Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фирдүс Тямаевның Башкортстандагы концерты алдыннан электр утын сүндергәннәр


Фирдүс Тямаев
Фирдүс Тямаев

Җырчы Фирдүс Тямаевның Башкортстанның Кыргыз-Миякә авылында булырга тиешле концерты алдыннан Мәдәният йортында электр утлары сүндерелгән. Моны ул Азатлыкка Куштауны яклаган өчен үч алу дип аңлатты. Тямаев Башкорстан мәдәният министры Әминә Шафиковадан бу хәлгә аңлатма бирүне сорады.

Әлеге вакытта Тямаев Башкортстанның Кыргыз-Миякә авылында, концертны оештырып булмый дип хәбәр итте Азатлыкка. Идән астын су баскан, шуңа электр утын сүндерергә туры килде дип аңлатканнар аларга. Тямаев идән астын тикшердем, барысы да тәртиптә, бу концертны булдырмас өчен сылтау гына дип аңлата.

"Бер сәгатьтән соң концерт булырга тиеш, ә без аппаратура тоташтыра алмыйбыз. Мәдәният йорты җитәкчесе концерт булмауны алдан әйтмәде, моны өстән төшерелгән әмер дип кенә аңлатты. Өстән дигәне – Башкорстанның мәдәният министрлыгы. Алар без килгәч, маршрут кәгазе таптыра башлады, ә билетлар сатылган иде. Ник алайса билетларны сатуга куйганнар? Су баскан диделәр, кыска ялганыш булмасын өчен утны сүндердек диделәр, аска төштем, барысы да тәртиптә", дип сөйләде Тямаев Азатлыкка.

Тямаев фикеренчә, Башкортстанга гастрольләр белән йөрү кыенлашкан, башта ул моны җанисәп белән бәйләде, бу турыда ул Азатлыкка да сөйләде. Әмма бүгенге хәлдән соң ул мондый каршылыкларның тууы Куштауны яклаганы өчен үч алу дигән фикергә килгән.

"Безгә турыдан-туры әйтмәделәр, әмма Куштауны яклап чыгыш ясаганым өчен мөмкин кадәр Башкортстанга кертмәскә дигән әмер бирелгәнен җиткерделәр. Җилләр Башкортстанның мәдәният министрлыгы тарафыннан исә дип аңлаттылар. Мин әлегә мондый хәл белән беренче очрашам. Кичә Кама Тамагында чыгыш ясадык, бүген Башкортстанга килдек һәм XXI гасырда электр ут сүнгән дигән сылтау белән билетлар сатылып беткән концертны оештыру мөмкин түгел дигән сәбәп белән безне кире озатырга телиләр. Халыктан көлү бит бу. Хакимият мондый эшне белеп башкарамы?" дип сөйләде Азатлыкка.

Өстәмә: 23 март Фирдүс Тямаев үзенең инстаграм битендә Башкорстан мәдәният министры Әминә Шафиковага мөрәҗәгать итеп, бу хәлгә аңлатма бирүне сорады.

Куштау өчен көрәш 2020 елның августында булды. Шиханнар төбендә кунача яшәп ятучы активистларга танылган кешеләр дә теләктәшлек белдерде. Татар эстрадасының танылган артистлары Айдар Галимов, Гүзәл Уразова, Данир Сабиров, Илсөя Бәдретдинова, Азат белән Алсу Фазлыевлар һәм башкалар арасында Фирдүс Тямаев та бар иде.

"Башкортстан, без сезнең белән! "Ничә көннәр йөрәгем әрни бу хәлләргә, мин ышанам бу Аллаһы Тәгалә биргән Куштау байлыгына тимәсләр дип! Бу тауда күпме тарихи байлык, күпме сер, Башкортстаннын йөрәге! Без яшь буын, безнең кулда киләчәк" дип язды ул үзенең Instagram сәхифәсендә.

Кыргыз-Миякәгә 700 чакрымлы юлга чыгар алдыннан 21 февральдә Тямаевның концерты Кама Тамагында узды.

22 март кичендә Фирдүс Тямаев үзенең Instagram-ында әлеге хәлләрне тасвирлаган видеоязма чыгарды. Язмада ул халык алдында концертны күрсәтә алмавы өчен гафу үтенде. "Минем халык белән бергә шиханны яклавым җинаятьме? Мин әле дә ул тау - табигатьнең йөзек кашы, без барыбыз да Башкортстанның табигать һәйкәлен күз карасыдай сакларга тиеш дип уйлыйм. Аны яклау - намус эше", дип язып чыкты җырчы.

Әмма февраль башыннан Башкортстан авылларына Татарстан җырчыларын кертү тыела башлады. Хакимият моны пандемия чикләүләре диде. Республика башлыгы Радий Хәбиров имзасы белән 2021 елның 28 гыйнварыннан "Пандемия режимы турында" фәрманга үзгәрешләр кертелде. Фәрманда берничә мөһим искәрмә бар. Мәсәлән, чит илләрдән, Русия субъектларыннан килгән вәкилләр катнашында 100 кешедән арткан чараларны (монда мәдәни, эшлекле, күңел ачу, спорт чаралары да керә) уздырудан баш тартырга яки кичектерергә дип язылган. Кайчанга кичектерүнең төгәл вакыты юк, мөмкин кадәр соңрак дип аңлатылган.

Азатлык ачыклавынча, Татарстан җырчылары Иркәнең, Фирдүс Тямаев һәм Илсөя Бәдретдинованың да февральгә концертлары кичектерелде.

Белгечләр Башкортстан хакимияте җанисәп алдыннан идеологияне контрольдә тотарга тели дип саный.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG