Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петропавловскидагы татар-башкорт мәчетенә ябылу куркынычы яный


Дин-Мөхәммәт мәчете
Дин-Мөхәммәт мәчете

Хакимият мәчетне яңадан теркәү өчен низамнамәдән татар-башкорт сүзен алуны һәм Казакъстан мөселманнары диния идарәсенә керүне таләп итә.

Казакъстанның Петропавловски (татарчасы Кызылъяр) шәһәрендәге татар-башкортларның Дин-Мөхәммәт мәчетенә яңадан теркәлә алмау нәтиҗәсендә ябылу куркынычы яный.

Кызылъяр татарлары хакимият безне берләштереп торучы урын булган, Коръән генә түгел татар теле һәм йолалары да өйрәтелгән мәчетне ябарга тели, дип исәпли.

Күптән түгел мәчет имамы Рафаил Рәҗәпов янына үзләрен Дәүләт иминлеге комитеты хезмәткәрләре дип танытучы ике кеше килгән һәм мәчетнең барлык оригинал документларын сорап алган. Моны алар Төньяк Казакъстан өлкәсенең юстиция департаментында мәчет документларының югалганлыгы белән аңлатып документларны шунда илтеп тапшырачакбыз дигәннәр. Соңрак исә иминлек хезмәте бу эшкә бер катнашы да булмавын, бу эшләр белән дини эшләр идарәсе шөгыльләнүен белдергән.

Мәчетне яңадан теркәү өчен хакимият исламда дини бүленеш юк дип аның низамнамәсеннән татар-башкорт мәчете булуы турындагы сүзләрнең алынуын һәм мәчетнең Казакъстан мөселманнары диния идарәсенә кушылуын таләп итә.

Норвегиядә теркәлгән “Forum 18” халыкара хокук яклау төркеме вәкиленең “Нигә диния идарәсенә керү кирәк?” дигән соравына өлкә дини эшләр идарәсе башлыгы Нурислам Габдуллин: “Безгә Англиядән финансланучы төрле секталар, экстремистик хәрәкәтләр кирәк түгел”, дип җавап биргән.

Татар-башкортлар исә диния идарәсенә кушылганнан соң имамнар өстән билгеләнергә, безнең мәдәни йолаларны дәвам итү мөмкинлегебез бетәргә мөмкин дип борчыла.

Төньяк Казакъстан өлкә дини эшләр идарәсе мәчетне ябарга җыенмавын, мәчетне яңадан теркәү мәсьәләсе хәзер өлкә юстиция департаменты карамагында булуын белдерә.

Юстиция министрлыгы исә мәчетне бары дини эшләр идарәсенең белгечләр хисабында уңай бәяләмә бирелгән очракта гына теркәячәген белдерә.

Шундый сәбәпләр белән Алматыда шыгый азәрбайҗаннар җәмгыяте мәчете дә ябылган. Урыс православ чиркәүләренә, әрмән чиркәүләренә низамнамәләрендәге милләт турындагы сүзләрне үзгәртми генә яңадан теркәлү мөмкинлеге бирелгән.

Кызылъярда 20 меңләп татар яши. 160 ел элек төзелгән Дин-Мөхәммәт мәчете совет чорында ябылып башка төрле максатларга кулланылганнан соң 16 ел элек яңадан мәчет буларак теркәлгән иде.
XS
SM
MD
LG