Accessibility links

Самар Җәмигъ мәчетендә мөселманнарга урын җитмәде


Самар Җәмигъ мәчете янында пылау пешә
Самар Җәмигъ мәчете янында пылау пешә

Самар мөселманнары Корбан гаетен Казан белән бергә 25 октябрьдә үткәрде. Җәмигъ мәчете мөселманнарны сыйдыра алмады.

Самар өлкәсендә туксанлап мәчет, бер дистә намаз уку йортлары эшли. Самарның үзендә биш мәчет һәм бер намаз йорты бар. Җомга намазларында урыннар проблемы булмаса, гаетләрдә мәчетләргә халык сыймый.

Корбан гаете көнне иртәнге сәгать җидедә Самар Җәмигъ мәчетенең өч каты да халык белән шыгрым тулы иде. Гает намазы иртәнге сигездә башлангалыктан, бер сәгать буена халык агылды да агылды. Килүчеләрнең һәммәсенең дә диярлек култык астында намазлыклар иде. Көчәйткечләр аша мәчет йортының теләсә кайсы почмагына ишетелерлек вәгазь яңгырады.

Бина эченә сыймаганнар исемлегендә мөфтиятнең идеологы Радик Газизов та бар иде. Намазга кадәр мин аңа сораулар да бирдем.

– Радик әфәнде, итекченең итеге юк дигән әйтем бар. Сез ничек урамда калдыгыз?

– Күпме халык мәчеткә сыймаганны чамаларга дип калдым.

– Җәмигъ мәчете күпме халыкка исәпләнгән?

– Эченә биш меңгә якын намаз укучы сыя. Менә үзегез дә күрәсез йортта да шул кадәр ук халык.

– Сез мәчетләргә яшьләрне китерү юнәлешендә көч куясыз. Нәтиҗәсе бармы?

– Аллага шөкер, күзгә күренеп яшьләрнең килүе арта бара.

– Азия, кавказлар актив. Татарлар ничек?

– Беренчедән, мәчетләргә кайсы милләттән күбрәк килүе бик мөһим түгел. Җәмгыятебезгә айнык, тәртипле, инсафлы һәм уңган ватандашлар кирәк. Ислам юлындагылар никадәр күп булса, шул кадәр тормыш тотрыклы. Татарлар да, калышмыйлар. Самар динле төбәкләр исемлегендә, диде Радик Газизов.

Самар зур-зур бистәләрдән тора. Шәһәрнең үзәгендә өч мәчет, Кряж, Зубчаниновка бистләрендә берәр мәчет эшли. Ә менә зур гына Кызыл Балчык бистәсендә әле һаман җир ала алмыйлар. Дөрес, Самар шәһәр башлыгы Дмитрий Азаров бу юнәлештә хәрәкәтләнә башлады кебек.

Гает намазы вакытында Самарда беренче кар бөртекләре очты. Урамдагылар суыкка карамыйча асфальт өстендә намазларын тәртипле генә башкардылар. Вәгазь татар һәм урыс телләрендә барды. Татарча сөйләгәнне дә үзбәк, казакъ,
кыргыз, таҗик, төрекмән һәм Кавказ халыклары дикъкать белән тыңладылар.

Намаздан соң халык рәхәтләнеп кайнар чәй эчте, казаннан пылау ашады, татарның җылы өчпочмагы белән сыйланды. Гает намазы ул – дусларның, туганнарның очрашу урыны да. Шуңа да төркем-төркем ирләрнең кул кысышуларына, кочаклашуларына сокланып карап торырга туры килде. Мәйданда хатыннар булмады, чөнки гаетләрдә хатын-кызлар ирләрен өйдә коймаклар пешереп каршы алалар.
XS
SM
MD
LG