Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җырчы Хәмдүнә Тимергалиева вафат


Хәмдүнә Тимергалиева
Хәмдүнә Тимергалиева

Танылган җырчы, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева 71 яшендә вафат. Бу хакта Дөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Хәмдүнә Тимергалиева 14 сентябрьдә "Театраль солянка" өчен репетициягә килергә тиеш булган. Алып баручы Гөлназ Сәфәрова җомга көнне күрештек дип сөйләде Азатлыкка. "Кәефе әйбәт, сәламәтлеге шәп иде, бүген шуны ишетәм - егылып китә яздым. "Театраль солянка"да төп роль иде аның", диде Сәфәрова.

Җырчы белән хушлашу 15 сентябрьдә булачак, аның урыны һәм вакыты әлегә билгеле түгел.

Хәмдүнә Тимергалиева 1949 елда Башкортстанның Борай районы Котлыяр исемле кечкенә татар авылында дөньяга килгән. Мәктәпне тәмамлагач, Уфа телефон элемтәсе станциясендә 4нче разрядлы монтер булып хезмәт юлын башлый.

1976-1987 елларда Казанда Татар дәүләт филармониясендә эшли. Репертуарында 1000ләп җыр бар, шулардан 200е татар халык җырлары.

Хәмдүнә Тимергалиева белән соңгы интервью Азатлыкта 30 август - Татарстанның суверенитет турында декларация кабул итүнең 30 еллыгы алдыннан чыкты. Татарстан суверенитеты өчен көрәш елларында үзе дә Казанның Ирек мәйданындагы кайбер вакыйгаларда катнашкан җырчы хатирәләрен, Татарстан һәм татар халкы турында фикерләрен уртаклашкан иде.

XS
SM
MD
LG