Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски өлкәсендә мәчетләр халык ярдәме белән салына


Таулы авылы мәчет янында янкорма
Таулы авылы мәчет янында янкорма

Омски өлкәсе Тевриз районының Кипо-Кулар авылында мәчет салу эшенә керештеләр. Мәчет тулысынча халык көче һәм химаячеләр ярдәме белән төзеләчәк.

Омски өлкәсендә алтмышка якын татар авылы бар дип санала. Узган гасырда булган Октябрь инкыйлабына кадәр һәр авылда диярлек мәчет яки гыйбадәт йорты булган. Кайбер авылларда мәдрәсәләр дә эшләгән. Совет хакимлеге елларында аларның күпчелеге җимерелде, җимерелми калганнары клуб яки мәктәп итеп үзгәртелде. Аларның күпчелеге хәзер дә җимерек хәлдә.

Совет хакимлеге таркалганнан соң, гыйбадәт йортларын кабат булдыру мөмкинлеге туды. Омскида да мәчет-мәдрәсәләр төзелеше башланды. Соңгы 20 ел эчендә, мәсәлән, Омскиның үзендә - 6, татар авылларының 18-ендә яңа мәчетләр төзелде.
Усть-Ишим районы Тюрметаки авылының манарасы киселгән, бүгенге көндә җимерек хәлдә булган мәчете
Усть-Ишим районы Тюрметаки авылының манарасы киселгән, бүгенге көндә җимерек хәлдә булган мәчете

Мәчетләр төзү бүгенге көндә дә дәвам итә. Өлкә үзәгеннән 450 чакрым ераклыкта булган Тевриз районында, мәсәлән, соңгы 10 ел эчендә 5 татар авылында яңа мәчет салынды. Туйчы, Ташаткан, Байбы, Отыз һәм Таулы авыллары мөселманнары хәзер намаз укуларны һәм дини бәйрәмнәрне яңа мәчетләрдә үткәрә. Мәчетләрдә дини укулар да алып барыла.

Таулы авылында мәчет буш тормый

Таулы авылы мәчетенә аерым тукталу урынлы булыр. Бу мәчет 2000 елны төзелеп, рәсми теркәлеп, эшли башлады. Әмма озак еллар буена диннән читләшкән халык мәчеткә килергә ашыкмый. Җомга намазын укырга да 2-3 кенә кеше килә.
Таулы авылы мөселманнары. Уртада Руслан хәзрәт Вахитов
Таулы авылы мөселманнары. Уртада Руслан хәзрәт Вахитов

2007 елны Таулы мәчетенә имам итеп Руслан хәзрәт Вахитов билгеләнә. Яшь мулла балаларны һәм хатын-кызларны да мәчеткә җәлеп итү эшенә керешә. Дини бәйрәмнәргә җыелган халык алдында чыгышлар ясый, вәгазь сөйли, ислам динен, дини гадәтләрне аңлата, намаз укырга өйрәтү дәресләре алып бара. Аның хезмәте нәтиҗә бирми калмый, халыкта дингә кызыксыну уяна, мәчеткә йөрүчеләр, намаз укучылар саны күбәя, авылның дини торышы уңай якка үзгәрә башлый.
Таулы мәчетендә хатын-кызлар намаз укый
Таулы мәчетендә хатын-кызлар намаз укый

Мәчеткә гаиләләре белән йөрүчеләр дә була. Мәсәлән, мәчеттә оештырылган дин дәресләренә башта Розалия Рәхимованың 2 кызы – 10 яшьлек Эльмира һәм 12 яшьлек Гөлмира йөри. Кызларына намаз догалары өйрәнгәндә булышып, Розалия ханым үзе дә догалар өйрәнә. Аннары ул кызлары белән җомга намазына йөри башлый. Әнисе һәм апалары белән бергә намаз укырга мәчеткә Розалия ханымның 4 яшьлек улы Азамат та бара.
Таулы мәчете янкормасын төзүдә балалар да булыша
Таулы мәчете янкормасын төзүдә балалар да булыша

“Бүгенге көндә җомга намазында 30дан артык кеше була. Араларында хатын-кызлар һәм мәктәп яшендәге балалар күп. Мәчетебез артык зур түгел. Хатын-кызларыбызга гыйбадәт кылу өчен аерым урын булдырырга уйладык, мәчет янында янкорма төзи башладык”, ди Руслан хәзрәт.

Кипо-Кулар авылында да мәчет булачак

Районның Кипо-Кулар авылында да быел мәчет салу эшенә керештеләр. Төзелеш халыктан җыелган һәм химаячеләр биргән акча исәбенә алып барыла. Төзелеш эше белән 2011 барлыкка килгән һәм рәсми теркәлгән “Бердәмлек” исемле җирле дини оешма җитәкчелек итә. Мәчет авыл уртасында, иске мәчет нигезеннән йөз метр гына читтәрәк, салынырга планлаштырылган.

Мәчет салу күмәк көч белән алып барыла. Авылда яшәүче бер генә гаилә дә читтә калмый, кем кул көче, кем акчалата, кем төзелеш материаллары белән ярдәм итә. Мәсәлән, Рифхат Курмушев бура ясау өчен агач, Мөхтәр Ташкеев һәм Сәлим Юсупов төзү материаллары бирә. Нигез салу, агач эшкәртү, бура бурау кебек эшләр дә халык көче белән алып барыла.
Кипо-Куларда мәчет төзелеше
Кипо-Куларда мәчет төзелеше

Аеруча актив эшләүчеләрнең исемнәрен әйтеп китү дә урынлы булыр. Алар: Равил Гәрәев, Шамил Алеев, Гайнулла Шәрипов, Вилдан Болгарин, Рәис Әбдрәхимов, М.Ташкеев, бертуган Курмушевлар, бертуган Мортазиннар һәм бертуган Рамазановлар.

Кипо-Кулар белән бәйләнешләре булмаган кешеләр дә мәчет төзелешенә ярдәмгә киләләр. Тевриз район үзәгендә яшәүче Руслан Бариев мәчет нигезе чыгымнарын күтәрүче химаяче таба, ком, вак таш кебек, төзелеш материаллары табуда да ярдәм итә. Омскида яшәүче, “Истәлек” предприятиесе җитәкчесе Хәйрулла Абайдуллин мәчет төзелешенә 50 мең сум акча бирә.
Розалия Рәхимова кызлары Эльмира һәм Гөлмира белән
Розалия Рәхимова кызлары Эльмира һәм Гөлмира белән

“Минем бу авыл белән бернинди дә бәйләнешем дә юк. Авылда булганым да юк. Әмма ярдәм сорап килгәч, мин булышырга уйладым. АллаҺ йорты төзелешенә ярдәмгә килү – безнең бурычыбыз,” ди Хәйрулла әфәнде.

Быел башкарылган һәм алда торган эшләр

Шулай күмәк көч белән Кипо-Куларда мәчет төзелеше башлана. Бүгенге көндә мәчет нигезе салынган, бура 7 рәткә күтәрелгән.

Әмма кышкы салкыннар башлану сәбәпле, оештыручылар төзелеш эшләрен быелга туктатып торырга булдылар.
Таулыда нәни кызчык дога кыла
Таулыда нәни кызчык дога кыла

Тевриз районы дини оешмалар берләшмәсе рәисе Руслан хәзрәт Вахитов сүзләренчә, алдагы елда бура тулысынча әзер булырга һәм түбә астына кертелергә тиеш. Аннан соң, тагын бер ел агач бинаның “утыруын” көтәргә кирәк булачак. 2014 елны гына бинаның эчке эшләрен башларга мөмкин булачак. Аннары манара куелачак һәм бина тулысынча мәчет итеп җиткерелгәч, мөселманнарга тапшырылачак.
Таулы мәчетендә намаз вакыты
Таулы мәчетендә намаз вакыты
XS
SM
MD
LG