Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Новгород өлкәсенең татар авыллары һәм коронавирус


Камка авылында дезинфекция
Камка авылында дезинфекция

Түбән Новгород өлкәсенең татар авылларында яңа вирус йоктырган кешеләр саны артуы күзәтелде. Бу авыллардан күпләр Мәскәү ягында яши, чирне дә алар алып кайткан дигән сүзләр таралды. Азатлык ​бу якларда вирус таралуын күзәтеп бара һәм бер уңайдан бу борыңгы татар авылларының тарихы белән таныштыра.

Түбән Новгород өлкәсендә 30дан артык татар авылы тупланып урнашкан. Бу авыллардан чыккан кешеләр Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә күпләп яши, анда барып эшләүчеләр дә шактый. Бәйрәм көннәрендә алар гадәттә туган якларына ялга кайта.

Апрель башында Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә коронавирус сәбәпле карантин һәм "ял атналары" игълан ителгәч, Нижгар татарлары шәһәрләрдән туган авылларына кайтып китте. Кайбер авылларның төп халкы кайтучыларга ризасызлык белдереп, авылдашларын шәһәрдән инфекция алып кайтуда гаепләде. Бу турыда социаль челтәрләрдә ызгышлар да чыкты.

Шулай килеп тә чыкты. Май бәйрәмнәре вакытында Түбән Новгородның татар авылларында яңа вирус йоктырган кешеләр саны кискен артуы күзәтелде. 30 апрельгә Кызыл Октябрь районы үзәге булып торган Уразавылда нибары 2 кешедә вирус расланган булган, бүген анда 44 очрак теркәлгән.

25 майга исә Түбән Новгород өлкәсендә урнашкан 34 татар авылының 25ендә коронавирус ачыкланган: Уразавыл (44), Олы Рбишча (6), Атяравыл (8), Кече Ырбишча (10), Өчкүл (5), Мәдәнә (11), Куй Суы (2), Яндавищча (2), Суыксу (12), Пашат (7), Чүмбәли (1), Семочки (2), Карга (2), Актүк (3), Шубиле (3), Анда (2), Мөтеравыл (1), Грибан (2), Кучкай Пожары (1), Ыргу (1), Куй Суы (2), Кызым-Авыл (Көзма) (5), Камка (4), Иске Мочали (3) һәм Сафаҗай (4). Татар авылларында барлыгы 140тан артык кеше коронавирус йоктырган, 3 кеше үлгән. Әлеге авыллар Сергач, Пилнә һәм Кызыл Октябрь районнарында урнашкан.

Сафаҗай авылы мәчете
Сафаҗай авылы мәчете

Түбән Новгород өлкәседә иң борынгы авыл – Сафаҗай (Красная Горка). Ул 1452 елда оешкан. Ә 1551 елда Ырбишчага нигез салынган. Татарлар өлкәнең көньяк-көнчыгышында тупланып яши – татар авыллары Сергач, Кызыл Октябрь, Пилнә, Спасс, Сечен һәм Княгинин районнарында урнашкан.

Барлыгы 34 авыл – Пицә, Грибан, Камка, Шубиле, Анда, Мөтеравыл (Андреевка), Кучкай Пожары, Уразавыл, Атяравыл, Актүк (Яңа Пар), Кызыл Яр, Кызым-Авыл (Көзма, Кузьминка), Кадым авылы, Куй Суы (Овечий Овраг), Мәдәнә, Чүмбәли, Олы Рбишча, Кече Ырбышча, Суыксу (Ключищи), Өчкүл, Яндавищча, Карга, Пашат, Семочки, Петрякс (Батырша авылы), Сафаҗай (Красная Горка), Яңа һәм Иске Мүчәли, Моклока (Татарское Маклаково), Ише-ауы, Бозлау, Парша (Тукай), Краснай (Красный Остров) һәм Ыргу.

Нижгар татарлары Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендәге татар җәмгыятенең 40 процентын тәшкил итә. Петербур, Таллин, Финляндиядә дә бу як татарлары шактый актив җәмгыятьләр булып яши. Финляндиягә татарлар нәкъ шушы яклардан узган гасырның 20нче елларында күченеп килгән. Мәскәү, Петербур, Эстония, Финляндиядә имам булып торучы татарларның да күбесе – Нижгардан.

Түбән Новгород өлкәсе Русия күләмендә танылган татар шәхесләренең туган җире. Кино артисты Марат Бәшәров, атаклы хоккей тренеры Зинәтулла Биләлетдинов, футболчылар Ринат һәм Динияр Биләлетдиновлар, Марат Измайлов, җырчылар Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев, Наилә Фатехова, Роза Хәбибуллина, композитор Сәйяр Хәбибуллин, язучылар Кави Нәҗми, Зиннәт Фәтхуллин, шахматчы Рәшит Нәҗметдинов, баянчылар Ринат һәм Рафаэль Курамшиннар, Ринат Вәлиев, артист, режиссер һәм рәссамнар чыккан Кумысниковлар гаиләсе, Русия телевидениесе йолдызлары Лина Арифулина һәм Роза Сабитова да шушы яктан.

Түбән Новгород өлкәсендә хәзерге вакытта 62 мәчет эшләп килә. Аларның беренчесе – Ярминкә мәчете 1817 елда Түбән Новгородта ачылган. 1915 елда икенче булып Җәмигъ мәчете ачыла, ул хәзер дә эшли. XIX гасырда Нижгар ягында татарлар саны 100 мең чамасы булган, соңгы җанисәпкә караганда, хәзер алар 44 меңгә генә калган.

Актүк авылы биләмәсенә керү урыны
Актүк авылы биләмәсенә керү урыны

Актүк, Яңа Пар (Актуково) — Кызыл Октябрь районында татар авылы, Уразавыл идарәсенә карый. Авыл аша зур булмаган Сухой Пар (Яңа Пар) елгасы ага. Актүк авылына XVI гасыр ахырында нигез салынган дип санала. Бу авыл кешеләрен кораб төзелеше өчен урман кисүгә җәлеп иткәннәр. 1790-1806 еллар аралыгында Актүктә мәчет барлыкка килә. 1872 елга авылда икенче мәчет, 1878 елда монда өченче мәчет төзелә. 1909 елда мәчет каршында мәктәп тә ачыла. Хәзер Финляндиядә гомер итүче татарларның төп өлеше шушы Актүк авылыннан чыккан. 2010 ел халык саны алу нәтиҗәләренә караганда, авылда 253 кеше яши. Актүк – танылган җырчы Рәшит Ваһаповның туган авылы.

Актүк авылында 3 кеше коронавирус йоктырган.

Атяравыл авылы
Атяравыл авылы

Атяравыл (Антяровка) — Кызыл Октябрь районындагы татар авылы. Ул Пары елгасының уң ярында, Уразавылдан ярты чакрым ераклыкта урнашкан. Атяравылда ХIХ гасыр уртасында 700 кеше яшәгән. 1790 елда монда беренче агач мәчет төзелә. 1912 елда тагын бер мәчет сафка баса. Беренче мәчет 1938 елга кадәр эшли, советларның көчле басымы аркасында эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр була. Муллалар атып үтерелә. Икенче мәчет 1940 елда ябыла. Ләкин авыл халкы диннән аерылмый, 1950 елларда, мәчет булмаганга күрә, абзарда җыелып гыйбадәт кылалар. Кечкенә абзарга ике дистәгә якын кеше җыела торган була. Хәзерге вакытта Атяравылда бер мәчет эшләп тора. Авылда якынча 200 кеше яши.

Атяравылда коронавирус белән 8 кеше чирләгән, 6сы бер гаиләдән, шуларның берсе үлгән.

Краснай авылында таш мәчет
Краснай авылында таш мәчет

Краснай (Красный Остров) — Сечен районында бердәнбер татар авылы. 1790 елда Краснайда 931 кеше яши. XIX гасырда исә монда 5 мең кеше гомер иткән. 1920нче еллар ахырына авылда алты мәчет, мәдрәсә булган. Егерменче еллар ахырында мәчетләрне тоташ ябу башлана. 30нчы елларда Кызыл Октябрь районында бер-бер артлы 16 мәчет юкка чыгарыла. Шул ук вакытта Краснайда борынгы таш мәчет сакланып калган. Бу авылда татар әдәбияты классигы Кави Нәҗми һәм танылган татар шахматчысы Рәшит Нәҗметдинов туган.

Краснай авылында бүгенге көнгә коронавирус әле табылмады.

Куй Суы авылы
Куй Суы авылы

Куй Суы (Овечий Овраг) – Кызыл Октябрь районындагы татар авылы. Рәсми кәгазьләрдә бу авыл беренче тапкыр 1787 елда искә алына, ул вакытта монда 311 кеше яши. 1992 елда яңа мәчет төзелә. Бүгенге көндә авылда 300ләп кеше гомер итә. Финляндия татарлары җәмгыятенең элекке рәисе Окан Дахер Куй Суы һәм Актүк авылларыннан чыккан гаиләдә туып үскән.

Куй Суы авылында коронавирус белән 2 кеше авырган, берсе үлгән.

Мәдәнә авылы
Мәдәнә авылы

Мәдәнә (Медяна) авылы Кызыл Октябрь районында. Авыл исеме Мәдинә дигән хатын-кыз исеменнән, бу тирәләргә XIV-XV гасырларда килеп урнашкан Алтын Урда кешеләреннән башлангыч алган. 1790 елда авылда 1579 кеше яшәгән. Инкыйлабка кадәр авыл мәхәлләсе биш җәмигъ мәчет тоткан. 1920нче елларда Мәдәнә кешеләренең күбесе умартачылык белән кәсеп иткән. Халык үзенең мәчетләрен тәэмин итеп, аларны саклап калган. 1936-37 елларда мәчетләр сүтелгән. 1992-94 елларда Рәшидә мәчете төзелә, аны хәйрияче Фәиз Гыйльманов төзетә һәм әнисе хөрмәтенә исем бирә. Шул ук мәчеттә "Мәдинә" татар рухи үзәге урнаша. 2016 елда Мәдәнәдә 536 кеше яши. Мәдәнә – режиссер Халит Кумысниковның тугын авылы. Аның кызы Наилә Кумысникова – Татарстанда танылган рәссем, күннән каю остасы.

Мәдәнә авылында коронавирусны 11 кеше йоктырган, 5се бер гаиләдән.

Олы Рбишча авылы кереше
Олы Рбишча авылы кереше

Олы Рбишча (Большое Рыбушкино) — Кызыл Октябрь районындагы татар авылы. Ул Кече Ырбишча авылы белән чиктәш, һәм бөтен Русиядә иң зур татар авылларының берсе булып тора. 1556 елда абруйлы ногай татары Арыслан морза Явыз Иванга хатында аңа ике хатын-кыз җибәрүен үтенә: берсе Рязань өлкәсе Азееводан булса, икенчесе Касыймнан, Рбишчадан икәне әйтелә. Шулай итеп, Рбишча авыллары XVI гасырның икенче яртысында барлыкка килгән дияргә нигез бар. Рбишча – танылган теннис йолдызлары Марат һәм Динара Сафиннарның нәсел авыллары.

Олы Рбишча авылында коронавирус белән 6, Кече Ырбишчада 10 кеше чирләгән.

Пашат авылы
Пашат авылы

Пашат (Пошатово) — Кызыл Октябрь районындагы татар авылы. Ул Пьяна елгасының уң ярында, Семочки дигән татар авылы янында урнашкан. Пашат 1608-1611 елларда оешкан. XX гасыр башында ул зур, хәлле авыл булган. 2018 елның ноябрендә Пашатта 1812-1814 елгы сугыш каһарманнары мемориалы ачыла, ул бүгенге көндә Русиядә бердәнбер шундый истәлек урыны булып тора. 2010 ел җанисәбе саннарына караганда, авылда 441 кеше көн итә.

Пашат авылында коронавирусны 7 кеше йоктырган.

Петрякс авылы
Петрякс авылы

Петрякс (Батырша авылы) — Пилнә районында урнашкан татар авылы. 1451 елда нигез салынган. Бу урыннарга Арзамас якларына Әстерханнан кешеләр килеп урнашкан дип санала, тагын 50 ел узгач монда, Петрякс һәм Сафаҗай тирәләрендә Касыймнан тагын дүрт гаилә килә. Тарихчылар фаразлавынча, чуашлардан булган православ Батырша (Петр) монда килгән мөселманнардан ислам кабул иткән. Петрякста 900ләп кеше яши. Ике мәчет эшләп килә. 1916 елга мәчетләр саны сигезгә җитә. Кайчандыр бу авыл Татар районының район үзәге булган, һәм халкы 9 мең кешегә җиткән. Петрякс – Русиядә беренче бокс чемпионы ​Нур (Кара-Малай) Алимовның туган авылы.

Петрякс авылында да бүгенге көндә коронавирус ачыкланмады.

Сафаҗай авылы
Сафаҗай авылы

Сафаҗай (Красная Горка) – Пилнә районындагы татар авылы. Мәдәнә елгасы буенда урнашкан. Авылга 1451 елда нигез салынган. Авылны рәсми кәгазьләрдә башта Собачий Остров дип теркәгәннәр. XIX гасыр татар язучылары язмаларында авылның исеме татарчалатып Сабачи дип тә искә алына. 1940 елның апрелендә бу колакка ятышсыз атама үзгәртелә, аны Сафаҗай дип йөртә башлыйлар. 1790 елда бу авылда ике мәчет була, мәдрәсә эшли. XX гасыр башында авылда җиде мәчет гөрли. 1918 елда мәдрәсә ябыла, 1930нчы елларда мәчетләр дә эшләүдән туктый. 1988 елда беренче мәчет, 1991 елда тагын берсе ачыла. 1997 елда Сафаҗайда тагын бер мәчет ачыла. 2008 елда авылда ике катлы зур мәчет тә салына, икенче катында мәдрәсә урнаша. Бүгенге көндә Сафаҗай авылында 2300 кеше яши. Авылда биш мәчет эшләп килә. Сафаҗай авылында XIX гасыр татар галиме Хөсәен Фәезханов туган. Сафаҗай – Финляндиянең татар мәхәлләсе имамы Рамил Беляевның туган авылы. Мәскәү өлкәсе мөфтие Рушан Әббәсовның да тамырлары Сафаҗай авылыннан. Сафаҗай авылында шулай үк күренекле татар композиторы, Казан консерваториясенең берене ректоры Нәҗип Җиһанов туган.

Сафаҗай авылында 4 кешедә коронавирус табылган.

Семочки авылы
Семочки авылы

Семочки (Семёновка) — Кызыл Октябрь районындагы татар авылы. Ул Пьяна елгасының уң як ярында урнашкан. Семочки хакында беренче искә алулар 1623 елга карый. Бу вакытта Семочкидан Пашат авылы аерылып чыккан була. Семочки тирәсендә берничә татар авылы урнашкан: Пожар, Кучкай Пожары, Өчкүл, Көзма, Кадым, Куй Суы һәм Атяр авыллары. XVIII гасыр — XIX гасыр башында Семочки иң бай авылларның берсе була. 1917 елга кадәр монда ике мәчет эшләп килә.

1919 елның 13 гыйнварында авылда 40 кеше атып үтерелә, шулар арасында Семочки һәм Пашат авылларыннан җиде мулла да була. Авылның имамнар атып үтерелгән урынында Шәхитләр каберләре дигән истәлек корылмасы торгызылган. Ул совет вакытының беренче чорларында атылган, юк ителгән рухи зыялылылар, дин әһелләре истәлегенә салынган. Семочки футболчы Марат Измайловның туган авылы. Русия телевидениесе йолдызы Лина Арифулинаның да тамырлары Семочки авылыннан.

Семочки авылында коронавирус белән 2 кеше авырый.

Суыксу авылы
Суыксу авылы

Суыксу (Ключищи) – Кызыл Октябрь районындагы татар авылы. Атамасы шул тирәләрдә агып яткан чиста салкын сулы чишмәләр булуы белән бәйле дип фаразлана. Тарихи чыганакларга караганда, авыл XVII гасырның икенче яртысында оешкан, ләкин шул ук вакытта монда авыл булуы турында беренче дәлилләр 1643 елга карый. 1706 елда Суыксуның үз мәчете булганы билгеле, ул Түбән Новгород өлкәсендәге иң борынгы мәчет булырга мөмкин дип санала. 1790 елга халык саны 1261 кешегә җитә. 1798 елда авылда икенче мәчет салына. 1859 елда Суыксуда 2859 кеше яши, дүрт мәчет була. 1860-70 елларда бишенче Җәмигъ мәчете төзелә, 1878 елга авылда биш мәктәп (мәчет яны мәдрәсәсе) эшли. 1909 елда алтынчы мәчет булдырыла. 1916 елда авылда 6447 кеше торганы билгеле. Совет чорының беренче елларында мәчетләрне ябу башлана. 1938 елда авылда өч мәчетне ябалар, 1940 елда тагын ике мәчет ябыла. Үзгәртеп кору елларында яңа мәчет төзү эше башлана, ул 1994 елда ачыла. Хәзер авылда бер генә мәчет бар. Бүгенге көндә Суыксуда 361 кеше яши. 1996 елда Суыксу авылына ул вакыттагы Русия хөкүмәте башлыгы Егор Гайдар һәм Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Борис Немцов килә, алар авылга боралакта төшәләр. Суыксу – танылган композитор Сәйяр Хәбибуллин туган ягы. Танылган футболчы Динияр Биләлетдинов да тамырлары Суыусу белән Краснай авылларыннан. Диниярның әтисе, футболчы Ринат Биләлетдинов 2014-15 елларда Татарстанның “Рубин” футбол токымының баш тренеры булып торды.

Суыксуда коронавирус белән 12 кеше чирли, шуларның 2се бер гаиләдән.

Уразавыл авылы
Уразавыл авылы

Уразавыл — Кызыл Октябрь районының административ үзәге. Бу авыл Пьяна елгасы кушылдыгы булган Пара елгасы янында урнашкан. Халкының 99 проценты татарлар. Уразавыл атамасы Уразай морза исеменнән килә, ул XVII гасыр башында шушы авыл тирәсендә җирләр биләгән. Авылда хәзер 1 626 кеше гомер итә. Авылдагы мәчет турында беренче искә алулар XVIII гасыр ахырына карый. 1990 елда Уразавылда яңа мәчет ачыла. 2016 елның җәендә авылда Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевка һәйкәл куелды.

Уразавыл – Түбән Новгород өлкәсе татар авылларыннан коронавирустан иң нык зыян күргән. 25 майга монда 44 кешедә яңа вирус расланган. Уразавыл үзәк район хастаханәсендә коронавируслы авыруларны дәвалаган вакытта ике табиб та COVID-19 йоктырган.

Чүмбәли авылы
Чүмбәли авылы

Чүмбәли авылы (Чембилей) — Кызыл Октябрь районындагы татар авылы. Чүмбәли урнашкан җирләр аша Явыз Иванның Казанны алырга баручы гаскәре узган – сугышчылар Медянка елгасы янында туктап, ял иткән. Авылга кайчан нигез салынуы хакында рәсми мәгълүмат юк, якынча 1607-1608 еллар дип санала, шул елларда Ураз, Актүк һәм авылларга нигез салучы башка гаиләләрнең башлыклары урнашып яшәргә урыннар сайлау өчен ирекле йөрү хокукы алган. 2016 елда Чүмбәли авылында 392 кеше яшәгән. Чүмбәли – күренекле татар җырчысы Хәйдәр Бигичевның туган авылы. Чүмбәли җырчы, Мәскәүнең татар мәктәбе җитәкчесе Роза Хәбибуллинаның да туган авылы.

Чүмбәли авылында 1 кеше коронавирус йоктырган.

XS
SM
MD
LG