Accessibility links

Кайнар хәбәр

Семочки, Пашат – татар һәлакәте


Авыл халкы кимеп барганда, парадокс рәвешендә авылда йортлар үсә. Мәскәү татарларны үзенә тартканда да, авыл барыбер туган йорт, милли йорт булып кала бирә. Җәйләрендә ул бала-чага белән тула. Бу авылның бәрәкәтендә, моннан 91 ел элек шәһит булганнарның хәер-догасы ята.

Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы, нигездә, татар районы дип атап була. Сталин вакытында ул милли район булып торган да. Аннары милли районнар бөтен ил буйлап бетерелгән, Кызыл Октябрь районына да берничә урыс авылын өстәп куялар. Әмма, район үзәге татар авылында урнашып кала.

Район үзе Кызыл Октябрь дип аталса да, үзәк авыл Уразавыл дип атала. Финляндиядә яшәүче татарлар нәкъ менә шушы һәм якын тирәдәге берничә авылдан чыкканнар.

Район бүген дә Кызыл Октябрь дип атала. Бу төбәктәге татарлар өчен большевиклар ясаган инкыйлаб-түнтәрелеш хатирәләре район исемендә генә чагылып калмый. Исем нәрсә ул, бүген бар-иртәгә юк. Ә җәрәхәт, кан җәрәхәте, аң җәрәхәте, рух ярасы – бу яктагы татарларда кызыл инкыйлаб җәрәхәте һаман да саркып тора.

Эш шунда ки, бу яклардагы Семочки һәп Пашат дип аталган ике татар авылында кызыл террор 1919 елда ук булып уза. Бу көннәрдә әлеге канлы фаҗигане искә алу чарасы узды.

Дөрес хәтер чарасы рәсми рәвештә “Пашат авылында Хәтер көне” дип аталып, ул Икенче дөнья сугышындагы җиңүнең 65 еллыгына, авылда яңа төзелгән мәхәлләнең 20 еллыгына, беренче мәчет төзелүнең 230 һәм Пашат авылы барлыкка килүнең 370 еллыгына багышланган иде.

Чара өчен сәбәпләр күп булса да, нигездә ул 1919 елдагы вакыйгага багышланды.


Ике авыл - бер тарих

Пашат белән Семочки дигән таетр авылларын бертуганнар дип әйтеп була. Аларның арасын да елга ише нәрсә генә аерып тора. Өстәвенә, Пашат авылы Семочкидан аерыл чыккан дип санала. Дөрес, бу фикер белән мәктәп һәм балалар бакчасында мөдир булып эшләүче Сәрия Аймалетдинова килешми.

Пашатка дүрт йөз елга якын дип әйтәләр. Миңа калса биш йөз елдан артык. Ә менә Пашат исеменә килгәндә... Биредә Пилогея дигән помещик хатын яшәгән. Пилагеядан Пашага әйләнгән, шуннан пашат килеп чыккан дип әйтәләр. Аннан соң, авылыбыз янында калкулыклар бар. Анда паташ дигән таш чыга. Шул ташны моннан ташыганнар. Паташ тора-бара пашатка әйләнгән дип тә сөйлиләр. Өченче версия дә шул ук паташ тауларына бәйле. Атлар белән таш ташыган вакытта, һаман “пошагивай, пошагивай” дип әйтә торган булганнар, шуннан Пашат атамасы калган дип әйтәләр.

Семеновкадан аерылып чыккан дигән версия бар...

Юк. Вакытында бабайлар өч җиргә нигез салганнар. Алимҗан ага Орлов архивтан шундый документлар китерә. Семочкига Пашатны ялгаган бер урамыбыз бар, ул элек Исааковский дип әйтелгән. Хәзер ул урам Семочкига керә. Авылда аны Зәрдәлек дип йөртәләр. Мин, бу өч авыл бер вакыттарак нигезләнгәннәр дип уйлым.

Ничек кенә булмасын, бүгенге көндә Семеновка да, Пашат та икесе дә ике татар авылы саналалар. Аларның җирле үзидарәләре дә аерым. Былтыр, дөрес, ике авылга бер җирле идарә ясарга омтылып караучылар булган. Авылда референдум узган. Пашат та, Семочки халкы да бер идарәгә керүгә каршы чыккан.

Сергач яклары - татар Рублевкалары?

Сергач якларында авыллар бүгенге көнне күбрәк дачаларны хәтерләтәләр. Яшьләр буын-буын шәһәргә китә. Мәскәү якын - шунда агылалар. Татарлар гына түгел. Урыс авыллары да шулай. Әмма урыслардан аермалы буларак, татар авыллары сугыштан соңгы хәрабәләрне хәтерләтми. Авыл чәчәк ата. Икешәр катлы йортлар. Болар элеккеге татар байларының утарларын хәтерләтә.

Мәскәүгә киткән авыл кешеләре шулай итеп, туган нигездә йортлар төзи, җәйлеген балаларын монда кайтара, үзләре дә җай чыккан саен туган нигезгә тартыла. Шулай итеп, Сергач якларындагы зур-зур авыллар татар Рублевкаларына әйләнә бара. Пашатның үзендә бүген 385 ләп йорт –хуҗалык бар. Аларда 440 ләп кеше яши. Болар нигездә олылар.

Семочкида исә йорт-хуҗалыклар саны 400 гә җитә, халкы да 500 кеше тирәсе. Ике авылда да колхоз ише нәрсәләр бар. Алар районда да, өлкәдә дә уңышлылардан саналалар. Мәсәлән, Пашатның 2000 гектар авыл хуҗалыгы җире бар. Шуның меңъярымы чәчелә. Колхозда сыерлар күп асрыйлар. Саны арта бара дип аңлаттылар. Бүген 2100 баш сыер асрыйлар икән. Шуңадырмы, Пашатта берничә чуаш йорты да барлыкка килгән. Болары, күршедә генә урнашкан хәерче Чуашстан килмешәкләре. Эш йөртә аларны.


Мәктәп бакча = 28 бала

Авылдагы мәктәп белән балалар бакчасы бер бинада урнашкан. Бу ике уку йортын бина гына берләштерми - аларның мөдирләре дә бер үк. Ул, алда әйтелгән Сәрия Аймалетдинова. Аның белән мәктәп хәлләре турында сөйләшәбез.

Мәктәпне һәм балалар бакчасын саклап калу ниятеннән, мәктәп белән бакчаны куштык. Бер ел үтте инде менә, хәзер бергәләшеп эшлибез. Эшебез, Аллага шөкер, яхшы бара, нәтиҗәләребез әйбәт. Хәзер яңадан акредетация уздык. Шунда комиссия безгә этнографик үзәк ачарга тәкъдим итте. Хәзер Түбән Новгородтагы Белемне үстерү институты белән элемтәгә кердек. Алар белән берләшеп, мәктәптә милли үзәк ясаячакбыз. Аның нигезендә балаларны милли мәдәнияткә халык иҗаты аша тарту торачак.

Мәктәптә һәм бакчада бүген ничә бала укый?

28 бала. Барлык сыйныфлар әлегә кадәр аерым укытылды. Әмма быелдан башлап берничә сыйныф бергә укыячак. Ике укытучы. Моның сәбәбе – балалар азлыкта.

Ничәнче сыйныфка кадәр алар монда укыйлар?

Бишенчегә кадәр. Аннан соң алар Семочки авылындагы татар мәктәбендә укыячаклар.

Ә бу мәктәпләр татар мәктәбе булып саналамы соң?

Ике мәктәп тә милли санала. Татар теле, әдәбияты укытыла. Башлангыч сыйныфларда барлык фәннәр татар телендә генә алып барыла. Семочки да 160 лап бала укый.

Ә элегрәк, менә мәсәлән сез укыганда балалар күпме иде?

Мин 1969 елда укырга кердем. Безнең сыйныфта утыз бала иде. Әле параллель сыйныфлар бар иде. Хәзер миграция сәбәпле балалар азрак.

Авылда, шулай булса да, күмәк хуҗалык әйбәт эшли, эш урыннары бар. Быел менә дүрт бала туды инде, тагын да көтәбез. Шуңа күрә авыл бетмәс диеп уйлыйбыз.


Ә үлем белән тууыны чагыштырганда?


Бөтен җирдә ничек, бездә дә шулай.

Пашат та, Семочки да дача кебек авылларга әйләнеп бара бит инде..

Юк, дача кебек түгел. Күп йортларда кешеләр яшиләр. Олылар да, яшь гаиләләр дә бар. Әмма соңгылары азрак. Ә олылар әле йортлар ябып, шәһәргә китәргә ашыкмый.

Авылыгыз бай да, матур да... Шулай да, киләчәген күрәсезме?

Мин авыл патриоты буларак, авыл бетмәс дип уйлыйм. Авылда күмәк хуҗалык кына түгел, ширкәтләр кирәк. Шунда авыл яңарып китәчәк.



Советларга каршы бер көнлек көрәш һәм 51 корбан

Авыл картлары, ир-атлары Пашатның төп урамы буйлап тәкъбир әйтеп уздылар. 50 метрга бер туктап тәкъбирне кабатлап тордылар. Бу төркемнең башында Түбән Новгород мөфтияе рәисе Гаяз Закиров, Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов барды. Пашат мәчетеннән башланган бу мәрасим авыл уртасында, хәзер авыл идарәсе урнашкан бина янына җиткәндә бигрәк тә шомлы да, дәртле дә, моңлы да яңгырады. Чөнки нәк шушы урында вакытында гаепсезгә 51 кеше бөтен халык алдында атыла.

Бу тәкъбир тавышлары Пашат урамнары буйлап узып, Семочки һәм Пашат тоташкан урынга килеп җиткәнче яңгырап барды. Монда килеп җиткәндә, Семочки картлары тәкъбир әйтеп килеп баралар иде. Ике авыл халкы, ике мәчет картлары, моннан 91 ел элек эт үләксәләре кебек бер базга күмелгән шәһитләр каберлегенә җиткәч берләштеләр.

Вакытында канау, баз сыман әйбер булган урында, халык шәһитләр каберлеге итеп, мемориал комлекс ясап, шәһитләрнең исем-фамилиялерен язып куйган. Ничә еллар халыкны бу урыннан биздерергә тырышсалар да, халык бу урынны кадерләп саклаган.

Инкыйлаб үзгәрешләренә каршы чыгу

Бу хәл 1919 елда була. Пашат һәм Семочки авылларында авыл яшьләре восстание күтәрә. Әлеге вакыйганың тарихын өйрәнгән Мансур Хафизов, “Татар авылы фаҗигасе” дип аталган китабында болай яза.

“1918 елның көз ахырында авылда партия оешмасы һәм комбедлар төзелгән. 1918 елның беренче яртысында Семочки һәм Пашатта байтак революцион үзгәрешләр тормышка ашырылган. Авыл советлары, аларның рәисләре һәм сәркатибләре сайланган. Җирне, социализацияләү турындагы канунга туры китереп, аны вакытлыча бүлү эше башланган.

Балаларны дөньяви укытуга күчерү, аларга дин өйрәтүне һичшиксез тыю һәм мәчет янындагы мәктәп-мәдрәсәләрне бетерү, шулай ук хуҗалык, көн-күрешне дәүләтнең икмәккә монополиясе һәм азык-төлек диктатурасы таләпләренә ярашлы рәвештә үзгәртеп кору буенча мәсьәләләрдә мөселман крестьяннар белән кыен ирешелгән.

Болар барысы да Семочки-Пашат кешеләрен үтә авыр мораль-психологик һәм сәяси-әхлакый сынауларга дучар иткән.


1918 елның ноябрь ахырыннан 1919 елның 13 гыйнварына кадәр Семочки һәм күрше Пашатта байтак кына кискен гамәлләр кылганнар. Бу чаралар җирле мөселманнарның мораль-психологик тотрыклылыгын җимерергә һәм идарә ителүчән итәргә, авыл ярлылары белән хәлле кешеләр арасындагы көрәшне кискен көчәйтергә тиеш булган.

Аларның икенче чарасы, халык тарафыннан ихтирамлы һәм йогынтылы гражданнарны, бигрәк тә авыл муллаларын әшәке сүз белән сүгү, корал белән янау, кул күтәрү, башка түбәнсетү, мәсхәрләү чаралары белән куәтләп эшкәртү була.”


Моңа чыдап тормаган авыл яшьләре восстание күтәрәләр. Большевикларның берсен үтерәләр дә. Әмма түнтәрелеш тирә яктан килгән ярдәм белән шул ук көнне бастырыла. Тиз арада, кем аткан, кем үтергәнне тикшермичә халыкны кулга алу башлана. Ике авылда гадәттән тыш хәл кертелә. Ике көн буена, Пашат авылы уртасында, мәхкәмәсез-нисез кешләр аталар. Мәетләрне авыл урамына чыгарып ташлап торалар. Сорау алган урынында ук аталар. Аккан канны да сөртмичә, икенче гаепләнүчене кертеп утыртып, тагын атканнар. Шулай итеп, барлыгы 51 кеше һәлак була. Күпчелекне 20-25 яшьлек егетләр тәшкил итә.

Хәтирәләр һаман тынгы бирми

“Минем кан әтием ул вакытта бала булган. Аларның туганнарының йорты шул восстание күтәрүчеләрне аткан урынга карап торган. Ату вакыйгасы башлангач, балаларны идән астына ташладылар. Безгә дә керерләр дә, атарга алып чыгарлар дип курыктылар, дип ул сөйли иде,” дип искә ала әлеге фаҗига тарихын Сәйрия Аймаледтнова.

Хафизова Энҗе Сәет кызы гаиләсеннән ике кеше атыла. Ул, Пашаттагы авыл мулалсы Нәҗметдин хәзрәт оныгы. Нәҗметдин хәзрәт атылучы шәһитләр арасында беренчеләрдән була. Аны әле гауга башланганчы ук, Уразавылдан килгән татар коммунисты Алиев каты җәрәхәтли. Нәҗметдин хәзрәтнең тагын бер улы да атыла. Ә Энҗе апаның әтисе исә могҗиза белән исән кала.

Минем әтием ул атуга шаһит кеше. Әтине дә алалар, ул да шул эскәмиягә утырган була. Әтигә дә чират җитә. Анда бер тикшереп торучы кеше була. Әти ул вакытта инде Семочки да укытучы булып эшли торган була. Ул әтине күрә дә, атучыларга мөрәҗәгать итә: “Бу кеше моннан чыксын. Ул безнең өяздә иң белемле кеше.” Әтине ул алып чыга, шулай итеп ул атылудан котыла. Калаганнарны ике көн буена төнлә аталар.

Авыл уртасында бит бу. Халык карап торамы шуңа?

Әйе, читән аша карап торалар. Бар да елый, кычкыра. Нишлисең, тегеләрдә корал була бит. Атканнан соң, аларны Пашат белән Семочки арасында казылган базга китереп ташлыйлар. Базны да авыл халкыннан мылтык төрәп казыталар. Аларны күмгәндә, кайберләре тере булган. Шулай итеп бер базга ташлыйлар. Ышыктан гына күргән кешеләр, ул каберлек берничә сәгать селкенеп торды диләр. Күмүләре дә рәтләп булмаган аларның.


Ни өчен зиратка күммәгәннәр. Ул бит ун адымда гына?

Анда бит күпме кабер казырга кирәк! Монда исә, бер базга күмеп куялар. Бу урынны халык саклап килде. Мин әбиләр белән бирегә килә идем. Тирә-яктан да мөселманнар килеп, гел дога кылып тордылар. Монда агачтан эшләнгән чардуган торды. Менә 1999 елда, Мәдәнә авылында мәчет эшләткән Фәиз Гыйлманов монда зур комплекс төзетте.

Аннар бит, улым, фаҗига 1919 ел белән генә бетми. Минем әтиемне мәсәлән, 1937 елның августында тагын кулга алдылар. Шул ук елны сентябрьдә аларны Түбән Новгородта, башка мулла, укытучылар белән бергә атканнар. Ул урында хәзер истәлек тактасы тора. Әнием, инкыйлабка кадәр үк Мәскәүнең Асадуллаев йортындагы татар мәктәбендә белем алган кыз-бала, гомер буе халык дошманы хатыны булып яшәде. 46 ел мәктәптә балалар укытты ул.


Мәрасимгә килгән кунаклар

Пашаттагы быелгы Хәтер көнендә шактый гына кунаклар иде. Алар арасында генерал –полковник Рәсим Акчурин, Русия баш мөфтиенең беренче урынбасары Әлбир Крганов, тумышы белән шушы яктан булган, Казандагы Идел журналы баш мөхәррире Рифат Фәттахов, Татарстанның халык артисты Алмаз Хәмзин чыгыш ясадылар. Рифат Фәттахов, әдәбиятта Семочки фаҗигасе дип аталган вакыйга - татар Һолокосты ул, дип атады.

Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов исә, татарны ничек кенә корытырга тырышмасыннар, безне иман, туган тел саклап килде. Бүген дә, безнең бетүебезне теләүчеләргә җавап итеп, иман ныгытырга һәм туган телебезне үстерергә тиеш, дип чыгыш ясады.

Чынлап та, авыл халкы кимеп барганда, породокс рәвешендә авылда йортлар үсә. Мәскәү татарларны үзенә тартканда да, авыл барыбер туган йорт, милли йорт булып кала бирә. Җәйләрендә ул бала-чага белән тула. Чыгыш ясаучыларның берсе әйткәнчә, бу авылның бәрәкәтендә, моннан 91 ел элек шәһит булганнарның хәер-догасы ята.
XS
SM
MD
LG