Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар Каргалыда мөселман гаиләләр мәчеттә аралаша


Татар Каргалы мөселманнары
Татар Каргалы мөселманнары

Татар Каргалы авылында яшәүче мөселманнар Ак мәчеттә бергәләп мөселманча ял итү һәм аралашу кичәләре дә уздыра.

Татар Каргалы авылында яшәүче әлеге мөселманнарны бер авылда гомер итүләреннән тыш, мөселманча яшәү рәвеше дә берләштерә. Авылдагы өч Аллаһ йортының берсендә - Ак мәчеттә мөселман гаиләләре җыелды.

Җыенны сүрә уку белән башлап җибәрделәр. Әлеге хатын-кызларның күпчелеге бу мәчеткә балалары белән дини укулар дәресләренә йөрүчеләр һәм мондый очрашулар җәй айларында укуларга йомгак ясау максатыннан да оештырыла. Бу изге йортта 80 яшьлек әби белән бергә берничә айлык сабыйны да күрергә мөмкин иде.

Гомумән, нәниләрнең күплеге - узган елда Татар Каргалы авылында йөз баланың дөньяга килүе белән дә аңлатыла. Соңгы халык санын алу нәтиҗәләренә караганда, төбәктә яшәүчеләрнең саны ике йөз меңгә кимегән булса, бу татар авылында киресенчә арткан. Балаларга ислам нигезләрен өйрәтүнең бер төре - җәйге айларда балалар өчен мөселман аланнарын да оештыру.

Татар Каргалыда мөселман балалары
Татар Каргалыда мөселман балалары
Ак мәчет каршында ачылган төркемгә йөрүче сабыйлар өчен: иман, ислам, Мөхәммәт пәйгамбәр сүзләрен төзү бәйгесе кыенлык тудырмады. Пазлларны җыю да, яфраклардан сүзләр төзү дә алар өчен күмәк эш, ә бу инде кече яшьтән үк бердәмлек үрнәге. Әлеге кичәгә җыелучыларның үзенчәлекләре дә шунда: бәйрәмдә катнашучы гаилә әгъзаларының яшенә карамастан, барысының да гаиләсендә Ислам диненә зур игътибар бирелә.

“Изге максатыбыз – мөселман гаиләсендә балаларга дөрес тәрбия бирү. Иң беренчесе һәрбер гаиләдә Пәйгамбәребезнең үрнәге булырга тиеш”, дип сөйләде, оныгы һәм килене белән бәйрәмгә килүче Римма Хәбибуллина.

Бәйрәм табыны
Бәйрәм табыны
Бәйрәмгә килүчеләрнең һәрберсе мөселман кардәшләрен сыйларга дип үзләре пешергән һәм гаиләләрендә яратып ашаган милли ризыкларны алып килгән. Буыннан буынга бу гаиләләрдә ислам диненең җебе өзелми, әби-бабалары динле булган, инде хәзер аларның балалары, оныклары намазга баскан.

Шулай итеп, әлеге бәйрәмнәрдә балалар диннең олылар өчен генә түгеллегенә тагын бер тапкыр инанып, якыннары үрнәгендә ислам дине кагыйдәләре буенча яшәүдә, җиңеллек бирсен, изге Коръәндә куелган таләпләрне тиешенчә үтәргә насыйп итсен, дип теләделәр.
XS
SM
MD
LG