Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә халык исәбен алу башланды


Җанисәпнең беренчел нәтиҗәләре Росстат сайтында 2022 елның апрелендә чыгачак.

Русиядә җанисәп башланды. Ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Җанисәптә гадәти юл белән дә, Дәүләт хезмәтләре порталы аша онлайн да катнашырга мөмкин. Электрон җанисәпне 8 ноябрьгә кадәр узарга мөмкин.

Даими рәвештә Русиядә яшәүчеләргә үзең һәм яшәү шартларың турындагы 33 сорауга җавап бирергә кирәк булачак. Илдә вакытлыча гына яшәгәннәргә исә бары тик җиде сорау бирелә, сораулар арасында илгә килү максаты турындагысы да бар. Җавап бирә алмаган сорауларны төшереп калдырырга да мөмкин.

Җанисәп бюллетеньнәре берничә телгә, шул исәптән татар һәм башкорт телләренә тәрҗемә ителгән. Электрон җанисәпне дә әлеге телләрдә узарга мөмкин.

Җанисәпнең беренчел нәтиҗәләре Росстат сайтында 2022 елның апрелендә чыгачак.

Казанда халык санын алу урыннары 15 октябрьдән эшләячәк. Анда өйдә сораштыруда катнашырга теләмәгән кешеләр мөрәҗәгать итә алачак. Бу урыннар күпфункцияле үзәкләрдә дә (МФЦ) эшләячәк. Халык санын алуның төп өлеше өйгә йөреп узачак. Санаучылар сораштыру җавапларын планшетка тутырып барачак. Җанисәптә катнашкан кешегә дигитал код биреләчәк.

Күптән түгел "Азат Идел-Урал" иҗтимагый платформы Идел буе халыкларын 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр узачак Русиякүләм җанисәптә активрак катнашырга чакырган иде. "Урыслар өчен бу – статистика. Урыс булмаган халыклар өчен исә үзләре турында "Безнең һәм безнең халыкның киләчәге бар" дип, белдерә ала торган сирәк мөмкинлек", дип саныйлар оешмада.

Җанисәп былтыр узарга тиеш иде. Ләкин коронавирус таралу сәбәпле, аның вакытын өч тапкыр күчерделәр.

Җанисәп белән бәйле каршылыклы сораулар бигрәк тә Башкортстан һәм Татарстанда туа. Соңгы елда Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәте көчәйде. Башкортстан галимнәрнең бер өлеше республиканың көнбатыш өлешендә яшәүче татарларның теленә, килеп чыгышына басым ясап, аларның чынында татар түгел, ә башкорт булуларын дәлилләргә тырыша. Татар теле дә башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дигән төшенчәне дә кулланышка кертеп җибәрде. Рәсми оешмалар да моны куллана.

Русия фәннәр академиясенең этнология һәм антропология институты мөдире галим Валерий Тишков татарларны берничә төркемгә бүлеп карарга тәкъдим итә.

Милләт полициясе, татар снобизмы һәм җанисәп дилеммасы
please wait

No media source currently available

0:00 0:37:04 0:00
йөкләү

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG