Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Балаларны туган телдә генә укыту – перспективасыз дип саныйм"


Владикавказда осетин телендә белем бирүче мәктәп укучылары

Татарстан белән Башкортстан полилингваль мәктәпләр ачарга җыенып йөргәндә Төньяк Осетиядә мондый типтагы мәктәп һәм балалар бакчалары инде өч ел эшләп килә. Алар белән шөгыльләнгән галим, иҗтимагый активист Тамерлан Камболов белән сөйләштек.

2010-2013 елларда Төньяк Осетиядә күптелле белем бирү системы сынау рәвешендә берничә мәктәптә кулланылган. Сынау уңышлы тәмамлангач, аны башка мәктәпләргә кертә башлаганнар, әлеге процесс республикада инде өч ел бара. Хәзер Төньяк Осетиядә 15 мәктәп һәм 40-тан артык балалар бакчасы осетин-урыс полилингваль моделе нигезендә эшли. Мондый белем бирү оешмалары хәзер республиканың барлык районнарында эшләп килә.

Әлеге мәктәпләр белән танылган телче-галим, филология фәннәре докторы, Төньяк Осетия-Алания республикасы башлыгының милли-мәдәни мәсьәләләр үсеше киңәшчесе Тамерлан Камболов шөгыльләнә. Аның фикеренчә, бүгенге көндә белем алуда милли телләр үсеше бары тик күптелле мәгариф моделе аша гына тормышка ашырыла ала. Галим белән Төньяк Осетиядә эшләп килгән мәктәпләр турында әңгәмә кордык.

– Төньяк Осетиядә эшләп килгән полилингваль мәктәпләрнең үзенчәлеге нәрсәдә? Аларның концепциясе белән таныштырып китегезче, кайсы сыйныфларда укыту нинди телләрдә алып барыла?

– Тәҗрибә күрсәткәнчә, күптелле мәгариф моделе ике зур максатка ирешү мөмкинлеге бирә. Бер яктан, бу туган телләрне саклау һәм үстерү шартлары тудыра. Шул ук вакытта урыс телен югары дәрәҗәдә саклау мөмкинлеге дә бирелә.

Тамерлан Камболов
Тамерлан Камболов

Башлангыч сыйныфларда балалар үзләре өчен беренче функциональ телдә белем ала, безнең очракта бу – осетин теле. Дөньяны осетин телендә танып өйрәнгән, осетин телендә фикерләүче балаларны башка телдә укыта башлауны без зыянлы дип саныйбыз. Шуңа безнең башлангыч сыйныфларда урыс теле һәм уку дәресләре, инглиз теленнән тыш, барлык фәннәрне укыту осетин телендә бара. 3-4 сыйныфларда билингваль белем бирү кертелә башлый. Дәреснең зур өлеше осетин телендә уза, ләкин өйрәнелгән материалларны кабатлау, ныгыту инде урыс телендә бара. Шулай итеп, без балаларны урта мәктәптә урыс телендә белем алуга әзерлибез.

Бу өч зур нәтиҗә бирә. Башлангыч сыйныфтан чыгучы балалар әдәби туган телләрен камил дәрәҗәдә белә. Шул ук вакытта урыс телен дә тиешле дәрәҗәдә белү максатына ирешәбез. Өченчедән, туган һәм урыс телен дөрес тәртиптә һәм дөрес күләмдә кушып укыту укучыларның математика, әйләнә-тирә дөнья кебек фәннәрне югары дәрәҗәдә үзләштерүенә китерә.

Урта мәктәптә имтихан тапшырылачак фәннәр урыс телендә укытыла

Урта мәктәптә, бишенче сыйныфтан башлап, осетин телендә берничә фән укытыла: осетин теле, әдәбияты, музыка, сәнгать, Осетия тарихы, Осетия географиясе. Математика, химия кебек фәннәрне без осетинча укытмыйбыз, андый ихтияҗ юк. Урта мәктәптә имтихан тапшырылачак фәннәр урыс телендә укытыла. Шул рәвешле, туган тел тапшырасы имтиханга зыян итмичә укытыла, укучыларның белем алу һәм карьера киләчәге куркыныч астына куелмый.

– Урта мәктәптә барлык "төп" дәресләрнең урысча гына укытылуы осетин теленең кулланылыш даирәсен тарайтыр дип уйламыйсызмы? Фән, дөнья турында урысча, ә туган телдә бары тик туган тел, мәдәният темаларына гына сөйләшеп була дигән мөнәсәбәт туар дип курыкмыйсызмы?

– Дөресен әйтәндә, минемчә, хәзерге реаль сәяси һәм социаль чынбарлыкны исәпкә алырга кирәк. Бүгенге көндә сәяси яктан чишелеш таба алмаган максатлар куюда мәгънә күрмим.

Физика, химия кебек фәннәр туган телләр язмышына, аның үсешенә радикаль зур йогынты ясый алмый

Мин ялгышырга мөмкинмен, үз фикеремне әйтәм, ләкин физика, химия кебек фәннәр туган телләр язмышына, аның үсешенә радикаль зур йогынты ясый алмый дип саныйм. Шул ук вакытта бу күп чыгымнар һәм көч таләп итә торган гаять зур һәм катлаулы өлкә. Монда бит терминология базасын булдыру, дәреслекләр әзерләү, мөгаллимнәрне әзерләү һәм яңадан укыту кебек бурычлар торачак. Мәсьәләнең сәяси ягын әйтеп тә тормыйм. Әйе, бу максатларны куеп булыр иде, ләкин бу очракта, урысча әйткәндә, "игра не стоит свеч".

Миңа калса, без бүгенге көндә туган телебезне саклау һәм үстерү гарантиясен алырга телибез икән, кимендә ике стратегик максатка ирешергә тиешбез. Беренчесе – туган телләрне укытуның сыйфатын яхшырту. Икенчесе – башлангыч сыйныфта туган телләрдә барлык фәннәрне, ә урта мәктәптә – социомәдәни фәннәрне укыткан белем бирү системын булдыру.

– Ата-аналарның күптелле мәктәпләргә карашы нинди? Башлангычта осетинча гына укытылгач, алар балаларын бу мәктәпләргә бирергә телиме соң? Әлеге мәктәпләрнең өстенлеген ничек аңлатасыз, ничек күрсәтәсез?

Алар балалар туган телдә белем алып, фәннәрне никадәр яхшы үзләштерер дип борчыла

– Ата-аналарны кызыктыру – җитди һәм авыр мәсьәлә. Социаль һәм мәгариф өлкәсендә вазгыять шундый: күп кенә ата-ана полилингваль системның өстенлеген аңлап бетерми. Кешеләр бу мәсьәләләрдән ерак булу сәбәпле, полилингваль мәктәпләргә шикләнебрәк карый, бераз борчыла. Алар балалар туган телдә белем алып, фәннәрне никадәр яхшы үзләштерер дип борчыла. Ата-аналарның икенче борчылуы полилингваль мәктәпләрдә балаларның урыс телен никадәр яхшы үзләштерүенә бәйле. Ата-аналарның әлеге борчуларын аңлап була, алар урыс теленнән имтиханның мәҗбүри булуын, бу киләчәктә югары уку йортларына керә алуына, баланың киләчәгенә тәэсир иткәнен аңлый бит.

Без даими рәвештә медиа чараларында чыгышлар ясап, полилингваль мәктәпләр принцибын аңлатабыз, инде эшләп килгән мәктәпләр тәҗрибәсен күрсәтәбез. Бер баланы да әлеге мәктәрләргә мәҗбүри кертмибез, хәзер эшләп килгән сыйныфлар барысы да – ата-аналар теләге белән оешкан сыйныфлар.

Шул ук вакытта, без полилингваль мәктәпләргә өстенлекләр бирергә дә тырышабыз. Әйтик, яңа ачылган интернатлы Владикавказ гимназиясенә республиканың теләсә кайсы районыннан керә алалар, һәм бу мәктәпкә керү бәйгесе зур. Димәк, ихтыяҗ зур дигән сүз.

– Күптелле мәктәпләр өчен төп авырлык – тиешле әзерлеге булган мөгаллимнәр табу. Сез укытучылар мәсьәләсен ничек хәл итәсез?

– Мөгаллимнәрне әзерләү – төп проблемнарның берсе. Безгә туган телдә төрле фәннәрне укыткан, шул ук вакытта яхшы белгеч булган мөгаллимнәрне әзерләү кирәк. Без бу мәсьәләне ике юл белән хәл итәргә тырыштык.

Беренчедән, һәр уку елы алдыннан без полилингваль мәктәпләрдә укытачак мөгаллимнәргә белемнәрен арттыру курслары оештырабыз. Без мөгалимнәрнең туган телләрен белү дәрәҗәсен тикшерәбез, икенчедән, без полилингваль белем бирү концепциясе, мәгариф програмы эчтәлеге турында төп теоретик һәм гамәли белемнәр бирәбез. Шуннан соң без даими рәвештә нәтиҗәлелек мониторингы үткәрәбез. Укытучылар ачык дәресләр үткәрә, бер-берсенең дәресләренә йөри, конференцияләр оештырабыз. Ягъни, даими эшләп киләбез.

Икенче юл – без педагогик факультетта укыган студентларны полилингваль мәктәптә укытырга өйрәтәбез. Бу шул ук белемнәрне арттыру курслары киңрәк, эчтәлеге күбрәк булган юнәлеш.

– Осетин телендә укыту, берничә телдә укыту махсус дәреслекләр таләп итә. Сездә башлангыч сыйныфлар өчен дәреслекләр бар, аларны әзерләү эше ничек башкарыла?

– Әйе, мин элегрәк әйткән таләпләр, стандартлар күзлегеннән махсус дәреслекләр төзелде безнең. Хәзерге вакытта алар уку әсбаблары буларак кулланыла, без аларны федераль исемлеккә кертергә җыенабыз (китап дәреслек статусын бары тик федераль исемлеккә керсә генә ала ала, аңарчы аны дәрестә бары тик "уку әсбабы" буларак кулланып була – ред). Безнең республикада бер ел элек "Осетин халкының милли-мәдәни үсеше" дип аталган дәүләт програмы кабул ителде, аның "Осетин телен саклау һәм үстерү" дигән өлеше бар. Әлеге програмда безнең дәреслекләргә экспертиза ясау, аларны федераль исемлеккә кертүгә финанслар бүленгән.

– Мәктәпләргә хакимият карашы нинди? Республика хөкүмәтендә ярдәм, аңлау бар дисез, ә федераль үзәктән нинди мөнәсәбәт сизелә? Басым, өстәмә авырлыклар-тикшерүләр оештыру юкмы?

Бу эш тулысы белән республика җитәкчелегенең аңлавы һәм ярдәме белән башкарыла

– Юк, бу мәсьәләдә шикләнмичә әйтә алам: полилингваль модельне мәгариф системына кертү бернинди киртәләр һәм махсус оештырылган авырлыкларга очрамый. Бу эш тулысы белән республика җитәкчелегенең аңлавы һәм ярдәме белән башкарыла. Төп финанслау һәм бу проектны тормышка ашыру дәүләтнең "Осетин халкының милли-мәдәни үсеше" програмы нигезендә башкарыла.

Федераль оешмаларга килгәндә, берничә ел элек күптелле белем бирү моделе федераль мәгариф програмына кергән иде, алар тарафыннан да хуплау бар иде. Без киләчәктә дә бу эшкә киртәләр тудырылмаячак, дәреслекләрне дә федераль исемлеккә кертү уңышлы узачак дип өметләнәбез һәм моңа ышанабыз.

– Бүгенге көндә күп кенә милли республикалар әлеге полилингваль белем бирү мәсьәләсен күтәрә. Сездән тыш хәзерге вакытта Казанда беренче күптелле мәктәпне әзерләү эшләре алып барыла, күптән түгел Башкортстанда да мондый типтагы мәктәпләр булачак диелде. Хәзерге шартларда милли мәгариф полилингваль белем бирү юнәлешендә генә бара аламы? Әйтик, бары тик осетинча яки татарча укыткан мәктәпләр хәзер актуаль түгелме?

– Беләсезме, Русия халыклары очрагында мәктәпләрдә туган телләрне саклау һәм үстерүнең өч юлы бар. Беренчесе – мәктәптә барлык фәннәрне урыс телендә укытып, туган телләрне аерым фән буларак өйрәтү. Икенче юл – туган телне барлык фәннәрне укытуда куллану, сүз милли мәктәп турында бара: татар, башкорт мәктәпләре һ.б. Өченче юл исә – без сезнең белән сөйләшкән күптелле мәгариф моделе белән эшләгән мәктәпләр. Монда урыс теле дә, туган тел дә – аерым фән буларак та укытыла, фәннәрне укыту теле буларак та кулланыла.

Туган телләрне аерым фән буларак кына укыту аларны саклау һәм үстерү проблемын хәл итә алмый

Мин бу очракта үз фикеремне генә әйтәм. Шуны кистереп әйтәм: беренче юл белән укыткан (фәннәрне урысча укытып, туган телне аерым фән буларак керткән) мәктәпләр туган телләрне саклау һәм үстерү проблемын хәл итә алмый. Телне өйрәнү генә беркайчан да аның асылына төшенү, мәдәниятен аңлау мөмкинлеген бирми. Инглиз телен өйрәнү беркайчан да кешене инглиз итмәс, шулай бит? Шул ук вакытта, телне өйрәнеп, аны төрлечә кулланмау да нәтиҗәле булмас. Бала дәрестә осетин яки татар телен өйрәнеп, урамга чыгып, өенә кайтып, бу телне ишетмәсә һәм кулланмаса, мондый өйрәнүнең нәтиҗәсе дә түбән булыр, моның перспективасы юк.

Хәзерге шартларда баланы туган телендә генә укыту – аның киләчәгенә зыянлы

Туган телдә генә укыту барган монолингваль милли мәктәпләр дә, минем фикеремчә, шулай ук перспективасыз булачак. Монда сәяси, икътисади, гомум социаль шартларны да исәпкә алырга кирәк. Баланы барлык уку процессын туган телендә генә узу шартларына куйсак, ул барыбер мәктәпне тәмамлаганнан соң социаль, карьера проблемына юлыгачак. Бу очракта илнең мәгариф, сәяси шартларын үзгәртергә кирәк: мәктәптән соң укучының югары белемне дә туган телдә алу мөмкинлеген булдыру, эшләү мөмкинлеген дә туган телдә алып бару мөмкинлеген барлыкка китерү һәм башкалар. Минемчә, бу мөмкин түгел һәм балага, аның киләчәгенә зыянлы.

Шуңа күрә, минемчә, бу ике модельгә альтернатив буларак полилингваль белем бирү системы тора. Ул мәгариф проблемын гына түгел, сәяси мәсьәләләрне дә чишә, илдәге "үзәкләштерү" сәясәтенә баланс тудыра.

– Полилингваль мәктәпләрдән тыш, Төньяк Осетиядә осетин телен укыту ничек алып барыла? Аны туган тел дәресе буларак сайлаучылар күпме?

Республика дәүләт телләрен ихтыяри укыту карары үзе дәүләт өчен зыянлы

– Узган ел мәгариф канунына кертелгән үзгәрешләргә бәйле мин күп чыгыш ясыйм һәм гел бер әйберне кабатлыйм: хәзерге вакытта бу мәсьәләдә Русиягә зыян салган позиция өстенлек итә. Әлеге канунда булган ике маддә милли телләргә генә түгел, дәүләтнең үзенә дә зыян итә. Сүз республика дәүләт телләрен ихтыяри укыту һәм ата-аналарга туган телне сайлау мөмкинлеге бирү турында бара.

Прагматик яктан ата-аналар хаклы, алар үз балаларының киләчәген кайгырта

Ата-аналарны аңлап була, туган телләрне сайлау вакытында алар нәрсә уйлый? Алар безнең этник телне сайласак, ул аңа хәлиткеч кирәк булмаячак бит. Балага урыс телендә имтихан тапшырырга кирәк булачак, шуннан соң югары уку йортында урысча укырга кирәк булачак, аннан карьерасын урыс телендә эшләргә кирәк булачак дип уйлый бит һәм прагматик яктан алар хаклы һәм үз балаларының киләчәген кайгырта. Һәм кайбер ата-аналар балаларның киләчәген кайгыртып, үз халкының киләчәген корбан итүен дә аңлый. Шуңа монда канун җитешсезлеге мәсьәләсе бар.

Бәхеткә, без Осетиядә ата-аналарга туган телләрнең әһәмиятен аңлата алдык, осетин милләтеннән булган күпчелек ата-ана һәм башка милләттән булган күп кенә ата-ана туган тел буларак осетин телен сайлады.

– Бу көннәрдә Казандагы "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков республика дәүләт телләренең мәҗбүри укытылуын таләп итеп Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Бу эшне ничек бәялисез, аның киләчәге бар дип саныйсызмы?

– Мин юрист түгел, миңа моны бәяләү авыр. Бу сорау хәзер юридик яссылыкта түгел, сәяси юнәлештә бара дип уйлыйм. Бу мәхкәмә карары да канунга түгел, халыкара мөнәсәбәтләргә бәйле хәл ителергә мөмкин. Нәрсәгә китерәчәген фаразлау кыен.

Республикалар башлыклары, парламентлары күбрәк принципиаль, эзлекле булса, бәлки илдә милли-мәдәни сәясәт тә башкачарак булыр иде

Бу мәсьәләләр ил эчендә хәл ителсен иде дигән теләк бар. Ләкин алар ил эчендә хәл ителер өчен сәяси элиталар, шул исәптән төбәк элиталарының башка позициядә булуы кирәк. Республикалар башлыклары, парламентлары күбрәк принципиаль, эзлекле булса, үз сайлаучыларының мәнфәгатьләрен ныграк якласа, бәлки, илдә милли-мәдәни сәясәт тә башкачарак, баланслырак булыр иде, ул милли республикалар һәм ил мәнфәгатенә күбрәк туры килер иде.

– Бер ел элек Русия думасы туган телләрне ихтыяри укыту канунын кабул итте. Аның турында сүз йөрткәндә, күп вәгъдәләр бирелде, туган телләр фонды булачак, республика дәүләт телләрен укыту мөмкинлеге булачак һәм башка матур сүзләр сөйләнде. Бер ел узуга, матур вәгъдәләрнең нәтиҗәсе әлләни күренми. Моның сәбәпләрен нәрсәдә?

Бөтен илгә, барлык халыкларга 90 миллион сум финанславы булган фонд нәрсә эшли ала инде?

– Чыннан да, вәгъдәләр күп иде, бүгенге көндә нәтиҗәләр юк дәрәҗәсендә. Туган телләрне саклау фондына килгәндә, аның җитәкчелеге вазгыятьне яхшыртырга, ниндидер гамәлләр башкарырга тырыша дип беләм. Ләкин, 2019 елга әлеге фонд эшчәнлегенә якынча 90 млн сум бүленгән. Чагыштырыр өчен, урыс телен үстерү дәүләт програмына биш елга 7,5 миллиард сум бүленгәнен хәтерләтә алам. Бөтен илгә, барлык халыкларга 90 млн сум финанславы булган фонд нәрсә эшли ала инде, нинди мәсьәләләр чишә ала?

Мәктәпләрдә туган телләрне укыту шартларын үзгәртүгә килгәндә, монда да күп вәгъдәләр әйтелде. Русия мәгариф министрлыгы соңгы елда кимендә өч тапкыр Русия мәктәпләрендә туган телләрне укыту концепциясен булдыру омтылышы ясалганын беләм. Бер омтылыш та уңышлы булмады. Гаҗәпләнергә генә кала: бер ел дәвамында фәнни хезмәткәрләр, методистлар, түрәләр булган миллионлы армия һаман барлык якларны канәгатьләндергән концепция булдыра алмаган! Әлеге концепциясез алга таба туган телләрне укыту юнәлешендә хәрәкәт итәргә мөмкин түгел. Ансыз республика дәүләт телләренең статусын һәм аларны мәктәпләрдә укыту күләмен, туган телләрне укыту күләмен һәм башка мәсьәләләрне хәл итеп булмый. Чынбарлык шундый: Русиянең барлык милли төбәкләре федераль үзәктән директив документ булмаган хәлдә этномәдәни өлкәдә мәгариф процессын башкарырга тырыша.

фикерләр (36)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG