Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гафу итегез, татар төркемнәрен ача алмыйбыз"


Архив фотосы

Татарстанның Чирмешән районында татар мәктәбе түгел, сыйныфлар ачу мөмкинлеге дә юк. Ата-аналар мөрәҗәгатенә район хакимияте, республика түрәләре: "Гафу итегез, булмый" дип җавап бирә.

Татарстанда республика мәгариф һәм фән министрлыгы да, Татар конгрессы да милли мәгариф мәсьәләсеннән читләшмәсә дә, төбенә төшеп системга салып эшләү күренми. Аерым районнар, шәһәрләрдә татар активистлары тупланып эшли, әмма нәтиҗә юк, бу мәсьәләдә муниципаль һәм республика түрәләре ярдәмгә ашкынып тормый, депутатлыкка намзәтләр арасында да бу мәсьәлә белән эшләргә теләүчеләр күренми.

Татарстанның Чирмешән районында Фирдәвес Галиева район үзәгендә балаларын татар төркемнәрендә тәрбияләргә, татар сыйныфларында укытырга теләгән ата-аналарны берәмтекләп туплый. Аларның һәрберсе белән аерым сөйләшә, аңлату эшләрен алып бара. Аның сүзләренә караганда, татар телен гариза язып укытуга күчкәннән бирле ата-аналарда татар теленә карата мөнәсәбәт төрлечә, әмма әлегә туган телдә белем тупларга теләүчеләр бар. Фирдәвес ханым район җитәкчеләре белән дә, мәгариф министрлыгы, татар Конгрессы белән дә аралаша, әмма ярдәм юк. Азатлык бу хакта активист белән аралашты.

Фирдәвес Галиева
Фирдәвес Галиева

— Чирмешәндә татар телендә белем алу нинди хәлдә? Татарча тәрбия биргән балалар бакчалары, татарча укыткан мәктәпләр бармы, алар күпме?

— Чирмешәндә 3 меңгә якын татар кешесе яши, тагын 3 меңе – башка халыклар (урыслар, чуашлар, мордва, бераз гына килгән украин, әрмән, азәрбайҗаннар). Соңгы елларда Чирмешәннең үзенә ара-тирәдәге авыллардан күп кеше күченә бара, күбесенчә – яшьләр.

Чирмешәндә дүрт урта мәктәп бар, өчесе – урыс телле мәктәп, берсе – татарга булыр дип лицей ачылды, ләкин бу лицейга башка милләт вәкилләре дә килгәч, анда аерым татар сыйныфлары һәм аерым урыс сыйныфлары оештырылган.

Чирмешәндә биш балалар бакчасы бар, дүртесе – урыс бакчасы, берсе исә татар балалар бакчасы булып санала. Чөнки анысында да тәрбия тулысынча татарча түгел, урыс һәм татар телләре 50/50 кулланыла.

51 татар баласының 18е – татар сыйныфына, калган 32се – урыс мәктәпләренә керергә җыена

Татар теле сәгатьләре кыскартыла башлагач, без дә үзебездә татар телен укыту белән хәлләрне белешергә кирәк дигән фикергә килдек. Шуны ачыкладык: узган ел биш балалар бакчасыннан 51 татар баласы мәктәпкә керергә җыена иде. Шуларның 18е – татар сыйныфына, калган 32е – урыс мәктәпләренә керергә җыенган икән. Борчылырлык саннар иде минем өчен.

— Ни өчен татар ата-аналары балаларын урыс мәктәпләренә бирә булып чыкты?

— Күпләрне сөйләштердем. Ата-аналарның кайберләре: "Баламны нигә татарча укытыйм, ул Казанга укырга керә алмаса, аны Самарга яки Оренбурга җибәрергә тиеш булам. Анда урыслар арасында урысча укыячак, шуңа аның урысчасы бик яхшы булырга тиеш", дип әйтте. Икенчеләре исә "безгә урыс мәктәбе якын, безнең өчен татар сыйныфлы лицей ерак, анда баланы илтеп йөрисе килми, монда укысын" диде. Күпчелек ата-ана балаларын татарча укытырга тели икән. Ләкин әйткәнемчә, Чирмешәндә балалар бакчаларының дүртесе – урыс телле, анда татар балалары башка милләт балалары белән урыс телендә тәрбияләнә.

Узган елны күзәттем: бакчадан килгән татар балалары татарча сөйләшми. Бик кызганыч хәл, бу күңелне шулкадәр әрнетте. Шунысы аяныч: мондый хәл бер Чирмешәндә генә түгел бит, бу бөтен Татарстанда күзәтелгән хәл. Хәзер галимнәребез стратегия төзи, аның кысаларында менә бу хәлне тиз-тиз төзәтергә тиешбез дә бит... Үсеп килүче яңа буын урыс телле булып үсә: алар урыс телендә фикерли, ата-аналары да татар сыйныфына бирергә курка, балалары татарча начар аңлый.

— Үзегез генәме, ярдәмчелерегез бар идеме?

— Безнең районда Татар конгрессының филиалы бар, аның җитәкчесе Шәүкәт Гатин һәрвакыт ярдәмгә килә, шулай ук район “Ак Калфак” хатын-кызлар оешмасын җитәкләүче Гөлгенә Харисова, район Үзәк китапханәсендә эшләүче Әлфинә Батыршина​, район мәгариф бүлегенең милли телләр буенча җаваплы хезмәткәре Җәмилә Миңнебаева. Безгә көздән үк сентябрьгә әзерләнергә – балалар бакчасында ата-аналар белән эшләргә кирәк, дигән карарга килдек. Кешеләрдә милли үзаң дәрәҗәсе түбәнрәк, бу юнәлештә эшләргә булдык. Әйткәнемчә, безнең иң тәүге максат – ата-аналар белән очрашулар, шунда әңгәмәләр оештырып, аларны балаларын татар телле итеп үстерүгә тарту иде, безнең уебызча, алар балаларын татар сыйныфларына китерергә тиешләр иде. Дөрестән дә, бакчаларда татар ата-аналары белән очрашулар уздырдык, Шәүкәт әфәнде, Гөлгенә ханым, Әлфинә ханым – һәр бакчага билгеләнгән вакытка килде, кызыклы һәм үтемле чыгышлар ясады.

Бакча җитәкчеләре безнең килүләрне өнәми башладылар кебек тоелды

Арытаба да шундый әңгәмәләр билгеләдек, ата-аналар белән аена нибары 30 минутлык очрашулар, шунда татар тарихы да, милли гореф-гадәтләр дә, ир бала, кыз баланы гаилә коруга әзерлек, милли каһарманнар тормышыннан истәлекләр... Планнарыбыз зурдан иде. Әлфинә ханым хәтта ата-аналарны "татар теле клубы" ачып, шунда чакырды, балалары белән татарча аралашу өчен, берьюлы кызыклы чаралар да үткәрү нияте белән эшләргә нияте булды. Ни кызганыч, бакчаларда татар ата-аналар белән очрашулар акрынлап онытылды, төп сәбәп – бакча җитәкчеләре безнең килүләрне өнәми башладылар кебек тоелды. Әлфинә ханым клубны ачты, беренче мәлләрдә шактый гына ата-аналар балалары белән килде, ул кичәләр кул эшләренә өйрәтүләр, балаларга кызыклы уеннар белән узды... Тик, дөнья куу мәшәкате беләнме, ата-аналар акрынлап клубны ташлады, алар урынына олырак, лаеклы ялга чыккан хатын-кызлар килә башлады. Клуб эшен яраттылар, теләп йөрделәр, чәй эчүләр, җырлашу-биешү, төрле кул эшләре, кызыклы эңгәмәләр... Сентябрьдан ул клуб эшен яңартырга тора.

Без балалар бакчаларында сораштырулар үткәрдек, ата-аналарның татар теленә, татарча укытуга мөнәсәбәтен ачыкладык. Сораштырган хәтле татар ата-аналары, берничә кешене санамаганда, балаларының бакчаларда татарча тәрбияләнүен тели булып чыкты.

— Әти-әниләр белән аралашканда нинди аргументлар белән эш иттегез, ничек татар теленең кирәклеген аңлаттыгыз?

— Мин район түрәләре янына киттем, алар: "Бу апа дөрес сөйли, ләкин без моның белән шөгыльләнмибез, мәгариф бүлегенә барыгыз" диделәр. Мәгариф бүлегенә кердем, анда мине тыңладылар да: "Сезнең берәр ата-анагыз балама татарча тәрбия бирүне сорыйм дип гариза яздымы соң?" диде. Андый гаризаны берсе дә язмагач, димәк алар урысча тәрбияләнүне үзләре тели бит диделәр.

Ярар, гариза кирәк булса, гариза яздырырбыз, дидем мин. Ата-аналар белән очрашып, алар белән сөйләшүгә тотындым.

Татар халкының гаять бай мираслы, борынгы халык икәнен, татар теленең камиллеген, татар тарихының бик борынгы заманнарга тоташуын да аңлата идем, уңышлы татар кешеләрен мисал итеп китерә идем. Баланы татар телсез үстерү ул алдагы буыннар каршында кичермәслек хата кылу икәнен төшендерергә тырыштым, картаеп, урыс телле бала-оныклар кулына калган ата-аналарның татар теленә тилмерүен сөйләп күрсәттем. Баланы татар телсез калдырсаң, ул урысча уйларга өйрәнә, татар телен ят итә диеп аңлатырга тырыштым. Аңлаучылар күп булды. Ата-аналардан гаризаларга кул куйдырдым: аңлату белән беррәттән ният ата-аналарның һәрберсеннән бакча мөдире исеменә "баламны татарча тәрбияләвегезне үтенәм" дигән гаризага кул куйдырту иде.

— Гаризага кул куючылар күп идеме?

Шактый җыелды дип саныйм. Гаризалар җыелгач кына, әһә, татарча тәрбия теләүчеләр күп. Мәсьәләне ничек хәл итәргә? дигән сораулар туды. Мәсьәләне хәл итүнең дүрт варианты барлыкка килде. Йә өстәмә татар балалар бакчаларын төзү, йә булган бакчага янкорма төзү, йә ял көннәрендә татар балаларына өстәмә милли тәрбия-белем оештыру, йә биш бакчаны икегә бүләргә дә, өчесен татарча, икесен урысча итәргә.

Төрле яшьтәге татар балаларын да бер төркемгә җыеп тәрбияләргә мөмкин дигән фикер килде

Тик бу вариантларның һәрберсе финанслау сорый. Шуннан соң мин, кара әле, бу балалар бакчаларының уставларында нәрсә язылган икән дип, аларны тикшердем. Анда "җәйге вакытта балалар төрле төркемнәрдән бергә берләштереп, бергә тәрбияләнә" диелә, бу тәрбиячеләр ялга китә алсын өчен ясала. Соң, җәйге вакытта төрле яшьтәге балаларны бер төркемгә берләштереп тәрбияләп булса, төрле яшьтәге татар балаларын да бер төркемгә җыеп тәрбияләргә мөмкин дигән фикер килде. Финанс чыгымнары кирәкми. Шул фикергә шатландым, җәмәгатьчелек белән киңәшләштем. Ачыкланды: төрле яшьтәге балаларны бергә тәрбияләү гамәлдә бар икән ул. Хәер, авылларда бакчада тәрбия шулайрак бара, төрле яшьтәгеләр бер төркемгә йөри, бергә тәрбияләнә.

Татар төркемен булдыру идеясе, әйткәнемчә, гаризаларны җыйгач, иң ансат юл буларак туды. Аны хуплап, ярдәм итүләрен, безнең эшләрне контрольдә тотуны үтенеп, Татар конгрессына хат юлладым. "Зинһар, күзәтүгә алыгыз, безнең татар балаларын татар бакчаларына, мәктәпләренә кертеп, аларны татарча тәрбияләргә кирәк" дип яздым. Ул хат исә конгресстан мәгариф министрлыгына җибәрелгән, мин аннан шундый җавап алдым: "Чирмешән башкарма комитеты каршында оештырылган мәгариф бүлеге дүрт урыс бакчасының һәрберсендә берәр татар төркеме оештырачак". Мин инде бу җавапны боз кузгалган дип кабул иттем. Алда әле финишка җитәргә бик ерактыр, алай да күңелгә җылы керде.

— Мәгариф министрлыгы сезгә күптән түгел килгән хатта татар төркеме ачарга мөмкинлек юк, теләүчеләрегез юк дип әйткән. Алар кайдан моны чыгып әйтә? Чирмешән вазгыятен өйрәнгәннәрме алар?

Мәгариф министрлыгы хаты
Мәгариф министрлыгы хаты

​— Эш шунда, арытаба мин татарча төркем ачуларны тизләтү ниятеннән РОНО мөдиренә хат юлладым, эчтәлегендә төп сорау “Кайчан?” иде. Җавап итеп, бакчаларда җыелышлар оештырганнары турында язылган. Ата-аналарга болай белдерелгән: татар балаларын бер төркемгә җыеп татарча тәрбия бирә алабыз, телисезме? Ата-аналар "Юк", дип җавап биргән. Имеш, ник минем 5-6 яшьлек балам 1.5 яшьлекләр белән бер төркемдә булырга тиеш? Андый тәрбиягә без каршы дигәннәр.

Икенче яктан күзгә бәрелеп торды: бакча мөдирләре бу идеяне хупламады, гомумән, алар татар теле дәресләре болай да бик яхшы куелган, татар телен яхшы өйрәтәбез, дигән фикердә. Татар теле гаиләдә өйрәтелергә тиеш дип, мисаллар китереп ата-аналарга сөйләделәр. Шул ук мөдирләр: "Ярый, татарларны бер төркемгә җыйдык, калган ярым-йорты төркемнәрне ни эшләтик?" дип сорау куйды. Хәзер инде танырга кирәк: реструктуризация ничек узачагын мәгариф бүлеге ачыклап тормаган, ата-аналар да, берничәсен исәпкә алмаганда, әйткәнемчә, "мондый төркемдә балабыз үсеш ала алмас" дип, безнең "татар төркеме" идеясен якламады, каршы булдылар.

— Район мәгариф бүлеге татар бакчалары, татар төркемнәре ачылсын өчен ни эшләде бу очракта?

— "Ата-аналар татар төркеме теләми" – аларның төп аргументы. Ягъни үз якларыннан бернинди дә омтылыш сизелмәде. Баштан ук бу мөнәсәбәт нык борчуга салды. Шулай да эшләр өметсез түгел. Мәгариф өлкәсендәге белгеч Марат Лотфуллин киңәше белән бер бакчада булса да татар төркемен ачу максатын куйдык. Өстәмәгә инглиз теле дә керсен дидек. Шул фикер белән район мәгариф бүлегенә бардым, анда ниятне хупладылар, кабат район хакимиятенә хат яздым, ул хат буенча район хакимияте мәгариф бүлеге белән берлектә карар чыгарганнар. Җавап хатында татарлар күпчелекне тәшкил иткән урыс бакчасында 3-5 яшьлек балаларны туплаган татарча төркем булачак, анда урыс, инглиз телләрен дә өлешчә үзләштерү каралган, төркем 1 сентябрьдан эшләп китәчәк дип язылган. Ул хатта тора-бара калган урыс бакчаларында да шундый ук инглиз телен дә өйрәтүче берешәр татар төркеме ачылачагы хәбәр ителгән иде. Ни өчен инглиз теле? Татар ата-аналар балаларының уңышлы булып үсүен тели, инглиз телен белү – заман таләбе. Әлегә шуны көтәбез.

— Дәүләт татар бакчалары, мәктәпләре, аларда һичьюгы татар сыйныфлары, төркемнәр булсын өчен нишләргә тиеш дип саныйсыз? Эш ничек куелырга тиеш?

— Дәүләтнең төп бурычларыннан берсе – милли телләрнең сакланышы һәм үсеше өчен уңай шартлар тудыру. Татарстанда урыс теле бөтен җирдә шәп кайгыртыла, проблем юк. Татарча белем-тәрбия бирү оешмаларында берничә чит тел үзләштерергә мөмкинлек тудырылса, укытуда иң алдынгы тәҗрибәләр кулланылса, татарча белем алырга атлыгып торуларына иманым камил. Бусы – бер, икенче яктан татар теленә ихтыяҗ тудырырга кирәк, бу да дәүләт бурычы.

Бер бала булса да, татарча тәрбия бирергә кирәк, бу – баланың хокукы

Татарстанда бакчаларда ике телдә тәрбия барырга тиеш, татарча тәрбия теләгәннәрне татар төркеменә тупларга. Хәзер түрәләрнең бөтен кайгысы акча санау, аны кысу. Фәлән бала булса гына татарча сыйныф ачу мөмкин дигән шартлар куела. Әмма милли мәсьәләләрдә акча белән эш итү хаталы юл. Бер бала булса да, татарча тәрбия бирергә кирәк, бу – баланың хокукы.

Ата-ана баласын татарча укысын дигән теләге бар, аны сүндермик, һәр ата-ана баласының киләчәктә уңышлы, белемле шәхес булып өлгерүен тели. Димәк, югары дәрәҗәдәге укыту, сыйфатлы тәрбия бирүче милли уку йортлары, бакчалары булырга тиеш. Татарча белем-тәрбия биргәндә киң кырлы, берничә тел белүче шәхесне әзерләү төп күрсәткеч булырга тиеш.

Республикада урыс телендә тәрбия-белем алып торучы татар балаларын тиз арада татар телендә тәрбияли, белем бирә торган сыйныф-төркемнәргә тупларга кирәк. Минемчә, бу реаль эш.

Татарстанда татар баласы ана телендә белем-тәрбия алсын өчен җәмәгатьчелеккә туктаусыз тырышырга кирәк

Урыс телле бакчада татар төркеме ачу өчен иң элек бакча мөдире бу эшнең кирәклеген аңласын иде. Алар үзләре бик oкүп эшне башкара ала: анкетасын да тутырта, җәмәгатьчелек белән очрашулар да уздыра ала. “Безнекеләр” алда торган үзгәрешләрне өнәмәүләрен сиздерделәр, шуның өчен бакча мөдирләре белән уртак тел табу әһәмиятле. Мәгариф министрлыгы да җаваплылыкны үзеннән төшермәсен иде, милли мәгариф бүлеге белән сөйләшергә, уртак максатлар куярга кирәк. Ата-аналар баласын ана телендә тәрбияләргә тели, тик, йә башка балалар ана телендә ничек итеп тәрбия-белем ала, нәкъ шушы рәвештә яисә тагын да яхшырак шартларда башкарылсын. Кыскасы, бүген Татарстанда татар баласы ана телендә белем-тәрбия алсын өчен җәмәгатьчелеккә туктаусыз тырышырга кирәк.

фикерләр (17)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG