Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пашат-Семочки фаҗигасенә 100 ел


Хәтер көне күренеше

3 август Түбән Новгород өлкәсенең Пашат һәм Семочки авыллары янында 1919 ел фаҗигасе корбаннарын искә алу чарасы узды. Хәтер көнендә меңнән артык кеше катнашты.

Кызыл Октябрь районының Пашат һәм Семочки (Пошатово һәм Семеновка) авылларындагы "кызыл террор" фаҗигасенә быел 100 ел тулды. 1919 елның 13-14 гыйнварында крестьян хуҗалыкларын массакүләм реквизициясенә каршы баш күтәргән татар авылларында яшәүчеләр чекистлар отряды тарафыннан атып үтерелә. Атып үтерелгәннәрнең төгәл саны билгесез, төрле тикшеренүләргә күрә, кимендә 53 кеше, алар арасында 7 имам бар. Корбаннар ике авыл арасындагы уртак каберлеккә күмелгән. Җирле халык әлеге фаҗигале вакыйгалар турында истәлекне буыннан-буынга тапшырып килә.

Әлеге вакыйганың тарихын өйрәнгән Мансур Хафизов, "Татар авылы фаҗигасе" дип аталган китабында болай яза:

"1918 елның көз ахырында авылда партия оешмасы һәм комбедлар төзелгән. 1918 елның беренче яртысында Семочки һәм Пашатта байтак революцион үзгәрешләр тормышка ашырылган. Авыл советлары, аларның рәисләре һәм сәркатибләре сайланган. Җирне, социализацияләү турындагы канунга туры китереп, аны вакытлыча бүлү эше башланган.

Балаларны дөньяви укытуга күчерү, аларга дин өйрәтүне һичшиксез тыю һәм мәчет янындагы мәктәп-мәдрәсәләрне бетерү, шулай ук хуҗалык, көн-күрешне дәүләтнең икмәккә монополиясе һәм азык-төлек диктатурасы таләпләренә ярашлы рәвештә үзгәртеп кору буенча мәсьәләләрдә мөселман крестьяннар белән кыен ирешелгән.

Хәтер көне күренеше
Хәтер көне күренеше

Болар барысы да Семочки-Пашат кешеләрен үтә авыр мораль-психологик һәм сәяси-әхлакый сынауларга дучар иткән.

1918 елның ноябрь ахырыннан 1919 елның 13 гыйнварына кадәр Семочки һәм күрше Пашатта байтак кына кискен гамәлләр кылганнар. Бу чаралар җирле мөселманнарның мораль-психологик тотрыклылыгын җимерергә һәм идарә ителүчән итәргә, авыл ярлылары белән хәлле кешеләр арасындагы көрәшне кискен көчәйтергә тиеш булган.

Аларның икенче чарасы, халык тарафыннан ихтирамлы һәм йогынтылы гражданнарны, бигрәк тә авыл муллаларын әшәке сүз белән сүгү, корал белән янау, кул күтәрү, башка түбәнсетү, мәсхәрләү чаралары белән куәтләп эшкәртү була. Моңа чыдап тормаган авыл яшьләре баш күтәрә.
"

Хәтер көнендә меңнән артык кеше катнашты
Хәтер көнендә меңнән артык кеше катнашты

​90нчы елларда "кызыл террор" корбаннары дин өчен зыян күрүчеләр сафына күчерелә, ә аларның каберләре дини табыну урынына әверелә. Җирле халык, совет хакимиятләре тыюга карамастан, дистә еллар дәвамында каберлекне караган. 1999 елның 19 июнендә каберлеккә 50 корбанның исеме язылган мәрмәр стела куела. Һәйкәл тумышы белән Семочки авылыннан булган Шамил Сабитов акчасына булдырылды. Ә 2004 елның 27 июлендә зиратка кереш алдында "Шәһитләр кабере" дип аталган мемориаль комплекс ачыла, ул меценат Фаиз Гыйльманов акчасына төзелгән.

50 корбанның исеме язылган мәрмәр стела
50 корбанның исеме язылган мәрмәр стела

​Атып үтерелгән крестьяннарның токымнары безгә сөйләвенчә, узган гасыр башында Семочки авылында бик тырыш халык яшәгән, аларның йортлары, хуҗалыклары бай булган. Шәһәрләрдә ачлык башлангач, хакимиятләр крестьяннардан ашлык һәм мал-туарны алырга дигән карар кабул итә. Азык-төлек отрядлары төзелә, алар бу боерыкны үти башлый. Җирле халык моңа каршы чыга.

Хәтер көне күренеше
Хәтер көне күренеше

​Авылда яшәүчеләрнең берсе 1919 елның 13 гыйнварында булган фаҗигале вакыйгалар турында әбисе сөйләгәнен искә төшерде.

— Азык-төлек отряды килә, шунда ук әбиләрнең өйләренә кереп, 7-8 кешегә төшке аш әзерләгә кушалар. Күрше йортка кереп, кичке аш әзерләгә әзерләргә кушалар. Аннан өйдән-өйгә ашлык, терлек, кием җыярга китәләр. Ошаганын барысын да җыялар. Җирле халыкның канәгатьсезлеге ул вакытта ук чиккә җиткән, продотрядлар кирәкле дип санаган бар әйберләрне өйләрдән чыгаралар, бөтен авылны ачлыкка дучар итәләр. Ул көнне низаг чыга, нәтиҗәдә продотрядның берничә кешесе үтерелә. Бу низагта катнашкан җирле кешеләр авылдан кача. Икенче көнгә авылга кораллы солдатлар отряды һәм чекистлар килеп гаепсез кешеләрне атып үтерә. Үтерелгәннәр арасында 7 имам, җирле халыкның бай вәкилләре, совет хакимиятенә каршы чыгучылар була.

Һәр ел саен Хәтер көненә бөтен илдән кунаклар килә. Гадәттәгечә, матәм чарасында атылган имамнар һәм башка гаепсез корбаннар исеменә догалар укылды.

фикерләр (24)

XS
SM
MD
LG