Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Айнур Фатыйхов сәхнә артында ук егылган иде". Музыкантта COVID-19 булган


Айнур Фатыйхов
Айнур Фатыйхов

Уфадагы күренекле баянчы, музыкант Айнур Фатыйховның соңгы чыгышы 11 октябрь Республика көненә багышланган концертта булган. Хәле начар булган, аңын югалткан, шулай да сәхнәгә чыккан. 13 октябрь ул вафат булды. Азатлык аның үлеме сәбәпләрен ачыкларга тырышты.

Айнур Фатыйховның соңгы чыгышы җырчы Ришат Төхвәтуллин белән Уфада Республика көне концертында булган. Ул анда ук авыру булган. Ашыгыч ярдәм чакыртканнар, әмма, аңын югалтып егылса да, сәхнәгә чыккан. Ришат Төхвәтуллин Азатлык белән сөйләшкәндә яшьләрен тыя алмады. Баянчы үләр алдыннан гына Ришат аңа шалтырткан. Аның сүзләренә караганда, ул нервланган, нидер сөйләгәне дә аңлашылмады, температура галәмәтедер дип кенә уйладым, диде ул Азатлыкка.

Ришат Төхвәтуллин
Ришат Төхвәтуллин

"Айнур безнең төркем баянчысы иде. Концерт башланыр алдыннан ук көчкә аякта басып торды, температурасы югары иде. Гармун зур, аны көчкә күтәрде. Чыкмыйсың дидем үзенә, әмма ул "Үлсәм-үләм, әмма сәхнәгә чыгам, артист кеше нинди генә хәлдә булмасын, тамашачы каршына чыга", дип кырт кисте. Сәхнәгә чыкты – елмая, сикерә. Аннары гримерка керде дә егылды, аңын югалтты. "Ашыгыч ярдәм" чакырдык, ул укол кадады да китте. Авырый иде Айнур.

Аның кебек виртуоз баянчы дөньяда унлап кына кеше

Аның кебек виртуоз баянчы дөньяда унлап кына кеше. Холкы да төрлечә иде, әмма таланты аркасында күз йома идек. Ел ярым бергә эшләдек. Һәм ул безне бервакытта да авыр хәлгә калдырмады, төннәр буена көйләр, аранжировкалар ясый иде. Үзен кызганмыйча яшәде. Ичмасам, бер генә исем, дәрәҗәсе дә юк иде бит аның. Бер кешегә начар сүз дә әйтми иде, позитив, тәрбияле иде. Үзен-үзен бетерде, җанын биреп эшләде, янып эшләде. Мәскәү, АКШ музыкантлары да чакырды, әмма миңа милли көйләр уйнау кадерлерәк дия иде.

Кичә - сишәмбе көнне шалтыраттым, кәефе начар, ярты сүзен аңламадым, температура аркасында саташа дип тә уйладым. Аннары бер сәгатьтән соң ул өзелгән.

Азатлык мәрхүмнең абыйсы Илшат Фатыйхов белән дә сөйләште. Ул моргка баруын, үлеме турында таныклык алып йөрүен әйтте. Үлем кәгазендә COVID-19 дип язылганын әйтте. Баянчы 15 октябрь Уфаның Южный зиратында җирләнәчәк. Җәсәде ачылмаячак. Бу –​ иминлек таләпләре. Азатлык чыганакларына күрә, Айнур озак вакыт медицина ярдәме көткән, "Ашыгыч ярдәм" машинасы килмәгән. Югары температурага, авыртуга түзә алмыйча ул үзенә кул салган.

Җирләүгә Айнурның әти-әнисе килә алмаячак. Танылган музыкант Халит Фатыйхов хатыны, танылган җырчы, нәфис сүз остасы Лилия Фатыйхова белән атна-ун көн инде коронавирустан Уфаның 4нче шәһәр хастаханәсендә дәвалана. Алар карантинда, чыгарга ярамый.

Озак еллар дәвамында гаилә дуслары булган, танылган җырчы Фәдис Ганиев, Айнурга вакытында ярдәм күрсәтә алмаганнар бугай, дип сөйләде Азатлыкка. Аның туганнары арасында да COVID-19 зәхмәтен эләктереп ятучылар шактый диде.

Фәдис Ганиев
Фәдис Ганиев

"Башкортстанда хәлләр бит коточкыч. Айнур да чакырткан булган ашыгыч ярдәмне, әмма алар ахыр чиктә килгәнме-юкмы – белмим. Югыйсә аны концерттан ук алып китәсе калган. Аңын югалтып егылган бит инде... Халык чирнең никадәр афәт икәнен аңлап бетерми, үзенә, туганнарына килеп терәлмәсә, аңламый ул аны. Әмма хакимият нинди баш белән уйлый соң ул? Меңәрләгән кеше Юрий Шевчук концертында кысылып иңгә-иң терәлеп торды. Хәзер нәрсә булачагын күз алдына да китерү куркыныч.

Аны концерттан ук алып китәсе калган

Айнур – минем алдымда тәгәрәп үскән бала. Энем кебек якын. Күз алдына китереп булмый аның үлемен. Лилия апа белән Халит абыйның йөрәге генә чыдасын. Айнур, туганнары өчен дә йөрәк өзелә. Урыны җәннәттә булсын, берүк", диде Ганиев.

11 октябрьдә Уфада Республика көнендә төрле мәйданчыкларда мәдәни чаралар узды. Кичен ачык һавада, Конгресс-һолл артында "Урал батыр уты" дип исемләнгән концерт узды. Анда Эльвин Грей, "Премьер", "Lumen", "ДДТ" төркемнәре һәм Юрий Шевчук чыгыш ясады. Бу концерт 50 меңгә якын тамашачы җыйды. Кешеләрнең күпчелеге битлексез иде. Алар арасында социаль ара да юк иде.

"Рамазан" мәдәни-агарту оешмасы башлыгы Марат Шәрипов, Айнур барыбызның да күз алдында үсте, шуңа аны югалту һәрбербез өчен авыр кайгы, дип сөйләде Азатлыкка. Ул да танышлар, туганнар арасында коронавирустан авыручылар күп диде.

Марат Шәрипов
Марат Шәрипов

“Әти-әнисе - Халит белән Лилия икесе дә хастаханәдә ята, аларда да бу коронавирус. Шалтыратырга да куркам аларга, ничек күтәрерләр бу кайгыны – Аллам сакласын. Гомумән күп кеше авырый, кем өйдә, кем хастаханәдә ята... Айнурны югалту – кайгы, ул бит безнең күз алдында үсте, “Болгарга сәяхәт” круизында ел саен катнаша иде. Сөйкемле сөякле булгач, барысы да аны ярата иде. Аның кебек баянчылар бармак белән санарлык. Мәскәүләргә киткән булса, әллә кемнәр булыр иде, ә ул Уфада, Башкортстанда калды", ди Шәрипов.

Морат Гайсин
Морат Гайсин

Җырчы, композитор Морат Гайсин –​ мәрхүм белән 25 ел дус булган кеше, алар бергә махсус музыкаль мәктәптә бер үк укытучыларда белем алган, аннары да бергә эшләгән. Соңгы тапкыр ул аның белән 12 октябрь, дүшәмбе көндез сөйләшкән.

“Үзем шалтыраттым, без бит дуслар идек. Ютәле көчле, тавышы карлыккан иде, температура бар диде. Табибны көтәм диде. Менә алар ахыр чиктә килгәнме-юкмы – мин белмим. Төрле имеш-мимешләр йөри үлеме турында, мин төгәл берни әйтә алмыйм. Иртә китте”, дип сөйләде Гайсин.

Айнур Фатыйхов башкарган көйләр
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:01 0:00

Башкортстанда рәсмиләр коронавирусның күпләп таралуын танымый. Күп очракта чирлеләргә пневмония диагнозы куела. Соңгы мәгълүматларга караганда, республикада хастаханәдән читтә башланган пневмония диагнозы соңгы тәүлектә 216 кешегә куелган. Бу кичәгедән 65 очракка артыграк. Бу саннарны Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы китерә.

Шул ук вакытта узган тәүлектә 172 кеше үпкә шешүдән савыгып, өйләренә кайтарып җибәрелгән диелә.

Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы COVID-19 йоктыру очраклары белән беррәттән пневмония очраклары статистикасын да алып бара. Әлеге саннар күрсәткәнчә, быел үпкә ялкынсынудан үлүчеләр узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр диярлек күбрәк булган. Гыйнвардан октябрьгә кадәр пневмониядән 1505 кеше үлгән, узган елда бу күрсәткеч 860 кеше булган. COVID-19 авыруыннан исә шушы тугыз ай эчендә барлыгы 46 кеше үлгән диелә.

XS
SM
MD
LG