Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азат Идел-Урал": җанисәп — урыс булмаган халыкларга үзләрен күрсәтү мөмкинлеге


Мәскәүдә Сабантуй, 2018 ел
Мәскәүдә Сабантуй, 2018 ел

Җәмәгать эшлеклеләре фикеренчә, халык исәбен алу теләсә нинди тавыш бирүләрдән күпкә мөһимрәк

"Азат Идел-Урал" иҗтимагый платформы Идел буе халыкларын 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр узачак Русиякүләм җанисәптә активрак катнашырга чакырды. Бу хакта "Idel.Реалии" хәбәр итә.

"Урыслар өчен бу – статистика. Урыс булмаган халыклар өчен исә үзләре турында "Безнең һәм безнең халыкның киләчәге бар" дип, белдерә ала торган сирәк мөмкинлек", дип саныйлар оешмада.

Платформда чираттагы мәртәбә Русия дәүләт милли сәясәтен колониаль дип атаганнар.

"Мәскәүнең үз колонияләрендә тормышка ашырган милли сәясәте урыс булмаган халыклар өчен үсү мөмкинлеге калдырмый. Хәтта татарлар кебек күпсанлы, үз республикалары – федерация субъектлары булган милләтләр дә үсеш, алга китеш һәм мөмкинлекләрен киңәйтү турында торган саен азрак сөйли. Моның урынына алар һәлакәттән (милли республикаларны юк итүдән, туган телдә белем бирү һәм тәрбияләүнең теләсә нинди шәкелен тулысынча бетерүләреннән, халыкның ассимиляциясе һәм юкка чыгуыннан) сагаю һәм аны булдырмау турында сөйләшәләр дип саныйлар иҗтимагый оешмада.

Активистлар әйтүенчә, Русиянең автохтон халыклары милли хәрәкәтләре барысы да үз програмларына бер генә - "исән калырга" дигән сүзне генә кертә.

Мәҗбүри ассимиляцияләү көрәшендә вакыт империя ягында уйный. Җанисәп – теләсә нинди тавыш бирүләрдән әһәмиятлерәк. Чөнки халыкларга игътибар һәм хөрмәт аларның санына турыдан-туры бәйле, шуңа күрә Идел-Урал улларын һәм кызларын: эрзә, мокша, чуаш, мари, удмурт, татар һәм башкортларны үз халык вәкилләре буларак язылырга чакырабыз дип тәкъдим итә оешма.

Платформда җанисәпкә мөһим аңлам бирелә. "Русиякүләм җанисәбен алу – ул безнең плебисцит" дигән алар.

Русиякүләм җанисәп 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр узачак. Беренчел нәтиҗәләр 2022 елның апрелендә ясалачак, соң нәтиҗәләрне исә Росстат 2022 елның IV кварталында чыгарачак.

2002 һәм 2010 елларда узган Бөтенрусия халык санын алу нәтиҗәләре күрсәткәнчә, сигез ел эчендә милли телләрне белүчеләр саны сизелерлек кимегән. Удмурт телен белүчеләр 30 процентка азайган (463 мең кешедән 324 меңгә калган). Татар телендә сөйләшүчеләр саны да сигез елда бер миллион кешегә кимегән.

Соңгы елларда Русиянең милли сәясәтен җәмәгатьчеләр генә түгел халыкара оешмалар да тәнкыйтьли.

2019 елның гыйнварында Европа шурасының милли азчылыклар турында Кысалы конвенция киңәш комитеты Русиянең милли сәясәтен тәнкыйтьләп чыккан иде.

Экспертлар "урыс теленең доминантлыгы үсә баруы", һәм шул ук вакытта "милли телләргә нәтиҗәле ярдәм булмавы" өчен борчылу белдерде.

Еропада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) Югары комиссары Ламберто Заньер 2018 елда Idel.Реалии белән әңгәмәсе вакытында Татарстанда татар теле урыс теле кебек үк дәүләт теле булып торса да, татарларның үз тел мәдәниятен өйрәнүгә мөмкинлекләре шактый чикләнгән дип белдерде. Заньер шулай ук Татарстанда БДИны бары урыс телендә генә биреп булуына "гаҗәпләнүен" әйтте.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте оешу турында 2018 елның мартында игълан ителде. Аңа татар милли хәрәкәте активисты, интернетта Путин сәясәтен тәнкыйтьләгән язмалары өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан, 2018 ел ахырында Британиядә сыену алган Рәфис Кашапов, эрзя милли хәрәкәте активистлары Сыресь Боляень һәм Ростислав Мартынюк нигез салды. Әлеге хәрәкәт Идел буе республикаларындагы халыкларның милли хокукларын, телләрен яклап төрле чаралар уздыра.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG