Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гриф Хәйруллин: "Татарстан коллык фикеренә күнеккән кебек тоела"


Гриф Хәйруллин
Гриф Хәйруллин

Казакъстанда яшәүче татар галиме Гриф Хәйруллин Татарстанның милли сәясәтенең җитешсезлеге, татарның хокуксыз калуы һәм Казакъстандагы татарларга казакълашу янавы хакында сөйләде.

Быелгы "Милләт җыены"нда Казакъстанның татар-башкорт конгрессы рәисе урынбасары Гриф Хәйруллин татарның эчке проблемнарын хәл итәргә чакырды. Ул татарларның саны кими баруын, башка милләтләрне үрчетүен төп мәсьәләләрнең берсе дип атады. "Татар шыгрым тулы Татарстан белән Башкортстанда да катнаш никахларны туктата алмыйлар", диде. Бер яктан, аның сүзләре республика җитәкчелегенә карата да тәнкыйди рухта яңгырады. Гәрчә үз чыгышын ул Рөстәм Миңнеханов, Васил Шәйхразиевка рәхмәт сүзләрен әйтеп башлаган иде. Моннан тыш, ул татарны бердәм булырга чакырды.

Гриф Хәйруллин – Казакъстанның татар-башкорт конгрессы рәисе урынбасары, галим, укытучы, шагыйрь (тәһәллүсе Тимер Заһит). "Татарлар", "Татар тарихы", "Татар халкының традицион мәдәнияте" һәм башка дистәләгән китаплар авторы. "Туран" университеты профессоры. Чыгышы белән Башкортстанның Дүртөйле районыннан. 1960 елдан Үзбәкстанда, 1976 елдан Казакъстанның Алматы шәһәрендә яши.

"Милләт җыены"нда ясаган чыгышы, Казакъстандагы вазгыять һәм Татарстанда хәл ителмәгән мәсьәләләр хакында Гриф Хәйруллин Азатлыкка биргән әңгәмәсендә сөйләде.

— Татар милләтен бердәм итеп саклау мәсьәләсе Татарстанның үзендә дә җитди тора. Без – читтәге татарларга ул тагын да кирәк. Мин 16 ел Үзбәкстанда торып карадым, шуңа күрә башка милләт арасында яшәүнең төрле ягын күргәнем бар диясем килә. Аңларсыз, мактанып әйтмим. Башка халык белән яшәгәндә милләтчелек фикере көчлерәк туа. Мин һәрвакыт Татарстанга барганда татарларның бу мәсьәләгә артык исләре китмәвен тоям. Ни өчен исләре китми? Үзләренең әкрен генә эреп барганнарын аңламыйлардыр. Мин чыгышымда үз заманында казакъларның, азәрбайҗан, кыргызларның саны бездән азрак булуын әйттем. Хәзер барысы да безне узып китте. Аның сәбәбе бар. Эш шунда, алар үз милләтен сакларга тырышалар һәм үз дәүләтләрен коралар. Ә без урыслашып барабыз, ә калганнар эреп юкка чыгып бара. Хәтта дөньяда балалар саны кимүен искә алганда да безнең түбәнгә тәгәрәвебез күренеп тора. Ул читтән караганда бик тиз күренә.

— Сезнең чыгыштан Татарстанның татарлар белән тиешенчә эшләмәвен аңларга була. Республикада милли сәясәтне ничек бәялисез?

— Татарстанда юлларын таба белмиләрдер. Мин турысын да әйтә алам. Коллык фикеренә, коллык хасиятенә күнеккән кебек тоела. Инде 500 ел без урыслар арасында яшибез. Шуңа ияләшкәнбез, урыс сүзләрен кулланабыз, марҗага да өйләнәбез, балаларның урыс булуына да табигый хәл дип карыйбыз. Бу табигый хәл булырга тиеш түгел, чөнки бу безнең милләтебезне кимүгә китерә.
Татарстанга җитди мәсьәлә белән шөгыльләнергә кирәк. Татарның бөтен мәдәниятен, телен "траляля"га гына калдырырга кирәкми. Телевизорны карагыз, алар яшьләрнең бүгенге дәрәҗәсенә карап, шул Көнбатыш, йә урыс "траляля"сына шатланалар. Димәк, үзеңнең "траляля"ңны уйлап чыгар.

— ТНВ бар бит.

Хәзер проблемнарның берсе – татарның хокуксыз булуы

— ТНВда нәрсә бар? Аның әһәмияте, дәрәҗәсе нинди? Бәхәсле сорау? Шуңа нәтиҗәсен карагыз. Ул тәэсир иттеме? Әллә барысы да яхшымы? Сездә "Бердәм Русия" җиңеп чыкты. Ул ничек җиңеп чыкканын уйлап караганыгыз бармы? Шуңа күрә татар барысын да эшли, тапшырулары да бар, газет та чыгара, язабыз да, җырлыйбыз да – әмма татарлар үсми дип кенә әйтәсе кала. Аны ничек үзгәртергә? Моның өчен эшләп торган махсус кешеләр бар.

Хәзер проблемнарның берсе – татарның хокуксыз булуы. Димәк, шушы шартларда ничек үзеңне саклау турында уйларга кирәк. Безнең бит акыллы кешеләребез дөнья тулы. Үз милләтеңне сакларга да, якларга да, мактарга да кирәк. Үз гомеребездә безнең атаклы ханнарыбыз, галимнәребез, шагыйрьләребез аз булганмы? Нигә без алар турында әйтмибез? Татардан кемнәрең бар дип сорасагыз, Җәлил, Тукайны атый. Башкасын белмиме? Оят түгелме? Паркер бу халыкның ике мең еллык тарихы бар ди. Нәрсә, гомер буе йоклап ятканнармыни? Яки гомер буе урыска кол булып торганмы? Кол булмаган бит. Нигә шуны башка телдә булса да өйрәтмибез? Ярый, хакимияттә утырганнар үз урыннары өчен куркадыр, чөнки аз гына каршы әйтсәң, сине ала да ташлый. Без китәрбез, аннан соң нәрсә булыр? Кеше үзен татар дип саный икән, оныклары турында уйларга тиеш бит.

Татарстанның эшләргә мөмкинлеге бар дип уйлыйм. Мин аларны азат дип әйтмим. Тырышып та эшлиләр. Мин Миңнехановның үзенә дә өйдә утырмыйсыз бугай дип әйткән идем. Башкортстан башлыгы гел Уфада утыра. Аның белән чагыштырып карасаң, ул йә Казакъстанда, йә башка өлкәдә килешү төзеп йөри. Миңнеханов Татарстанның икътисады өчен тырышып эшли, шуның белән халыкның абруен күтәрә бит. Бүген сугышып җимерерлек көчебез юк. Шуны да аңларга кирәк.

— Гомумән, быелгы "Милләт җыены" эшен ничек бәялисез?

— Җыен яхшы әзерләнгән. Тырышканнар, күп эш куйганнар. Кунакларны каршы алу – ул кичәдә йөз грамм эчәргә чакыру гына түгел. Төрле өлкә, республикадан килгән кешеләрне урнаштырырга, карарга, сөйләтергә кирәк. Шул яктан бик яхшы әзерләнгән. Ә файдасына килгәндә, бу авырткан җиргә тию. Әгәр "Милләт җыенын" гадәти бер вакыйга итеп кенә узып китсәләр, бер-ике ай дәвамында телевидениедә, матбугатта шул хакта шауламасалар, фикер алышу булмаса, бу көн дә үткәрелә торган гадәти чара булып кала.

— Казакъстанда 200 мең татар яши. Аларның саны нык кимү ягына барамы?

— Бик нык кимеде. 1990нчы елларда монда 340 мең татар яши иде. Аларның күп өлеше Русиягә, шул исәптән, Татарстанга күчте.

— Катнаш никах мәсьәләсе кискен торамы?

— Чит милләт арасында яшәгәндә балаларың нигездә чит милләткә китә. Ә менә Татарстан белән Башкортстан шартларында алар татар булып калырга тиеш иде.

— Ә Казакъстан татарларына күбрәк урыслашу яныймы, әллә казакълаштыру омтылышы да бармы?

— Мөгаен, бу казакълаштыру түгел, ә казакълашудыр. Әлегә казакълаштыру турында әйтергә батырчылык иткән кеше күренми. Хәзер дәүләт дәрәҗәсендә милли дәүләт корабыз дип сөйли башладылар. Мин Казакъстан халыклары ассамблеясында беренче көннәрдән башлап катнашып йөрдем. Ул вакытта милли дәүләт корабыз дигән сүз юк иде. Бар халыклар да бер тигез, күпмилләтле дип әйтә идек. Хәзер күпмилләтле, ләкин казакъ дәүләте корабыз диләр. Бу табигый хәлдер.

Урыслашуга караганда казакълашу көчлерәк бара. Башка республикаларда да, Кыргызстан, Үзбәкстанда да шулай ул. Кем арбасына утырасың, шуның җырын җырларсың, дигән сүз бар. Теләсәң-теләмәсәң дә, казакъны тыңлыйсың, казакъча сөйлисең. Урыслардан аермалы, без кайда гына барсак та, шул халыкның телен беләбез.

— Казакълар милли дәүләт корганда, җирле хакимият татарларга ярдәм итәме?

— Безнең төрле өлкәләрдәге оешмаларның рәисләре Казакъстан халыклары ассамблеясына әгъза итеп алынган. Шул яктан аларның безгә игътибары бар. Казакъстан милли дәүләт коруын ачыктан-ачык әйтә. Бәлки татарга да шуны уйларга кирәктер. Эш китсә, әлеге мәсьәләне куяргадыр.

— Бүгенге сәяси шартларда Татарстан әлеге мәсьәләне күтәрә алырга сәләтле дип уйлыйсызмы?

— Башка шартларны кем сиңа китереп бирә? Әй, татар, дәүләт төзүче милләт бул, үз телеңне күтәр, ләкин тегеннән "юк!" дип әйтеп торалар, урыс телен өйрән, татар теленең дәресе дә кирәкми диләр. Менә шушы шартларда балага татарча өйрәтергә, аннан ничектер татар итәргә кирәк.

— Сез Татарстан президентының, дөнья татар конгрессының ярдәмен тоеп яшибез дидегез. Алар Казакъстан татарлары өчен нәрсә эшләделәр?

Милләттәшләр яшәгез, сезгә таянабыз, дип бер-ике сүз генә әйтсәләр дә, ул безгә берничә елга җитә

— Семей (Семипалатински) шәһәрендә без татар мәктәбе дип йөртә торган, ләкин төрле милләт балалары укучы мәктәпкә ярдәм иттеләр. Президент шуңа акча бүлеп бирде. Шәймиев тә, Миңнеханов та Казакъстанга килгәндә татарлар белән очраша. Ул шундук халыкның рухын күтәрә. Без башка халыклар алдында мактанабыз. Милләттәшләр яшәгез, сезгә таянабыз, дип бер-ике сүз генә әйтсәләр дә, ул безгә берничә елга җитә. Мин матди ярдәм турында әйтмим, хәзер Татарстан Казакъстанга инвестицияләр кертә. Башка республикаларга караганда күбрәк тә эшли. Без моңа да куанабыз, чөнки ул безнең абруйны күтәрә. Татар оешмасы рәисе аким (җирле хакимият җитәкчесе) янына барса, башын күтәреп бара. Бу бөтенләй башка нәрсә.

—Бүген Казакъстан татарларына Татарстаннан нинди ярдәм кирәк? Мәсәлән, укытучылар кирәктер?

— Бездә татар мәктәпләре юк. 1990нчы елларда Алматыда, Семейда татар сыйныфлары оештыра башлаган идек, биш ел чамасы эшләде ул. Татарлар таралып яши, барысын да бер мәктәпкә җыеп укыту мөмкинлеге юк. Ахырдан аннан баш тартырга туры килде. Безгә татар теле укытучылары бары тик якшәмбе мәктәпләрендә генә кирәк булуы мөмкин, ләкин ул акчага гына кешене тотып торуы кыен. Аңа ашарга да, тору урыны да кирәк.

— 1993 елдан чыгучы "Фикер" газетының язмышы бүген нинди?

— Гыйнварда егетләргә миңа бу эш җитте дидем, 27 ел "Фикер"нең мөхәррире булганмын. Без мондагы конгресс җитәкчесе белән икәүләп кеше эзлибез. Яшьләрнең берсе дә риза түгел, алар акчага ияләнгән, бушка эшләми. Быел бер саны да чыкканы юк. Соңгы саны узган елның декабрендә басылды.

— Казакъстанда татарларның киләчәген ничек күрәсез?

— Аның киләчәге Казакъстан татарына гына бәйле түгел. Татарстан яшәсә, читтәге татарлар да шул бөек халыкның бер кисәге булып яшәрләр. Әгәр Татарстан булмаса, гөрләп тормаса, читтәге татарлар әкренләп эреп бетәчәк.

— Сез 61 ел Үзәк Азиядә яшисез. Башта Үзбәкстан, аннан Казакъстанда. Нинди җилләр монда алып килде? Сезне юллама белән җибәргәннәр идеме?

—Мин монда үзем килдем, куып китермәделәр. Институтны тәмамлагач, Үзбәкстанга киттем. Өч дипломлы егет чыгып киттек. Үзбәкстанда 16 ел укыттым. Балалар үсә башлагач, зуррак шәһәргә күчәргә теләдем. Алматы ошап калган иде, анда конференциягә барганым булды. Алматыда казакъ сүзе дә ишетелми, милләтчелек тә юк, бөтен нәрсә тулып ята, муллык. Балаларга үсәргә җиңелрәк дип монда килдем һәм торып калдым. Өч балам да татар кешесе белән гаилә корды. Башкортстаннан бертуган апамның улы казакъ кызын үзенә каратып алып китте.

— Оныкларыгыз татарча беләме?

— Башкортстанда яшәүче бер оныгым минем дәрәҗәдә татарча белә. Калган өчесе татарча аңлый, тик урысча җавап бирәләр. Бишенче онык мәктәпкә йөри, ул теге якка да, бу якка да борыла ала.

— Казакъча беләләрме?

— Аңлыйлар, казакъчаны аңласалар, татарчаны да үзләштерәләр.

— Туган ягыгыз Башкортстанга кайтканыгыз бармы?

— Берничә ел элек кайттым. Былтыр мине конференциягә чакырганнар иде, онлайн катнаштым. Миңа туган авылызга бардык, башкорт авылы икән дип сөйләде оештыручылар. Гафу итегез, бу башкорт авылы түгел, мин үзем татар, шагыйрь Наҗар Нәҗми дә татар иде дип әйтергә мәҗбүр булдым. Татар булса да, татарлыгы өчен көрәшкән мәрхүм Назар Нәҗмине нәтиҗәдә барыбер башкорт дип язып куйганнар.

— Сез яшәгән вакыттан соң авылыгыз хәзер ничек үзгәргән?

Ул вакытта татар авылына кайтсам, хәзер башкорт авылына кайтам

— Әгәр ул вакытта татар авылына кайтсам, хәзер башкорт авылына кайтам. Миңеште – рәсми документларда башкорт авылы, кешеләрен башкорт дип язганнар. Ул миңа яман тәэсир итә, килешә алмыйм моның белән.

— 2019 елда "Без татарлар" һәм "Туфаниада" дип аталган китапларыгыз дөнья күрде. Хәзер яңа хезмәтләр язасызмы?

— Былтыр университет "Идарә психологиясе" китабын бастырып чыгарды. Быел "Югары мәктәп педагогикасы" турында лекцияләр курсы басыла. Ел ахырына кадәр шигырьләр китабын чыгарырга уйлыйм. Тагын бер китабымны Мәскәүдә бастырдым, ул "Аралашу һәм үз-үзеңне тану" дип атала.

— Сез – хосусый саналган "Туран" университеты профессоры. 90нчы еллардан бирле татар җәмәгатьчелеге милли университет оештыруны сорый. Үз уку йортың булмау, татар өчен нинди югалту ул?

— Бу татарны акыл ягыннан хәерчелеккә, акыл зәгыйфьлегенә китерде. Университет – ул халыкның дәрәҗәсе. Милли университетның булмавы безнең түбән дәрәҗәбезне күрсәтә.

— 2012 елда сез "Татарстанга ярдәм фонды" төзергә тәкъдим иткән идегез. Бу идея ник тормышка ашмады?

— Моңа татар җәмәгатьчелеге һәм читтәге татарлар гаепле. Аны башлап җибәрүче актив кеше кирәк иде. Мин дә берәр кеше табарга дип уйламаганмын, башка кешеләрнең дә исләре китмәгән. Бәлки Татарстан ягы кыенсынгандыр, әйтә алмыйм. Безгә башка милләтләрдән дә өйрәнергә кирәк. Кытайларны карагыз, яһүдләрне әйтеп тә торасы юк, оешканнар. Кытай кайда гына яшәсә дә, ул үзенең кытай икәнен белә һәм ярдәм итәргә тырыша.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG