Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Юләр дип караучылар булды”


БДИлар чоры тәмамланып, нәтиҗәләр ясалып югары уку йортларына документлар тапшыру башланды. Татар теленә һөҗүм булуга карамастан, быел татар теленнән Бердәм республика имтиханын бирүчеләр дә табылган. Татарстанда андыйлар 24 булып чыкты. Азатлык аларның берничәсе белән аралашты.

Татарстанда БДИ нәтиҗәләре инде ачыкланды, абитуриентлар югары мәктәпләр сайлау эшенә керешә. Азатлык исә быел татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшыручыларны барлады. Быел алар бөтен Татарстанга нибары 24 кеше генә. Аларның барысы да киләчәген татар белгечлеге белән бәйләргә тели. Татар теленә бәйле вазгыятькә, мәктәпләрдә татар теле дәресләре кимеп, укытучылар саны киметелүгә карамастан, алар татар теле укытучысы, татар телле фән иясе яки татар телле журналист булырга хыяллана.

Бүгенге күзлектән татар теленнән республика бердәм имтиханын бирүчеләр – идеалистлар, хыялыйлар һәм берникадәр батыр йөрәклеләр. Һәрберсе "Нигә кирәк татар теленнән имтихан бирү?", "Киләчәктә эш таба алмаячаксың" дип үгетләргә, "киңәш"ләргә колак салмыйча киләчәкләрен татар теле белән бәйләргә карар кылган. Татар теленә мәхәббәт көчлерәк булып чыкты ди алар. Без алар белән татар теле тирәсендәге гауга, тел өчен көрәш турында, татар телен ничек популярлаштырырга мөмкин булулары, хыяллары, тел өчен кем җаваплы кебек темаларга сөйләштек.

Сүз уңаеннан, татар телен өйрәнү урыс телен үзләштерүгә комачаулый дигән сүзләр еш яңгырый, без аралашкан укучыларның барысының да урыс теленнән имтиханны югары баллга тапшырылганы ачыкланды.

Илзирә Галимбикова
Илзирә Галимбикова

Илзирә Галимбикова Казандагы Совет районының 171 санлы мәктәбен тәмамлаган. Бу – урыс мәктәбе. Математика, урыс теленнән башка җәмгыять һәм татар теле фәннәреннән имтихан тапшырган. Татар теленнән 96 балл җыйдым, урыс теленнән 82 балл булды ди Илзирә. Ул үзен киләчәктә татар теле укытучысы итеп күрә. Илзирә саф әдәби татар телендә сөйләшә һәм оялып кына "әле шомартасы бар телемне" дип әйтә.

“Мин инде ел башында ук КФУның Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә керәм дигән максат куйдым. Шуңа максатчан әзерләндем. Әйе, татар теленнән БРИны бирмәскә дә була иде, әмма, беренчедән, үземне сынап карыйсым килде, икенчедән, ул өстәмә плюс кына.

Киләчәктә татар теле укытучысы буласым килә. Дөрес, Алла бирсә, керә калсам, укыган дәвердә, бәлки, яңа теләкләр барлыкка килер, фикеремне үзгәртергә дә мөмкинмен, әмма, балалар яратканга, укытучы булу хыялы белән яшим. Кем белә, бәлки, радио, телевидение дөньясына кереп китәрмен.

Татар телен яшәтәм дип яшәүчеләр дә шактый

Ник бирәсең татар теленнән имтиханны, нигә кирәк ул дип әйтүчеләр булды. Курыкмыйсыңмы дип сораучылар бар, татар теле барыбер бетә диләр. Юләр дип уйлаучылар бар. Татар теле кемгә дә кирәкми, көннәре санаулы дигәнгә ачуым чыга. Бетмәвенә ышанам. Татар җанлы кешеләр аз түгел, бар алар. Татар телен яшәтәм дип яшәүчеләр дә шактый булуына ышынам. Мин дә – шундыйларның берсе. Татар теле берничә гасыр инде бетү ягында. Әйе, бүгенге вазгыять катлаулырак, әмма яшим, исән калам дигән халыкның яшерен яшәү резервлары була.

Җәмәгатьчелек тарафыннан да, хакимияттә дә татар теле өчен көрәш баруын күрәм, күзәтәм. Безнең гаилә дә төрле петицияләр, мөрәҗәгатьләргә имза куя. Мәктәпләрдә татар теле сакланып калырга тиеш. Татар халкы үз таләпләрен белдерергә тиеш. "Булмый инде, җиңелдек" дип әйтү җиңел ул, әмма бирешмичә, үҗәтләнеп эш ителсә, мәктәпләрдә татар телен саклап калырга мөмкин.

Үҗәтләнеп эш ителсә, мәктәпләрдә татар телен саклап калырга мөмкин

Безнең сыйныфта урыслар да, татарлар да күп укыды. Прокуратура тикшерүләре башлангач та кайгырдык, сыйныфташлар белән үзара бу хакта күп сөйләштек. Иң мөһиме – урыс теле, математика диючеләр дә бар. Әйе, урыслар гына түгел, татарлар арасында туган тел кирәкми диючеләр очрый. Миңа аны кабул итү авыр. Кимендә баш мие үсеше өчен файдалы дип аңлатам тел белүнең өстенлеген.

Татар телен популярлаштыру кирәк. Казанда татарча сөйләшүгә киртәләр юк, әмма татар телле мохит барыбер тар. Башкалада урам чаралары уза, "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе кебек урам җыеннары күбрәк булуын телим. Татар теле – дәүләт теле, аның кулланышы өчен барыбыз да җаваплы.

Татар телен, татар халкын таныту өчен башка сыймаслык проект булдырырга кирәктер. Нәрсә булырга мөмкин ул – белмим. Марска татар кешесе очса, татарча сәламләсә, яшьләрдә горурлык, стимул барлыкка килер иде кебек. Үзем киләчәктә, хакимият булдырмый икән, хосусый татар мәктәбен ачарга хыялланам. Көчле мөгаллимнәр туплап, татарча, инглизчә һәм башка телләрне су урынына эчкән, амбицияле, татар җанлы балалар тәрбиялисем килә.

Барыбер татар булып яшим, татарга файда китерәм дигән теләк көчәйде

Әнием – китапханәче, әтием заводта эшли. Гаиләдә дә гел туган телдә аралашабыз. Ялгыш кына урысча сөйләшкәнем булды, әтием кырт кисте, безнең гаиләдә татар теле диде, сеңлем белән әти сүзеннән чыкмыйбыз. Татар теле укытучыма Галина Гомәровага да рәхмәтлемен, телгә мәхәббәтне көчәйтте генә.

Татар теленә һөҗүм башланганын күргәч, миндә башта курку, борчылу хисләре туды, аннары, киресенчә, үҗәтлек хисе барлыкка килде. Телгә карата кызыксыну артты, барыбер татар булып яшим, татарга файда китерәм дигән теләк көчәйде".

Эльвира Хәмидуллина
Эльвира Хәмидуллина

Эльвира Хәмидуллина Кайбыч районының Шуширмә авылыннан, Федоровское авылының урта мәктәбен тәмамлаган. Татар теле имтиханында 89 балл җыйган. Урыс теленнән – 89 балл. Эльвира татар теле мәсьәләсе Милли университет булдыру белән хәл ителер иде дигән фикердә.

"Укыган вакытта татар теле һәм әдәбиятыннан төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнаша идем, беренчелекне яулаган вакытлар да булды. Быелгы республика олимпиадасында җиңдем. Телемне яратам, аның белән горурланам, аның сакланып калуына, үсешенә өлешемне кертәсем килә. Мин укытучым Гөлия Камалиеваны яраттым, ул миңа телгә карата мәхәббәт уятты. Минем дә үз чиратымда укытучылыкка укып чыгып, укучыларымны татар теле һәм әдәбиятына гашыйк иттерәсем килә.

Мәктәптә укыган һәр кеше БДИны уңышлы бирергә сәләтле, Бердәм республика имтиханын бирүнең дә кыенлыгы булмады. Әзерләндек. Әдәбияттан инша язылды, тел сораулары да булды. Инша татар авылларын саклап калу, аларның бетү сәбәпләрен ачыклау темасына булды. БРИны Кайбычта үзем генә тапшырдым. Бер яктан сәер иде, башкалар да бирсә, күңеллерәк булыр иде. Татар теле белгечлеге белән киләчәген бәйләргә теләүче юк. Кире уйларга этәрүчеләр дә булды. "Нигә кирәк сиңа татар теле? Эш таба алмаячаксың" диделәр. Бераз кызганып, әмма өметне сындырмыйча "Кем белә, бәлки, хәлләр уңай якка да үзгәрер" дип әйтүчеләр дә бар.

Юкка гына мин Татарстанда татар булып тумаганмындыр бит?

Әлбәттә, татар теленә карата игътибар артырга тиеш. Татарстанда яшәүче һәр кеше татар телен белергә тиеш. Алга таба ул үсеш алыр дип ышанам. Бәлки, бу – кысыр өметтер, әмма яңа буын кешеләренә өметем зур, вазгыятьне уңай якка үзгәртербез төсле. Безнең буынга, бәлки, татар теленә тагын бер сулыш өрү вазифасы йөкләнгәндер... Юкка гына миңа телгә мәхәббәт, татар теленнән белем салынмагандыр бит? Юкка гына мин Татарстанда татар булып тумаганмындыр бит? Минем кебек башкалар да өзгәләнә, мин татарга нишли алам дип уйлый дип беләм. Иң беренче чиратта татар теле дәүләт теле булып калырга тиеш, булган кануннарны эшләтеп җибәрү безнең кулда.

Республикада татар теле икенче планга күчеп бара. Татар теле мәсьәләсен Милли университет булдыру хәл итәр иде. Татар, рус, инглиз телләрендә заманча һөнәрләргә өйрәтә торган университет булса, шунда укыр идем, башкаларны да шунда белем алырга кыстар идем. Туган телне саклау эшендә Татарстан гына актив дигән хис кала, бу көрәшкә Башкортстан, Чуашстан да кушылсын иде. Аеруча милли республикаларның хөкүмәтләре үз сүзен әйтсен иде.

Татарча сыйфатлы төрле кинофильмнарның булуын телим, дөньяда чыккан һәр уңышлы проект татар телле дә булсын", дип сөйләде ​Эльвира.

Алсу Мансурова
Алсу Мансурова

Алсу Мансурова Әлмәт шәһәренең Риза Фәхретдин исемендәге татар гимназиясен тәмамлаган, шулай ук үзен киләчәктә татар теле белгече итеп күрә. Татар теле имтиханында 84 балл җыйса, урыс теленнән – 89 балл. Алсу үзен фән иясе итеп тә, татар журналисты итеп тә күрә. Татар кешесе Нобель премиясенә ия булса, ярар иде, ди. Татар әдәби әсәре Нобель комиссиясе белән бәяләнсә, телебезнең абруе үсәр иде ди.

"9 сыйныфта татар теле һәм әдәбиятына тартылдым. Укытучым Розалия Хәбибова олимпиадаларга йөртә башлады, ошап китте, хәзер үземне башка өлкәдә күрмим дә. Татар дөньясында кайныйсым килә, татар дөньясының чикләрен киңәйтергә телим.

Татар теле бетә дип әйтәләр, әмма мин оптимист булырга тырышам, иң кимендә сөйләм теле буларак калачак. Әмма моңа риза түгелмен. Безгә татар теленең бизнес, фән, югары мәдәният, спорт теле буларак та үсеш алуы кирәк.

Татар кешесе Нобель премиясен яуласа иде дип телим

Тарихны белмибез, мин тел белән бергә тарихны да җиңел аңлаешлы, интерактив формада укытуларын теләр идем. Мәктәптә урыс балаларына җиңел дәресләр кирәк, сөйләм теле булуы мөһим. Азмы-күпме аңлашып сөйләшә башласалар, алар үзләреннән үзе телгә тартылыр иде. Фәнни ачышлар кирәк безгә, татар кешесе Нобель премиясен яуласа иде дип телим. Бәлки, даһи татар әдәби әсәр язып бу зур бүләккә ия булыр, бу безнең абруйны күтәрер иде.

Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укыту сакланып калыр дип ышанам. Дәүләт статусы булган тел берничек тә ихтыяри була алмый", дип фикерләре белән уртаклашты Алсу.

XS
SM
MD
LG