Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азюркада коронавирус чирен яшерәләр. Күмәк зиратта җирләнүдән куркалар


Мордовиянең Азюрка авылына керү урыны
Мордовиянең Азюрка авылына керү урыны

Мордовиянең иң зур татар авылы Азюркада (Белозерье) коронавирустан чирләүчеләр саны арта, үлүчеләр дә бар. Кешеләр ашыгыч ярдәмне бишәр сәгать көтәргә туры килә дип сөйләде Азатлыкка. Авыруларга аннары ярдәм итәргә соң була, алар реанимациягә эләгә.

16 июнь Саранскида урнашкан инфекция хастаханәсендә Гүзәл Асәинова вафат булды. Соңгы көннәрне ул реанимациядә гомере өчен көрәшкән. Туганнары сүзләренә караганда, аны коронавирустан дәвалаганнар. Чыгышы белән Мордовиянең Азюрка (Белозерье) авылыннан булган Гүзәлнең кайда җирләнәчеге әлегә билгеле түгел. Аның җәсәде туганнарына бирелмәгән, бернинди кәгазь тоттырылмаган. Туганнары ул Саранскидан ерак түгел коронавирустан үлүчеләрнең мәетләрен җирләү өчен махсус оештырылган зиратта җирләрнер дип уйлый.

Гүзәлнең ике туган сеңлесе Айсылу Азатлыкка апасы авыргач, табиблардан ярдәм ала алмаганын, акча түләп үпкәләрен үзе тикшерергә мәҗбүр булганын сөйләде.

— Ул бик тиз авырып китте. Кинәт кенә температурасы күтәрелде, хәле начарайды. Ашыгыч ярдәм чакыртты, 5 сәгать килмәде. Килде, карады да китеп барды. Аннары хәле яхшырмагач, Саранскига хосусый хастаханәгә бардылар. Анда үпкәләрен тикшерттеләр, табиблар үпкәләрнең зур өлеше зарарланган дип әйтте. Яңадан табибларны чакыртып кына Саранскига алып киттеләр. Реанимациядә ятты, коронавирустан дәваладылар. Ничек дәвалыйлар дип сорадым. Парацетомол бирәләр. Менә шул! Сишәмбе көнне көндезге 11ләрдә вафат булды дип әйттеләр. Аның бер хроник чире дә юк иде, сау-сәламәт. Дөньясын матур итеп көткән ханым иде. Кара кайгы. Гүзәлнең 14 яшьлек ике игезәк улы ятим калды. Яшь бит әле ул!

Минем әнинең дә хәле начарайгач, ашыгыч ярдәмне көтеп йөрәкләр туктый язды. Бик озак килмәделәр. Саранскига, 6нчы хастаханәгә алып киттеләр. Башта реанимациядә ятты, хәзер хәле яхшыра бара. Әмма тагын бер туганым шулай ук авыр хәлдә, реанимациядә авырып ята, — дип сөйләде Айсылу.

Айсылу үз фамилиясен әйтергә теләми. Авылда хәлләр мөшкел икәнен барысы да белә, әмма әйтергә куркалар дип аңлата ул моны. Хакимият үч алыр, хастаханәгә эләгә алмыйча, ярдәм күрмичә кешеләр үлеп китәр дип борчыла, ди ул.

Бүген, 18 июнь иртәсендә мәрхүм Гүзәл Асәинованың сеңлесе Хәмидә Абдуллова да республика инфекция хастаханәсендә җан биргән. Авылдашлары әйтүенчә, аның хәле иң авыры булган, ул ясалма җилләтү җиһазына (ИВЛ) тоташкан килеш яткан, шул рәвешле җан биргән. Табиблар аны коткара алмаган. Аның биш баласы ятим калган, узган ел ире дә вафат булган.

Азюрка Мордовиянең иң зур авылларының берсе
Азюрка Мордовиянең иң зур авылларының берсе

Азатлык сөйләшкән кешеләр барысы да Азюркада короновирус белән авыручылар март, апрельдә дә булган, әмма бер-ике очрак кына иде дип искәртә. Авырулар саны соңгы ике-өч атнада арта башлаган. Изоляция тәмамлану белән кешеләр күп йөри башлады, эшләүчеләр артты, аралашу активлашкан.

Гүзәл Асәинова да коронавирустан беренче корбан түгел. Моңа кадәр дә үлүчеләр булган, аларны бары тик COVID-19 дип кенә теркәмәгәннәр. Күбесенә пневмония диагнозы куела дип аңлаталар. Якынча ничә кеше авырый авылда дигән сорауга берсе дә төгәл саннар әйтә алмый, әмма һәрберсе кимендә 20-30 дип әйтә.

Рәсми саннарга караганда, Мордовиядә 17 июньгә чирне 2 762 кеше эләктергән, 1 697 кеше терелгән. Бу көннәрдә бер үлем дә теркәлмәгән. Гомум үлем саны 22 кеше дип исәпләнә.

Азюрканың "Җомга" мәчете имамы Рәшит Әбдрәшитов үзе дә, гаиләсе дә авырган. Ә 17 июнь иртәсендә Саранскиның 3нче хастаханәсендә яткан хатынының әтисе Касыйм Янгличевның да вафат булуын хәбәр иткәннәр.

Карагач, үпкәләре 70 процентка ашалып беткәне ачыкланды

— Бабай (хатынының әтисе - ред.) ике атна инде Сарански шәһәренең 3нче хастаханәсендә ятты. Соңгы көннәрне реанимациядә иде. Ике атналап өйдә авырды, коронавирус симптомнары иде. Хәле бик начарлангач, аны ашыгыч ярдәм белән алып киттеләр. Карагач, үпкәләре 70 процентка ашалып беткәне ачыкланды. Хастаханәдә интекте, бер-ике тапкыр ИВЛга да тоташтырып карадылар дип беләм. Бабай яшь иде, 62 яшь кенә иде әле. Ярдәм итә алмадылар. Рәсми кәгазьләр юк, нинди диагноз куйганнарын, нидән үлгән дип язылган белешмәбез кулда юк. Ничек, кайчан җирлибез бабайны - әлегә билгеле түгел.

Майда да хәлләр ярыйсы иде, әмма соңгы атналарда авыручылар саны арта. Мин дә, гаиләм дә авырды. Озак вакыт температура төшми торды, хатында да шулай. Туганнарым арасында да авыручылар бар. Мин аякка бастым. Менә кемдер авыр кичерә. Кешеләр авырый, ашыгыч ярдәм килә, әмма аларны алып китмиләр. Аңлавыбызча, Сарански хастаханәләрендә урын юк. Мөмкин кадәр өйдә дәвалансыннар дип уйлыйлардыр. Әмма өйдә дәвалану хәлне мөшкелләндерә, аннары соң була.

Кешеләр чирен яшерә, әнә шул сүзе китәр, эшләп булмас дигәннән дә куркалар. Мөселманча җирләмәсләр дип куркалар. Апрель ае буена өйдә утырдык, имамнар кешеләрне сакланырга чакырды, — диде имам.

Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина үзе дә чыгышы белән Азюрка авылыннан. Аның да туганнары, таныш-белешләре авырый, әмма рәсмиләр арту саннарын әйтми дип сөйли ул.

Наилә Җиһаншина
Наилә Җиһаншина

— Кешеләр башта бу короновирус булуына ышанмады, әмма апрель дәвамында шулай да өйдә утырырга тырышты. Безнең авыл халкы эшчән, кызу канлы, тик утыруга түзә алмый, мал табарга ярата. Шуңа өйдә утырырга арыды да эшли башлады. Менә шул харап та итте кебек безне. Кеше күбрәк үзара аралаша башлады.

Бик тиз таралды бу зәхмәт. Ничек эләктергәнне сизми дә кала кеше. Ул өлкәннәрне генә кыра дигән сүз дә дөрес түгел. Менә әниемнең апасына балалары барды хәлен белергә, барысын да вирус аяктан екты. Нәтиҗәдә бөтен апа-сеңелләр авырый. Ни хикмәт, олы яшьтәге әниләре дә, аны караучы апа да сәламәт. Туганнарым арасында кем хастаханәдә ята, кем өйдә дәвалана.

Гүзәл Асәинова коронавирустан беренче корбан түгел. Узган җомга авылдаш Фаил Абляев вафат булды. Ул да авырды, ашыгыч ярдәм чакырта алмыйча интекәннәр. Килгәннәр, куркыныч түгел дип киткәннәр. Симптомнары барысы да короновирусныкына охшаш. Бер атна авырды, җомга көнне Фаил вафат булган. Кан тамыры өзелде дигән карар чыгарганнар. Иртән үлде, төштән соң җирләгәннәр. Беләсезме нәрсә? Менә мәетне юучылар бүген барысы да авырый. Азюрка кешесе Рөстәм Гөльзаваров та узган атна җирләнде. Аның да шул ук симптомнар иде дигән сүзләр булды. Әмма аның китүе йөрәк чире белән аңлатылды.

Азюркада 3 500 кеше яши
Азюркада 3 500 кеше яши

Кешеләр хәлләре бик катлаулангач, ашыгыч ярдәмгә шалтыраталар. Алар да килергә ашыкмый. Кешеләргә тест ясалмый, тикшерелми. Күбесе авырганнарын яшерә. Коранавирус диагнозы куелмаса ярар иде дип дер селкенеп торалар. Ник дигәндә, COVID-19 диагнозлы кеше үлә икән, аларның барысын да Саранскига якын бер зиратка күмәләр дигән имеш-мимеш тарала. Мөселманы да, христианы да бер җирдә җирләнә. Ни мәетне туганнарына бирмиләр, ни юмыйлар аны. Шундый таләп. Мөселманнар шуңардан курка. Әйтмичә үлеп китү, аннары мөселманча җирләнү хәерлерәк дип уйлыйлар, — дип сөйләде Наилә Җиһаншина.

Сарански шәһәрендә яшәүче адвокат Марат Ашимов Азюрка халкы белән тыгыз элемәтдә тора. Ярдәм сорап шалтыратучылар күп ди ул, әмма берсе дә ачыктан-ачык ни исемен әйтеп сөйләргә, ни мөрәҗәгать итәргә кыюлык тапмый дип сөйләде ул Азатлыкка. Азюрка авылында яшәүчеләргә коронавирус таралу вакытында ярдәм күрсәтер өчен оператив штаб төзелгән.

Марат Ашимов
Марат Ашимов

— Төгәл саннар юк. Рәсмиләр дә дәшми, авылдагыларны тыңласаң, һәр ике өй саен авыручылар бар. Минем белән сөйләшкән бер ир туганнары, күршеләре авырый, кимендә 20 кеше дип сөйләде. Бу әле бер кеше генә әйтә. Әмма андыйлар күп бит. Ярдәм итегез дип шалтыраталар, әмма хәтта исемнәрен атап сөйләргә куркалар. Күбесе хастаханәгә урнаша алмыйбыз диләр.

Дөресен әйтергә кирәк, имамнар мәчетләргә йөрмәгез дип күп аңлатты, сөйләде, кешеләрне сакларга тырышты. Әмма барыбер изоляция вакытында мәчетләргә йөрүчеләр күп булган. Керәләр, укыйлар, чыгып китәләр. Мәчетләрне йозакка ябып куя алмаганнар. Аннары Мәскәүгә дә барып-кайтып эшләүчеләр күп. Себергә дә йөриләр. Менә шуннан кайтучылардан таралырга мөмкин чир. Изоляция режимы алынды, кешеләр чир үтте дип тынычланды, дистанция шартларын үтәми башладылар, менә шул да хәлне катлауландырды.

Азюркаларга ярдәм итәр өчен оператив штаб төзелде. Мордовия мөселманнары хәйрия фонды, Мордовия мөселман эшмәкәрләре клубы, Мордовия диния назарәте дә керде бу штабка. Әмма без нишли алабыз? Диния назәрәте халык арасында карантинның мөһимлеген аңлату эшен көчәйтергә ярдәм итәбез дип вәгъдә итте. Имамнар барысы да риза. Авылның башка абруйлы кешеләре дә бу эшкә кушылыр дип уйлыйбыз. Вакытлыча булса да мәчеткә гомумән йөрүне туктатырга кирәк булачак. Кунакка йөрү, чакыруны да тыярга. Бу катгый эшләнергә тиеш. Кеше авырый икән, яшерергә ярамый, изоляция кирәклеген дә аңлату җитми. Авырып китә кеше, әмма ул хәтта кая шалтыратырга, нишләргә кирәклеген дә белми. Авылда бер генә плакат та юк. Изоляциядәге кешеләргә ризык, кирәк-ярак ташуны да оештыру кирәк булачак. Медицина ярдәме кирәк икән, мобильләшергә, мөмкин кадәр тизрәк хастаханәгә салу эшен оештыруны да булдырырга дип килештек соңгы сөйләшүдә, — диде адвокат.

Азатлык Мордовиянең Азюрка авылын да, башка авылларны да күзәтүен дәвам итәчәк.

Азюрка

Азюрка (Белозерье) – Мордовиянең Ромодан районындагы татар авылы. Авылга кайчан нигез салынганлыгы билгеле түгел. Бер гасыр элек яшәгән тарихчы Алексей Хвощев (1870-1935) авылга 1647-1654 елларда хәрби хезмәттәге татарлар тарафыннан нигез салынган дип яза. 1869 елда "Пенза губерниясендәге кешеләр яшәгән урыннар исемлегендә" "Белозерье (Озерки) – Сарански өязендәге 78 йортлы казенный авыл"”, дип яза Хвощев.

XX гасыр башында авылда өч мәчет була. 1877 елда төзелгән беренчесендә 651 кеше теркәлгән. Икенче мәчетне (608 кеше) төзергә рөхсәт 1905 елда, өченчесенә (441 кеше) 1906да бирелә. Совет чорында алар юк ителә.

Хәзер 680 йортлы Азюркада 3500ләп кеше яши, урта мәктәп, медицина йорты, мәдәният сарае эшләп килә. Авыл халкы бик дини. 1995 елдан бирле туйлар хәмерсез уздырыла, кибеттә хәмер, тәмәке сатылмый. Барлык хатын-кыз яулык бәйләп йөри.

Авылның сигез мәчетендә дә биш вакыт намаз укытыла, кайберләрендә ислам нигезләре өйрәтелә, көръән-хафизлары бәйгеләре уздырыла. Җәен Азюркада Мусабака бәйрәме үтә. Ул төрле спорт ярышлары һәм ислам белемнәре бәйгесе рәвешендә оештырыла.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG