Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау мөселманнары да Корбан гаетен атнакич уздырды


Ижау Җәмигъ мәчетендә Гает намазы
Ижау Җәмигъ мәчетендә Гает намазы

Удмуртия мөфтие Фаиз Мөхәммәтшин Корбан гаетенең бер көндә укылмавына, мөселманнарның бердәмлеге югалуга борчыла.

Ижау Җәмигъ мәчете ишек алдында иртәнге сәгать җидедә үк гаеткә килүчеләр инде байтак иде. Яңа мәчетнең ике катында да ир-атлар бик тыгыз рәтләрдә утырса, иске мәчетнең бүлмәләрендә хатын-кызлар да күпләп җыелган.

Удмуртия мөселманнары мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин вәгазендә Корбан гаетенең фазыйләтләрен аңлатып үтте. Дин кардәшләребезне бердәмлеккә чакырды, үз тирәбездәге ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең күңелен күрергә өндәде. Шулай ук ул ата-аналарны, балаларны тәбрикләргә, хәлләрен белергә чакырды.

Җәмилә Галиуллина
Җәмилә Галиуллина
Дин кардәшләребез мәчеткә күтәренке күңел белән килгән. Җәмилә Галиуллина кызы, оныклары белән бергә гает намазын укырга инде беренче тапкыр гына килми икән. Гает намазыннан соң корбан чалырга ниятләре.

Азат Вәлиуллин әтисе белән бергә иде. Алар шундый бәйрәмнәрне калдырырга тырышмый.

Гает намазыннан соң Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин халыкның күп булуына сөенечен җиткерде. Әйтергә кирәк, соңгы елларда шәһәрнең яңа ачылган “Иман нуры” мәчетендә дә, шәһәр үзәгендә төзелеп килүче яңа мәчет бинасында да гает намазларына дин тотучылар күпләп йөри. “Удмуртиядә Корбан гаете эш көне. Шуңа да карамастан, дин тотучылар мәчеткә бик күп килгән. Әле ял көне булса, тагын да кеше күбрәк булып иде. Димәк, дини йолаларны үтәп яшәүчеләр саны арта”, диде Фаиз хәзрәт

“Әлбәттә, дин кардәшләребезне быел корбан гаетенең илдә бер көндә укылмавы да бик борчый. Бу мөселманнар арасында бердәмлекне югалтуга җирлек” дигән фикерен дә өстәде мөфти.

Пылау һәм чәй табыны
Пылау һәм чәй табыны
Быелгы Корбан гаетенең үзенчәлеге – гает намазыннан соң мәчет ишек алдында меңләгән халыкны кайнар пылау һәм чәй белән сыйладылар. Әлеге хәлне мөфти болай аңлатты: “Гаеткә кадәр бер атна элек Гаяз исемле бер олы яшьтәге абый килгән. 86 яшь аңа. Акча биреп, шул акчага гаеткә килүчеләрне ничек тә булса җаен табып, сыйларга нияте икән. Мәчет әһелләре киңәшләшеп, таҗик милләтеннән оста пылау пешерүчене табып, дин кардәшләребезне сыйларга булган. Гает көнне иртән иртүк алар берничә казанда пылау пешергән. Мең кешегә җитәрлек савытлар, калаклар, стаканнар сатып алганнар. Бер генә тәлинкә дә калмады, халык пылауны бик яратып ашады. Моны, бәлки, традициягә дә кертербез”, диде Фаиз хәзрәт.

Рөстәм Абаев
Рөстәм Абаев
Дин кардәшләребезгә сый-хөрмәт бик ошаган. Рөстәм Абаев: “беренчедән, җәмәгать белән намаз укыдым. Күңелем шат. Икенчедән, гаеттән соң эшкә барам, мәчеткә ач карын белән килдем, тәмле пылау бик яхшы булды”, диде.

Мәчет ишек алдында сәдака салу өчен берничә әрҗә куелган иде. Бик сирәк кеше генә алар янында тукталмый узып киткәндер. Равил ага Мәһдиев сәдака салучыларга дога кылып торучыларның берсе.

Әңгәмәдә күп дин тотучылар гаеттән соң корбанлыклар әзерләп куюларын да җиткерде. Корбанлыкны алдан кайгыртмаучыларга мәчет каршында машиналардан куйлар сатылды.
XS
SM
MD
LG