Accessibility links

Казакъстанның Актүбә мәктәпләрендә яулыклы кызларны укырга кертмиләр


Актүбә хакимияте бинасында ата-аналар һәм полиция

Казакъстанда өченче уку чиреге Актүбә мәктәпләрендә яулыклы кызларны укырга кертмәү низагы белән башланды. Ата-аналар, ярдәм сорап, өлкә хакимиятенә дә барган, ләкин аларның гозерләре кире кагылган.

8 гыйнвардан Актүбә мәктәпләренә яулыклы кызларны кертми башлаганнар, дип яза Казакъстанда эшләүче Азаттык радиосы. Дистәдән артык хатын дүшәмбе Актүбә өлкәсе хакимиятенә төбәк башлыгы Бердыбек Сапарбаев белән сөйләшергә барган. Аналар, гомум мәктәпләрдә яулыклы кызларга укырга ярамый икән, алар өчен аерым мәктәпләр ачсыннар, дигән тәкъдим белән чыга.

Ата-аналар белән сөйләшергә өлкә мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләззәт Оразбаева һәм диннәр эшләре департаменты җитәкчесе Жолдас Калмагамбетов чыккан. Бер сәгатьтән артык барган сөйләшүләр уңай нәтиҗә бирмәгән.

Ләззәт Оразбаева сүзләренә караганда, фәрман бар (мәктәп киеме турында Кахакъстан мәгариф министрлыгы фәрманы - ред.), аны бозарга ярамый. "Әгәр балалар яулык аркасында дәресләрне калдыра икән, моның өчен ата-аналар җаваплы. Бу минем фәрман түгел, бу министрлык фәрманы. Барлык балалар да мәктәп формасында йөрергә тиеш", дигән мәгариф түрәсе.

Калмагамбетов яулыкларны мәктәптә генә салырга кирәк, "башка вакытта бала яулыктан йөрсен, беркем дә дини карашларга тыкшынмый," дип ата-аналарны "тынычландырган". Аның сүзләренчә, дөньяви җәмгыятьтә кануннарны үтәү беренче урында булырга тиеш.

Диннәр эшләре департаменты мәгълүматына караганда, Актүбә өлкәсе мәктәпләрендә укучы 338 кыз яулыктан йөри.

Яңа уку елыннан Актүбә шәһәрендә 170 кыз яулыкларын салудан баш тартулары өчен мәктәпләргә кертелмәгән. Аңлату эшләре алып барганнан соң, 13 кыз яулыкларын салган, дип хәбрә ителә.

Казакъстан мәгариф министрлыгының мәктәп киеме турындагы фәрманы 2016 елны 14 гыйнварында дөнья күрде. Актүбә, Көнбатыш-Казакъстан, Магнистау, Көньяк Казакъстан өлкәләрендә йөзләгән ата-ана әлеге фәрманның Коснтитуциягә һәм халыкара килешүләргә каршы килүен тануны таләп итә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG