Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар теле өчен дәүләт тә җаваплы"


Мәктәпләрдә БДИлар күптән тәмамланды. Абитуриентлар югары уку йортларына документлар тапшырды, беренчел нәтиҗәләрне көтелә. Татар теле мәктәпләрдән кысрыклап чыгарылса да, әле дә татар теле юнәлеше белән киләчәген бәйләүчеләр бар.

Татартстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда быел республикада 9-нчы сыйныфтан соң татар теленнән төп дәүләт имтиханын 1267 кеше сайлаган. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында татар теленнән бердәм республика имтиханын 18 укучы тапшырган. Бу имтиханнар мәҗбүри түгел, балалар үз теләге белән сайлый аны. Узган ел мондый кыюлар 24 кеше иде.

2017 елда федераль үзәкнең милли телләргә, шул исәптән татар теленә булган һөҗүме нәтиҗәсендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре кыскарды, укытучыларның бер өлеше башка фәнне укытуга күчте, кемдер мәктәп системыннан китеп барды. Әмма бу хәлләргә карамастан, әлегә Татарстанда татар теленнән төп һәм бердәм республика имтиханнарын тапшыручы балалар табыла. КФУның татар теле һәм әдәбияты белгечлегенә барырга теләүчеләргә бу имтиханны тапшыру мәҗбүри. Бу шартны үтәгәндә, яхшы балл җыйганда КФУның Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә керү юллары ачыла.

Азатлык татар теленә ихтияҗ кимегендә, дәүләт тарафыннан татар теле якланмый калган шартларда татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшырган берничә кеше белән аралашты. Без алардан ни өчен татар телен сайлаулары, татар теле тирәсендә булган хәлләргә мөнәсәбәтләре, дәүләт телен популярлаштыруның нинди юлларын күрүләре турында сөйләштек.

"Татар теленә һөҗүм туган телне тагын да тирәнрәк укырга этәрде"

Яшел Үзән районының Норлат авылы мәктәбендә белем алган Ризәлә Гыйләҗева татар теленнән имтихан тапшырып 89 балл җыйган. Өч ел элек үк ул Казан федераль университетында татар һәм инглиз телләре укытучысы белгечлегенә укырга максат куйган, шуңа татар теленнән имтиханга күптәннән әзерләнеп килгән. Башка имтиханнарны да ул шактый уңышлы тапшырган: урыс теленнән 98 балл, җәмгыять белеменнән 89 балл җыйган.

Ризәлә Гыйләҗева
Ризәлә Гыйләҗева

2017 елда Мәскәүдән басым астында мәктәпләрдә татар теле дәресләре киметелү Ризәләне нык борчыган, ләкин бу вакыйгалар, киресенчә, аның татар телен укыту теләген арттырган гына.

"Татар теле югалачак дип уйламыйм. Әлеге хәлләрдән соң татар телен укыту теләгем артты гына. Бик аяныч хәлне күрәбез бит: хәзер авылларда да балалар, яшьләр урыс телендә аралаша, әлеге хәлләргә үзем нык борчылам. Шуңа теләгем дә: татар телен балаларга укыту, аны мөмкин кадәр киңрәк тарату.

Бу юнәлешне сайлаганыма туганнарым да, дусларым да каршы төшмәде, шатландылар гына. Әнием дә татар теле һәм әдәбияты укытучысы иде, ләкин күптән кыскартуга эләгеп, хәзер башка өлкәдә эшли. Күңелеңә якын икән, укы диделәр, бер дә каршы килмәделәр. Тирә-якта "татар теле сиңа ник кирәк, татар теле барыбер үлә" дип әйтүчеләр дә булмады, андый сүзләрне ишетмәдем дә", ди Ризәлә. Татар теле сәгатьләре җитмәсә, инглиз телен укытырмын.

Татар телен мәҗбүри укытудан туктауда гаеплеләрне эзләргә кирәкми. Бүгенге көндә татар телен яшьләрдә, балаларда популяр итәргә кирәк, моның өчен татарча контентны арттыру кирәк. Һәркемнең кесәсендә булган смартфоннар өчен әсбаплар, уеннар булдыру мөһим. Татар телендә фильмнар, мультфильмнар санын арттыру кирәк, яшьләр күбесенчә шундый контент белән кызыксына бит. Телне гаиләдә сакларга, үстерергә кирәк, әмма мөмкинлекләр булмаса, тәүлек буена татарча мультфильмнар гына күрсәткән теле яки YouTube каналлар булмаса, моны эшләү авыр. Шуңа дәүләт тә татар теле өчен җаваплы, ул бит дәүләт теле", дип фикерләре белән уртаклашты Ризәлә.

"Районда татар теленнән имтихан бирүче мин генә булдым"

Ютазы районының Урыссу авылыннан Суфия Шәмсетдинова да татар теле кулланышы кимүе күзәтелсә дә, киләчәген татар теле белән бәйләргә җыена. "Татар теле бетә, үлә дигән сүзләрне кабатлыйсым килми, киресенчә, үземнән аның үсешенә өлеш кертәсем килә", дип сөйләде Азатлыкка. Суфия лингвист булырга хыяллана һәм тәрҗемә эшенең күңеленә якын булуын әйтә.

Суфия Шәмсетдинова
Суфия Шәмсетдинова

"Сигезенче сыйныфка кадәр мин Баулы мәктәбендә укыдым, белем алу татарча булды, мохит тә тулысынча милли иде. Аннары гаиләбез Урыссуга күченде, биредә исә мохит урыс телле. Урамда да, мәктәптә дә аралашу урысча бара. Әмма татар мәктәбендә күңелемә оеткы салынып куелганга күрә, татар теленә мәхәббәт кимемәде, киресенчә, кызыксыну артты гына.

Безнең мәктәптә прокуратура тикшерүләре әллә ни артык сизелмәде, әмма безнең сыйныфта да бәхәсләр кызу булды дип истә калган. Сыйныфта төрле милләт балалары укый, "татар теле нигә кирәк, кем тели, шул укысын, әнә татарларга кирәк", диючеләр дә булды. Әлбәттә, күңелне төшерә иде мондый сүзләр, бер-берсенә үпкәләүче сыйныфташлар да булды. Минемчә, күп тел белгән саен яхшырак. Аннары күршең телен белү – югары мәдәниятле булуның күрсәткече. Әмма моны аңлау да, аңлату да җитмәде дип уйлыйм. Әгәр дә республикада татар теленең дәрәҗәсе югары булса, аның ихтияҗын арттырган булсалар, татар теленең кирәклеге турында җиткерелсә, төрки дөнья белән сәүдә эшләрен алып барганда да татар теленең кирәге чыга дип төшендерелсә, татар теленә каршы чыгучылар да бу кадәр күп булмас иде. Ничектер ямьсез, күңелсез килеп чыкты ул. Әмма бу мәсьәләдә нокта куелмаган дип уйлыйм.

Үземне татар дөньясының бер баласы дип саныйм һәм миңа анда күпкә рәхәт, җиңел, үземне иркен итеп тоям

Әти дә, әни дә татар теленнән БРИны бирүемә каршы булмады, әмма кешеләр тарафыннан сәерсенеп караучылар булды, шаккаттылар. Ягъни барысы да татар теленнән баш тартканда, урыс телен сайлаганда ник мин татар телен сайладым дип гаҗәпләнделәр. Бетә бит инде ул татар теле дип күзгә карап әйтүчеләр булды. Ярый, әти-әнием хуплады, аларга рәхмәт! Район буйлап бу имтиханны сайлаучы бердәнбер кеше булдым. Бер дә авыр булмады, бер ел укытучым белән әзерләндем, барысы да диярлек белгән биремнәр иде. 100 баллдан 86-ны җыйдым. Әмма минем киләчәгемне татар теле белән бәйлисем килде, бу минем теләк, максат. Булсын түбән хезмәт хаклары. Анысына да исем китми. Татар теленә ихтияҗ кимер дип тә курыкмыйм. Үземне татар дөньясының бер баласы дип саныйм һәм миңа анда күпкә рәхәт, җиңел, үземне иркен итеп тоям.

Дөньяда басылып чыккан кызыклы әсәрләрне татарчага тәрҗемә итәсем килә. Инглиз яки урыс телендә иҗат ителгән роман, хикәяләр басыла икән, мин аларны турыдан-туры татарчага тәрҗемә эшендә катнашып халыкка нәфис әдәбиятны туган телдә укырга мөмкинлек тудырасым килә. Бу әле бик җитми. Ник моның белән нәшриятләр шөгыльләнми – әйтә алмыйм. Югыйсә бу татар теленә кызыксыну уятыр иде. Яки менә "Галәветдин" кинофильмы кинотеатрларга чыкты, шундый күп яшүсмерләр, балалар карады аны. Кинотеатрларда татар телендәге субтитрлар белән барса, никадәр шәп булыр иде!

Бу бит яшьләргә мөһим. Яңа әйбер татарча барлыкка килсә, шунда ук кызыксыну артачак. Урыссуны алсак, яшьләр өчен хәтта татарча чаралар да юк. Атамалар, язулар барысы да урысча", дип сөйләде ул.

"Ничектатар теленә каршы чыгып була иде?"

Татар теленнән имтихан тапшырган тагын бер кыз – Илзирә Вафина. Ул Саба районының Олы Шынар авылында укыган. Шулай ук үз районында татар теленнән имтихан тапшырган бердәнбер кеше. Узган елны исә Саба районыннан БРИны беркем тапшырмаган. Районның мәгариф идарәсеннән Илзирәгә "имтиханны бирсен, ләкин яхшы нәтиҗәсе генә булсын" дигәннәр.

Илзирә Вафина
Илзирә Вафина

"Татар теле имтиханыннан 86 балл җыйдым. Авыр булды димәс идем, укытучым белән даими әзерләндем, кечкенәдән бу әйберләрне өйрәнеп килдем. Урыс теленннән БДИны исә 91 баллга тапшырдым, моннан тыш математика белән җәмгыять белеме фәненнән имтиханнарны уздым. Болар барысы да минем КФУга татар филологиясенә керү хыялымны тормышка ашырыр өчен кирәк иде. Киләчәктә татар телен балаларга укытырга телим. Татар теле укытучыларына сәгатьләр дә җитмәскә мөмкин, шуңа күрә икенче белгечлек тә кирәк, инглиз теле белгечлеген дә үзләштерергә телим", диде ул безгә.

Илзирә очрагында да татар теленә барган басым аны киресенчә тел яклауга этәргән.

"Татар теле белән шундый хәл килеп чыккач аны саклау теләге туды, күңел шуңа тартты. Мин үзем кечкенәдән татар теле белән кызыксына идем, 5-нче сыйныфтан башлап олимпиадаларда катнаштым, призлы урыннар алдым. Шуңа татар теленнән имтихан узарга да булдым.

Без укыган мәктәп татар мәктәбе саналса да, дәреслекләре урыс телендә, күпчелек фәннәр да урысча укытыла

Без укыган мәктәп татар мәктәбе саналса да, дәреслекләре урыс телендә, күпчелек фәннәр да урысча укытыла. Урысча укыту 3-4 ел чамасы дәвам итә. Төп сәбәп – урыс телендә имтихан тапшыру зарурлыгы. Ата-аналар да урыс телендә укытуга каршы түгел. Имтихан дип кенә бөтен укыту урыс теленә күчмәсән иде. Әлегә дуслар, сыйныфташлар белән үзара аралашу татар телендә бара.

2017 ел вакыйгаларын искә алам, шулкадәр матур, мәгърур татар теленә ничек каршы чыгып була иде соң? Моңа гаиләбез белән дә, дуслар белән нык кайгырдык, борчылдык. Дөрес, мәктәптә зур үзгәрешләр булмады, тик әдәбият дәресләре атнага бер сәгатькә кимеде. Укытучылары исә кимемәде, урыннарын саклый алды.

Татарстан үз телен саклап калу өчен тиешенчә көрәшмәде, күбрәк көч куя алыр иде. Татар теле мотлак укытылмаса, ул югалырга да мөмкин. Минемчә, дәүләт теле буларак татар теле мотлак укытылырга тиеш", дип сөйләде Илзирә.

Татар телен популярлаштыру юллары буларак ул күбрәк яшьләр өчен интернетта, телевидениедә, телефоннарда контент булуы кирәк, ди. Татар телен яхшылап өйрәнү өчен татарча күбрәк әдәби китаплар укырга кирәк, хәзерге балалар әдәби китапларны күп укымый, шуңа алар кулланган интернет дөньясында татарча мәгълүматны күбәйтергә кирәк дип саный Илзирә.

XS
SM
MD
LG