Accessibility links

Кайнар хәбәр

Данис Шакиров Русиядәге татарлар саны 5,5 миллионнан да ким түгел, дип белдерде


Дөнья татарлары конгрессы рәисе Данис Шакиров
Дөнья татарлары конгрессы рәисе Данис Шакиров

Ул татарларның саны җанисәп нәтиҗәләрендәге сан белән туры килми ди һәм бу мәсьәләне Милли шура утырышында караячакларын әйтә.

Дөнья татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров Русиядә яшәүче татарларның саны кимендә 5,5 миллион дип белдерде. Ул җанисәптәге саннарда хилафлыклар булуын әйтә. "Безнең татарның саны җанисәп нәтиҗәләрендәге сан белән туры килми. Бу мәсьәләне Милли шура утырышында да караячакбыз", дигән Шакиров "Татар-информ"га.

"Халык санын алу вакыты ковид чорына туры килде, кат-кат күчерелде. Ковид вакытында бөтен кешенең дә халык санын алучыларны өенә кертү мөмкинлеге булмады, саклану чаралары да шундый иде. Һәркемнең "госуслуги" порталы аша теркәлү җае да юк", - ди ул.

Дөнья татарлары конгрессы рәисе җанисәптә 16,6 миллион кеше милләтен күрсәтмәгән, бу сан эчендә татарларның да калуы ихтимал дип фаразлый. " 2010 елда 5,6 миллион кеше генә күрсәтмәгән булган. Бу 16,6 миллион эчендә татарлар да, башка милләтләр дә бар дигән сүз. Димәк, аның милләте турындагы сорауга барып җитмәгәннәр, сораштыруда хилафлыклар булган", - дигән Шакиров.

  • Русиякүләм җанисәп 2021 елда 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр узды.
  • Аның нәтиҗәләренә караганда, Русиядә татарларның саны 600 мең кешегә кимегән. 2010 елда 5,31 млн кеше үзен татар дип күрсәткән булса, хәзер алар 4,71 млн гына калган дип әйтелә.
  • Җанисәп белән бәйле каршылыклы сораулар бигрәк тә Башкортстан һәм Татарстанда туды. Соңгы елда Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәте көчәйде. Башкортстан галимнәренең бер өлеше республиканың көнбатыш өлешендә яшәүче татарларның теленә, килеп чыгышына басым ясап, аларның чынында татар түгел, ә башкорт булуларын дәлилләргә тырыша. Татар теле дә башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дигән төшенчәне дә кулланышка кертеп җибәрде. Рәсми оешмалар да моны куллана.
  • Җанисәп нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Башкортстанда башкортлар саны 100 меңгә арткан: 1,17 миллионнан — 1,27 миллионга. Шул ук вакытта Башкортстандагы татарлар саны 25 мең кешегә кимегән.
  • Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җанисәптә башкортлар "безнең исәпкә артты" дип белдерде. Шулай ук ул татарлар саны кимүнең төп сәбәбе — балалар аз туу, дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG