Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Татарстан артистларын автоматлы полиция каршы алган


Уфадагы Тукай һәйкәле янында узган концерт
Уфадагы Тукай һәйкәле янында узган концерт

Татарстанның "Китап" радиосы автомарафонын Башкортстанда автоматлар белән каршы алганнар.

Татарстанның "Китап" радиосы Татарстан һәм Башкортстан районнары буйлап "Мин матурлык эзләп йөрим…" дип исемләнгән автойөреш уздыра. Ул 25 октябрь Татарстан районнары аша узса, 26 октябрьдә Башкортстанга керде.

Башкортстанда Татарстан сәнгатькәрләре чыгышлары рөхсәт ителмәгән
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:28 0:00

Автомарафон Башкортстанның Дүртөйле районына килеп кергәч аларны автоматлар белән каршы алганнар. Бу хакта Азатлыкка радионың продюсеры Лилия Кадыйрова сөйләде.

Лилия Кадыйрова
Лилия Кадыйрова

— Без башта Дүртөйле районына килеп кердек. Безне автоматлар белән полиция хезмәткәрләре каршы алды. Ничә кеше килүебезне сорадылар һәм аппаратураларны тикшерделәр. Анда чыгыш ясаганнан соң Илеш районы үзәге Югары Яркәйгә юл тоттык. Полиция безнең арттан озата барды. Илештән безгә килмәскә кушып шалтыраттылар. Анда да безне полиция хезмәткәрләре каршы алды. Алар безнең бөтен әйберне тикшерде, видеога төшерде. Хакимият хезмәткәрләре чыгыш ясамаска кушты һәм без анда чыгыш ясамый гына Чакмагышка юл тоттык. Анда да хакимият хезмәткәрләре каршы алды. "Без сезнең белән сөйләшергә дә теләмибез, тыңламыйбыз да, китегез", дип бик дорфа сөйләшеп китеп бардылар. Чакмагышта берничә кешегә китап бүләк иткәннән соң Уфага килдек. Биредә, Аллага шөкер, каршы алучылар да бар, каршылыклар да булмады. Бу — бернинди сәяси чара түгел. Без дуслык, тынычлык уе белән генә килдек, — диде Лилия Кадыйрова.

Автомарафонда катнашучылар Уфаның "Нур" театры каршындагы мәйданда Тукай һәйкәленә чәчәк салды. Аннан соң берничә җыр һәм шигырьдән торган мәдәни чараларын күрсәттеләр.

Артистлар белән килгән "Татинформ" хәбәрчесе Гадел Әхмәтҗанов та Азатлыкка сәфәрдәге каршылыкларга гаҗәпләнүен белдерде.

Блогерлар да курка

— Без үзебез белән Башкортстаннан берәр башкорт блогерын да ияртергә уйлаган идек, ләкин барып чыкмады. Блогерлар да курка. Алар арасында рәсман беркайда да эшләмичә дә, рәсман эшләүчеләрдән күбрәк хезмәт хакы алганнар бар. Ләкин дәүләткә эшләмәсәләр дә, куркалар, чөнки алар шушында яшиләр. Безне полиция унышар тапкыр туктатты, Росгвардия мылтыклар терәп каршы алды, димәк, куркалар. Ә без изге максат белән – татар һәм башкорт халыклары арасында татулык, дуслык булсын дип килдек, - диде Гадел Әхмәтҗанов.

Заһир Хәкимов
Заһир Хәкимов

Очрашуга килгән Башкортстан дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов бу хәлгә карата үз аңлатмасын биреп, автомарафонны хакимият белән алдан килештереп оештырырга кирәклеген әйтте. Әмма чарада катнашучылар алдан килешкән районнар хакимиятләренең дә вакыты җиткәч чараны уздыруны рөхсәт итмәвен әйттеләр.

— Монда бернинди дә куркыныч юк. Сәясәт тә юк, җанисәпнең дә исе килми. Агитация дә юк. Чыгышларда татар һәм башкорт бергә булыйк дигән фикер яңгырады. Районнардагы каршылыклар җирле җитәкчеләрнең үз кәнәфиләре өчен артык сакланулары сәбәпледер, - диде Заһир Хәкимов.

Автомарафонда катнашучылар 27 октябрь Башкортстанның Чишмә, Бүздәк районнары, Октябрьски шәһәре аша узганнан соң чыгышларын Татарстанда дәвам итәчәк.

* * *

Башкортстанда Татарстан артистларының концертларына төрлечә киртәләр кую инде гадәти хәлгә әверелде. Март аенда Миякә районы үзәге Кыргыз-Миякәдә Фирдүс Тямаев концерты башланыр алдыннан мәдәният йортында утны өзеп куйдылар. Бу мәдәният йортының электр тәэминаты урнашкан базны су басу белән аңлатылган, әмма җырчы үзе анда төшеп карагач, бернинди дә су булмавын күрүен белдерде.

Соңрак җырчы Илсөя Бәдретдинова Башкортстанның Миякә, Дүртөйле, Кушнаренко, Чакмагыш, Балтач районнарында билгеләнгән концертлары булмаячагын хәбәр итте. Моны ул маршрут кәгазьләре алып булмау белән аңлатты. Җырчылар концертлар кую өчен маршрут кәгазьләре таләп итү бары Башкортстанда гына булуын һәм республика хакимиятләреннән андый документ алу бик авыр булуын әйтә.

Концертларга рөхсәт бирмәү хәзер соңгы елда коронавирус пандемиясен чикләү тырышлыгы белән аңлатыла. Әмма республикада башка мәдәни чаралар уза килде. Азатлыкның Уфадагы чыганакларына караганда, мәсьәлә чыннан да катлаулы, Башкортстан районнары буйлап Татарстан җырчыларына концертлар кую авырлашкан. Һәм бу пандемия белән бәйле түгел. Башкортстанда Татарстан артистларының концертларын оештырган администратор аңлатуынча, район, шәһәр муниципалитетларына Башкортстан башлыгы аппаратыннан сүздән фәрман төшерелгән – Башкортстан җирлегендә Татарстан җырчыларының концертларын уздырмаска. Азатлык әңгәмәдәшенә район үзәкләрендәге мәдәният йортлары мөдирләренең берничәсе бу җанисәп белән бәйле дип аңлатты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG