Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечня мәктәпләрендә хиҗап ябу турында канун кабул иттеләр


Чечня хатын-кызлары
Чечня хатын-кызлары

Чечня парламенты депутатлары соңгы укылышта "Чечен Республикасында белем бирү турында"гы канунга үзгәрешләрне кабул итте. Әлеге яңалык "укучыларга халык традицияләренә һәм дини ышануларына карап кием кию һәм символга ия әйберләр йөртү хокукы" бирә.

Бу хакта республиканың парламенты сайтында белдерелә.

Чечня парламентының мәгариф, фән һәм мәдәният комитеты рәисе Бекхан Хазбулатов сүзләренә караганда, яңа маддәдә заман рухына туры килә торган юридик норма кертү тәкъдим ителә. "Анда халык традицияләренә һәм дин тотуга карап, федераль кануннарга каршы килмәгән, сәламәтлеккә зыян салмый һәм башкаларның хокукларын бозмый торган кием киюгә һәм символга ия әйберләр йөртүгә укучыларның хокуклары барлыгын исәпкә алына", ди Хазбулатов.

Парламент рәисе Магомед Даудов "Чечня башлыгы Рамзан Кадыров "Русия мәктәпләрендә укучылар хиҗап кияргә тиеш түгел" дигән белдерүләргә беренчеләрдән булып үз фикерен әйтте", дип искә төшерде.

Гыйнвар ахырында матбугат очрашуында Русия мәгариф министры Ольга Васильева Мордовиянең Азюрка авылында мөслимәләргә яулык бәйләүне тыюны хуплавын белдергән иде. Министр сүзләренчә, тирәнтен ышанган кешеләр дини атрибутиканы беренче урынга куярга тиеш түгел, бигрәк тә мәктәптә.

Моңа җавап итеп Чечня башлыгы Инстаграмына зур пост чыгарды. Ул Русия мәгариф министрының мәктәпләрдә хиҗап киеп йөрү дөрес түгел дигән сүзләренә гаҗәпләнүен белдерде һәм яулык темасы башка проблемнарны яшерү өчен генә күтәрелә дип санавын әйтте.

XS
SM
MD
LG