль институтында (ФИРО) туган тел укытучыларының Бөтенрусия мастер-классы финалы кысаларында Русия төбәкләре вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл узды. Чарада катнашкан Башкортстан һәм Татарстан вәкилләре үз төбәкләрендә республикаларның дәүләт телләрен туган тел рәвешендә өйрәнергә мәҗбүр итүләре турында зарланып сөйләделәр. Чарада туган телләрне мәҗбүри програмнан төшереп калдыру кирәклеге билгеләп үтелде. Шушы өндәү артында нәрсә тора ала дип белечләргә мөрәҗәгать иттек.

Чарада туган телне мәҗбүри програмнан чыгару тәкъдимен нәкъ менә Татарстан вәкиле Татьяна Череватая ​ясады.

"Туган тел статусын яңадан күздән кичерү кирәклеген барыбыз да күрәбез. Аны мотлак укытыла торган фәннәр исемлегеннән чыгарырга кирәк. Ул уку планына бары тик ата-аналарның язмача гаризасы нигезендә генә кертелергә тиеш. Аның ихтыярилыгы телне сайлау мөмкинлегендә генә түгел, ә ата-аналарның әлеге фәнне өйрәнү яки өйрәнмәүне үзләре хәл итү мөмкинлегендә дә чагылырга тиеш. Туган телне өйрәнергә теләүчеләргә болай да җитәрлек мөмкинлекләр бар: факультативлар, секцияләр, тел өйрәнү үзәкләре, аларга инде финанслар да бүленә", — дип белдерде ул.

Активист моның белән генә чикләнмәде, Русиянең мәгариф системын тагы да үзәкләштерергә чакырды. Череватая башка тәкъдимнәр дә ясады. "Милләткә карап дискриминацияне туктату өчен ул мәгариф канунына "туган тел" фәнен өйрәнүне мәҗбүр итүне тыюны кертергә чакырды.

"Русия мәгариф системын яхшырту максатыннан төбәкләрнең мәгариф министрлыкларын Русия мәгариф министрлыгының төбәк филиаллары итеп үзгәртү мәсьәләсен карарга тәкъдим итәбез. Мәктәп мөдирләренә басым ясау һәм төбәк хакимиятләре карамагында карарлар кабул итү мөмкинлегенә юл куймас өчен, мәктәпләр белән идарә итүне һәм җитәкчелек билгеләүне федераль үзәктән башкарырга тәкъдим итәбез.

Федераль кануннарны бозган өчен җинаять җаваплылыгын кертергә тәкъдим итәбез

Үсеп килүче буынга зур тискәре йогынтыны һәм иҗтимагый кайтавазны исәпкә алып, уку йортлары идарәләренә һәм төбәк министрлыкларындагы һәм муниципаль мәгариф оешмаларындагы рәсми затларга федераль кануннарны бозган өчен җинаять җаваплылыгын кертергә тәкъдим итәбез", - дип белдерде Череватая.

Бу теманы ФИРОның этномәдәни стратегия үзәге җитәкчесе Ольга Артеменко үстереп җибәрде. Аның фикеренчә, Башкортстан һәм Татарстанның тискәре тәҗрибәсенә караганда, дәүләт һәм туган телләрне өйрәнүгә бәйле проблемнар, җирле хакимият аларны көчләп тагарга тырышканда барлыкка килә.

Шушы активлык артында Русиянең тел сәясәте өлкәсендәге кануннарын янә үзгәртү нияте тормыймы дигән сорау белән без берничә белгечкә мөрәҗәгать иттек.

Путин сүзе һәм Ана теле
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:20 0:00

Очраклы гына түгел, стратегия

Тел сәясәте белгече, Русия халыклары демократик конгрессы вәкиле Марат Лотфуллин Ольга Артеменко урыс булмаган халыкларның телләрен факультатив рәвештә генә укуга калдыру өчен һәрвакыт көрәшеп килә ди. Ул моны совет чорындагы вазгыять белән чагыштыра.

"Әмма совет чорыннан аермалы буларак, хәзер факультатив дәресләр бушлай дәреслек һәм укытучы белән тәэмин ителми. Ә иң мөһиме — милли мәктәпләр юк, чөнки хәзер укыту телен, элекке чордан аермалы буларак, муниципалитетлар түгел, ә ата-аналар билгели. БДИны бары урыс телендә генә бирү рөхсәт ителгәндә, урыс булмаган халыклар телендә тугызынчы сыйныфка кадәр генә укырга яраганда кайсы телне сайлаячаклары көн кебек ачык”, ди Лотфуллин.

Аның сүзләренчә, Артеменко тел статусы белән мәктәптә укытыла торган фән арасындагы буталчыклыкны оста файдалана.

"Дәүләт теле ул — һәрвакыт кемнеңдер туган теле, һәм "туган тел" статусы белән беррәттән, урысларны "икенче сортлы" телне өйрәнүдән азат итү өчен шул ук телне "дәүләт теле" буларак та өйрәнүне кертү — башка сыймаслык нәрсә һәм бу урысларны урыс телен тагын бер тапкыр өйрәнергә мәҗбүр итә. Әмма, минемчә, бу бары игътибарны читкә юнәлтү өчен генә эшләнә, чөнки урыс булмаган халыкларның телләрен өйрәнүне туктату өчен барлык шартлар тудырылган: хәтта Татарстанда да милли мәктәпләр өчен укытучылар әзерләү туктатылды, ана теле укытучылары бары республикаларда гына һәм бик аз, бары күз буяу өчен генә әзерләнә, халык ихтыяҗларын һич тә канәгатьләндерерлек санда түгел. Дәреслекләр дә канунга туры килми дип игълан ителде", ди Лотфуллин.

Башкорт телен һәм мәдәниятен үстерү иҗтимагый координацион шурасы рәисе Тимур Мохтаров фикеренчә, мәскәүләр моңарчы ирешелгән компромисс вариантта гына тукталып калырга теләми, тагын да арырак китү өчен хәрәкәт итә.

"Соңгы ике елда мәктәпләргә балаларның кайсы телне өйрәнүен ата-аналар сайлый ала торган мотлак ана теле програмы белән укыту мөмкинлеге бирелгән иде. Ул компромисс вариант иде. Ана теле буларак теләгән телне сайлау мөмкинлеге бирелә, әмма ана теле мотлак өйрәнелергә тиеш. Хәзер инде туган телләрне башка дәресләр тәмамланып башка балалар өйгә кайтып киткәннән соң факультатив яки түгәрәк рәвешендә өйрәнелә торган телгә әверелдереп калдырмакчылар. Ә мондый рәвештә уку сәгатьләре җитмәячәк, ана телен гомумән өйрәнеп булмаячак. Бу эш артында Мәскәүдәге Ольга Артеменко, Валерий Тишков (Русия этнология һәм антропология институты җитәкчесе - ред.) тирәсендә оешкан, туган телләргә каршы эшләүче төркем тора дип исәплим. Алар моңарчы ирешелгән компромисс вариантта гына тукталып калырга теләми, тагын да арырак китү өчен хәрәкәт итә. Безнең Уфада бу эш белән аеруча Галина Лучкина шөгыльләнә. Аның социаль челтәрдә үз төркеме бар. Ул үз тирәсенә урыс ата-аналарын туплап төрле шикаятьләр яза, башка ата-аналарны котырта, төрле мәктәпләргә йөреп укытучыларны башкорт телен мәктәптән чыгарып ташлау өчен котырта" ди Мохтаров.

Ачык Русия" активисты Дмитрий Семенов кайбер белгечләр һәм активистлар Русиянең тел сәясәтен билгеләүче кануннарны үзгәртүнең чираттагы өлешенә кереште дигән фикердә.

"Бу билгеле юнәлештәге эшчәнлек һәм алар ана телләрен мәҗбүри фәннәр исемлегеннән чыгарып ташлау өчен тырыша. Берничә ел элек бу карар беренче мәртәбә яңгыратылгач кайбер милли төбәкләрдәге җәмәгать эшлеклеләре ризасызлык белдерде һәм бу карарга каршы көрәш башлады. Һәм Владимир Путин, "яхшы патша" булуын күрсәтеп, төбәкләрне тынычландырырга, аларның фикерен исәпкә алырга булды, милли телләрнең статусын кисәк үзгәртү булмаячагын белдерде. Әмма эшнең шул юнәлештә баруы аңлашыла һәм алар башта ук кабул иткән һәм берничә ел элек яңгыратылган шул карарларын акрынлап гамәлгә ашырачак”, ди ул.

Шул ук вакытта Семенов үзе дә бу сценарийга каршы түгел, ул үзе дә милли телләрне мотлак укыту нәтиҗәле түгел дип исәпли. Аның фикеренчә, республикаларның дәүләт телләрен өйрәнү програмнары ул телләрне өйрәнүчеләрнең бары аннан читләшүенә генә китергән булган.
"Шуңа күрә мин телне ихтыяри өйрәнү тарафдары. Йә ул телләрне кемгә кирәк булса, шул кешеләр ихтыяри өйрәнергә, йәки аларны укыту принципларын төптән үзгәртергә кирәк", ди Семенов.

Федерализм һәм гомумдәүләт стандарты

Көнчыгыш белгече Владимир Тишин "туган тел" фәнен кертүнең сәбәпләрен үзенчә күрә.

"Мин илдә Русиядәге халыклар телләрен өйрәнү белән бәйле бу проблемны күптән күзәтеп киләм, әмма урыс теле дә булырга мөмкин булган "туган тел" фәненең ни өчен кертелүен аңлап бетерә алмыйм. Урыс теле болай да мәҗбүри тел буларак укытыла һәм укучылар зарур булган барлык белемнәрне шул курс кысаларында ала дигән фикер белән килешәм. Әмма Русия халыкларының телләрен өйрәнүне мәҗбүри програм кысаларыннан чыгару — икенче мәсьәлә. Бу аңлашылмаган "туган тел" фәнен кертүне мин барлыкка килгән бушлыкларны томалау һәм бер милли телләрне өйрәнү яклыларны да, каршыларны да бер үк вакытта канәгатьләндерү дип күрәм", ди ул.

"Туган тел" фәнен кертүне Тишин илдә гомуми мәгариф стандарты булдыру тырышлыгы, ягъни Русиянең барлык төбәкләрендә яшәүчеләр өчен дә бер төрле шартлар булдыру нияте белән аңлата.

"Әгәр Бурятиядәге һәм Татарстандагы укучы мәҗбүри урыс теленнән кала бурят яки татар телен уку мөмкинлегенә ия булса, Тверь яки Воронеж өлкәсендәге укучының андый мөмкинлеге булмас иде, чөнки ул төбәкләрнең "милли" статусы юк. Шуңа күрә һәр төбәктәге шартларны исәпкә алып бертөрле кысалар булдырганда шундый фән килеп чыга да инде. Нәтиҗәдә Тверь һәм Воронеж өлкәләрендә мәҗбүри урыс телен укытуны кабатлаучы курс уйлап чыгарудан башка чара калмый". Аның фикеренчә, "туган тел" фәнен кертү бар илдә бер төрле стандартлар булуын күрсәтү өчен генә эшләнә.

Кануни нигездә карар кабул итәр өчен эшчәнлек бара

Публицист, журналист, милли мәсьәләләрдә белгеч Руслан Айсин Ольга Артеменко артында аерым көчләр тора дип саный.

"Ул автоном фигура түгел. Имеш ул җәмәгатьчелек исеменнән туган телләр тирәсендә туган вазгыятьтән канәгатьсезлек белдерә", ди эксперт. Айсин сүзләренчә, әлеге "манипуляциляләр"дән соң кануни карарлар кабул ителәчәк. Ул мәгариф турындагы канунга туган телләрне ихтыярига калдырган төзәтмәләр кертер алдыннан да Артеменко бик актив иде дип искәртә.

"Ул Казанга килә иде, милли мәктәпләр этник мобилизация факторы була дип сөйли иде. Ул милли мәгариф системнары, урыс булмаган телләргә каршы көрәштә әйдәп баручы иде" дип искә ала Айсин.

Публицист сүзләренчә, Артеменконың чираттагы гамәлләр дулкыны президент Владимир Путинның күптән түгел урыс телен яклау темасын күтәрүе белән бәйле. "Артеменко шушы стратегиягә кертелгән кебек тоела", дип фаразлый эксперт.

Айсин фикеренчә, бу дулкын Русия халыклары мәнфәгатьләрен кысрыклауга тагын бер адым ясауга китерәчәк.

Кавказда да проблемга Идел буендагыча карыйлар

Татарстан эксперты белән Кабарда-Балкар хокук яклау оешмасы башлыгы Валерий Хатажуков та килешә.

"Без ниндидер иллюзияләр корырга тиеш түгел дип саныйм. Тәгәрмәч әйләнә башлады, һәм эш ахырына җиткереләчәк. Максатлары шундый – республикаларны бетерү, чөнки бу очракта мәдәниятне, телне саклау, милли мәнфәгатьләрне, анда яшәүче халыкларны яклау кебек алар хәл итәргә тиешле төп проблемнар калмаячак. Шуңа күрә бөтен экспертлар һәм идеологлар бу башланган эшне дәвам итә һәм Кремльнең тулы сәяси хуплавы ярдәмендә эзлекле рәвештә максатларына бара", дип уртаклашты хокук яклаучы.​

Күпмилләтелелек, федерализм һәм тигезләү

Русия мәгариф системындагы хәлләр турында әдәбият белгече, җәмәгать эшлеклесе Ирина Прохорова "Мел" басмасына сөйләде.

Русия – күпмилләтле һәм күпконфессияле ил, риторика дәрәҗәсендә без мәдәниятнең күптөрлелеген таныйбыз да кебек, әмма гамәлдә социомәдәни тормышны үзәкләштерү һәм унификацияләү системына инануны дәвам итәбез" ди ул.

Хәзерге мәгариф системын белгеч "сыгылмалы түгел" дип атый. Аның сүзләренчә, әлеге систем җирле берләшмәләр алдында торган проблемнарны тулысынча чишәргә мөмкинлек бирми. Мондый проблемнар дип Прохорова урыс һәм туган телләр, җирле һәм гомумдәүләт тарихын укытуда, дөньяви белем бирү практикаларын һәм күпконфессияле традицияләрне күрсәтүдә тигезсезлекне саный. "Җирле берләшмәләрнең башлангычларын бастырып, без илнең башта мәдәни, аннары икътисади стагнациясенә китерәчәбез", ди ул.

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

XS
SM
MD
LG