Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда мәктәпләрдә яулык бәйләү мәсьәләсе кискенләшә. Кайбер ата-аналар балаларын читтән торып Русиядә укытмакчы. Рамил хәзрәт Рәхимбаев әйтүенчә, Казакъстанда дин тоткан татар балалары бик сирәк.

Узган атна Татарстан мөфтие Камил хәзрт Сәмигуллин Казакъстанда Евразия голамәләре форумында булып кайтты. Татарстан мөфтияте сәхифәсе язуынча, Камил хәзрәт чарада катнашудан тыш, Казакъстан баш мөфтие Сәрекбай Ораз белән очрашкан һәм анда сүз нигездә мөселман мәгариф системасы тәҗрибәсе турында барган.

Ике мөфти очрашуында мәктәпләрдә яулык бәйләү мәсьәләсе күтәрелгәнме-юкмы, билгесез. Татарстанда бу мәсьәлә элегрәк кискенләшеп алган иде, Казакъстанда исә соңгы айларда яулыклы укучыларны мәктәпкә кертү тыела башлады.

Әлеге хәл беренче булып узган ел сентябрьдә Актүбә каласында кискенләште. Казакъстан мәгариф министрлыгының 2016 елгы "Мәктәп киемендә дини билгеләмә тыелу" турындагы карарына сылтап, өлкәдәге мәктәп мөдирләре укучыларга яулыксыз килүне таләп итте, әти-әниләр белән сөйләшүләр үткәрелде. Яулыкларын салудан баш тарткан укучылар мәктәпкә кертелмичә өйдә калды. Балаларын мәктәпкә йөртмәү сәбәпле, әти-әниләре штрафка тартылды. Алар мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итсә дә, әлегә җиңә алганнары юк.

Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе Жезкент бистәсе хәзрәте Рамил Рәхимбаев бу - вакытлы күренеш дигән өметтә кала. Ул Казакъстанда дин тотучы татарларның аз булуын әйтә, шуңа әлеге проблем аларга кагылды дип булмый.

Рамил хәзрәт Рәхимбаев
Рамил хәзрәт Рәхимбаев

"Мин Татар иҗтимагый үзәге хәрәкәте вәкиле дә буларак Казакъстан буйлап шактый йөрим һәм мөселман татар гаиләләре яки мөселман татар балаларын сирәк очратам. Ә бит Казакъстанда татарларның тарихи эзләре бик тирән.

Менә бу көннәрдә Казакъстанда форумда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин булып китте, әмма ул милләттәшләр белән очрашмады. Мин бу хакта мөфтинең Инстаграм битенә дә яздым. Очрашырга кирәк иде, һәрбер татарның кыйбласы Казан бит. Мине бер генә тапкыр Казанга Бөтенрусия имамнар җыенына чакырдылар. Башка дәшмәделәр.

Казакъстанның кайсы гына шәһәрен алсаң да, татар мәчетләре бар, әмма татар хәзрәтләре юк. Бердәнбер татар телендә вәгазь сөйли торган мәчет Кызылъярда (Петропавловски). Ул мәчетнең имамы вафат булды, хәзер инде хәлләре ничектер - билгесез. Безнең Татар бистәсендә татарлар салдырган өч мәчет бар. Аларның архивларда документлары да сакланмаган. Бер иске агач мәчет бар. Хәзер аны казакълар салды дип үзләренеке итмәкчеләр. Безнең татар халкы йоклый.

Татарлар җырлап, биеп йөриләр, әмма дини яктан битараф

Мин вәгазьләрне казакъ һәм урыс телләрендә алып барырга мәҗбүрмен. Минем җәмәгатьтә йөрүчеләрнең берсе генә татар милләтеннән, ул да татарча белми. Татарлар җырлап, биеп йөриләр, әмма дини яктан битараф. Күп татарлар йә урыслашкан, йә казакълашкан. Телләрен, гореф-гадәтләрен югалттылар, өлкәннәр үлде. Бу хакта Дөнья татар конгерссы рәисе Ринат Закировка да әйткәнем бар. Әгәр безнең элемтәләр бетсә, без казакъка әйләнәчәкбез.

Татар белән казакъта дини аермалар юк дип әйтеп булмый. Мисал өчен, казакъларда мәет озатканда зур итеп – 100, 200 кешелек аш әзерлиләр, татарда андый әйбер юк.

Татарстанда була торган чараларга чакырып торсыннар иде, чөнки Казакъстан татарлары югалу алдында", ди ул.

Актүбә өлкәсенең бер мәктәбендә яулыктан йөрү мәсьәләсе тикшерелә. 2018 ел 3 февраль
Актүбә өлкәсенең бер мәктәбендә яулыктан йөрү мәсьәләсе тикшерелә. 2018 ел 3 февраль

Мәктәпләрдә яулык бәйләү мәсьәләсенә килгәндә, Рамил хәзрәт бу өлкәдә мәктәп мөдирләре белән сөйләшү алып бару яклы.

"Кайбер мәктәп җитәкчеләре белән сөйләшеп килешергә була. Минем мәхәлләдән яулыклы ике кыз мәктәпкә йөри. Мәктәп җитәкчесенә яулыкның бернинди зыяны булмау турында аңлаттык, әлегә проблем юк. Әлбәттә канун нигезендә рөхсәт итмиләр, чөнки дөньяви дәүләттә яшибез диләр. Террорчылык белән куркыталар. Дин тотучыларга хосусый мәктәпләр булдырачаклар дип әйтәләр, әмма аны безгә кем ачып бирсен. Бу - хыял гына", ди ул.

Рәхимбаев татарлар мәчеткә йөрми дисә дә, Алматы шәһәреннән милләте белән татар булган казакъ һәм төрек телен өйрәнүче Айя исемле студент кыз (фамилиясен һәм уку йортын язмауны сорады) аның белән килешми. Ул үзе 13-14 яшьтә яулыктан йөри башлаган.

"Мин башка җирләрдә бәйлим, ә мәктәптә сала идем. Болай ниндидер проблем бар дип санамыйм. Яулыкны тыю ул бит инде кешенең хокукларын бозу", ди Айя.

Мәктәпкә кертелмәгәннән соң, ана белән бала өйләренә кайтып китә. Архив фотосы
Мәктәпкә кертелмәгәннән соң, ана белән бала өйләренә кайтып китә. Архив фотосы

Кеше хокуклары бозылуга нигезләнеп, Казакъстанда хәзер яулыклы кызларның ата-аналары мәхкәмә юлларын таптый. Күптән түгел Актүбәдәге административ мәхкәмә Шалкар шәһәреннән Нурбол Сөендиков һәм Акгөл Молдашеваның шикаятьләрен канәгатьләндермәде. Мәгарифне күзәтү департаменты кешеләре хиҗапсыз балаларын мәктәпкә җибәрмәгән өчен аларны штрафка тарткан иде. Ата-аналар моның белән килешмичә аны шикаять итте. Гыйнварда барлыгы 13 ата-ана штрафка тартылды.

3 февральгә Актүбә өлкәсендә 177 укучы яулыктан йөрү тыелган булу сәбәпле, мәктәпкә йөрмәгән. Өлкә җитәкчеләреннән "әлеге мәсьәләне тиз арада хәл итү" сорала. Ата-аналарга аңлату эшләре алып барыла. Алар исә Конституциядә дин иреге турында язылганга сылтый, балаларын Русиядә дистанцион рәвештә түләп укытырга әзерләнә. Мәскәүдә мондый мөмкинлек булуын алар инде белешкән. Әмма мәктәп җитәкчелеге документларны бирергә теләми.

Актүбә өлкәсе Кандыагаш шәһәреннән Касым Жанбыршин әйтүенчә, ул Мәскәүгә барып укыту нечкәлекләрен сорашып кайткан. Аңа уку өчен ай саен 3800 сум түләргә кирәк булачагын әйткәннәр, аннары кызлары БДИ тапшырырга тиеш булачак. Ул Мәскәүдә аның кызларын укырга алырга әзерлекләре турында белешмә дә алып кайткан.

"Әмма мәктәп мөдире кызларымның документларын бирми", ди ул.

Әлбәттә Русиянең үзендә дә мәктәпләрдә яулык бәйләү мәсьәләсе әледән-әле чыккалап тора. Мордовиядә шулай ук мәхкәмә юлларын таптаучылар булды.

Мордовия укытучылары
Мордовия укытучылары

Узган ел Русия мәгариф министры Ольга Васильева мәктәпләрдә хиҗапларга каршы булуы әйтте. Шул ук вакытта Чечняда киресенчә мәктәп укучыларына хиҗаптан йөрү турында канун кабул ителде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG