Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар конгрессы вәкиле Башкортстандагы җанисәп турында әйтмәгәннәрне башкаларга әйтергә туры килде


Камал театрында узган "Милләт җыены"

Быелгы "Милләт җыены"ның игътибар үзәгендә җанисәп булды. Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле җанисәп мәсьәләсе иң кискен булган бу республикадагы моңа бәйле хәлләрне күрмәмешкә салышты.

"Милләт җыены" чарасының төп утырышы Галиәскар Камал исемендәге театр бинасында узды. Татарстан, Русия төбәкләре һәм чит илләрдән 500 вәкил катнашкан бу чара быел икенче тапкыр уза. Былтыр җыен "Татар халкының үсеш стратегиясе"н кабул итәр өчен җыелса, быел анда быел узарга тиешле җанисәпкә әзерләнү мәсьәләләре күтәрелде.

Васил Шәйхразиев
Васил Шәйхразиев

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев чыгышының башында ук татарлар өчен иң мөһим өч төбәкне атады – Татарстан, Башкортстан һәм Себер. "Татарстан белән Башкортстанда яшәгән 3 миллион татар – безнең умыртка баганабыз", дип, Шәйхразиев Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Әлфрид Дәүләтшинга сүз бирде. Татарлар нәкъ менә Башкортстанда җанисәп алдыннан иң зур кыенлыклар белән очраша. Ләкин Дәүләтшин, саклык күрсәтеп, Уфа татарлары проблемнарына артык кагылмады, гомумирәк сүзләр белән сөйләргә тырышты. Аның каравы Татарстан язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Ркаил Зайдулла бу мәсьәләләрне ачып салды.

Ркаил Зәйдулла
Ркаил Зәйдулла

— Ничек кенә авыр булмасын, күрше Башкортстанда татар халкын бүлгәләргә маташучы аерым бер төркемнәрнең эшчәнлегенә игътибар итми мөмкин түгел. Андагы кайбер кайнарбашлар татар дигән халык юк, ул 1920 елда гына большевиклар тарафыннан барлыкка китерелгән ясалма милләт дип лаф ора. Янәсе, Казан татарлары алар чукынмаган чуашлар, мишәрләр исә аерым халык, калганнары үз тамырларын оныткан башкортлар. Бер караганда, бернинди фәнни нигезе булмаган әлеге инсинуацияләрне телгә дә алмаска кирәктер. Тик бу бәндәләр ниндидер фән кандидатлары бит, шул сафсата өчен эш хакы алалар. Коры энтузиазм белән генә алар берни дә майтара алмас иде, артларында административ ресурс торганы күренеп тора, дип үз сүзен башлады ул.

"Милләт җыены"
"Милләт җыены"

Зәйдулла сүзләренчә, татар телен "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты" дип игълан итү, шушы диалектта республикакүләм диктантлар яздыру үзе үк күп нәрсә сөйли.

Мишәр ул аерым халык дигән коткы торган саен көчәя бара

— Татарларга сез фәлән кабиләдән чыккан, сез үзегезнең башкорт икәнегезне оныткансыз, дигән фикерне сеңдерү өчен "фәнни-гамәли" конференцияләр оештырыла. Моңа район башлыклары, бюджетка бәйле хезмәткәрләр җәлеп ителә. Яңарак кына татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә район исемнәре язылган мәһабәт һәйкәлләрне җимереп, төрле кабилә исемнәре язылган стеллалар утыртып чыктылар. Күптән түгел Балтач район үзәгендә мишәр тарихи-мәдәни үзәге ачылды. Әлеге чарада татарларга каршы чыгышлары белән атаклыга әйләнгән бәндәләр белән бергә республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова да катнашты. Мишәр ул аерым халык дигән коткы торган саен көчәя бара. Бакалыда исә "Башкортстан керәшеннәренең тарихи-мәдәни үзәге" эшли, - дип искәртеп үтте язучы.

Зәйдулла шулай ук быел җәй Мөслимдә булган хәлләрне дә искә төшерде.

— Аппетит ашаганда килә, диләр. Быел Мөслимдә булган Федераль авыл сабантуенда Башкортстан парламенты вице-спикеры, Дөнья башкорт корылтае президиумы рәисе Эльвира Аиткулова Мөслимнең Башкортстан өчен мөһим булуын белдерде, янәсе, Мөслим районы – Иректе һәм Кара-Табын ырулары җирләре. Әллә инде Мөслим чигенә дә яңа стелла куярга исәпләре бармы? Бер караганда, моның ише кешеләрнең теләге аңлашыла – алар башкорт халкының санын арттырырга тели. Артсыннар. Ләкин ул татар халкының санын киметү хисабына булырга тиеш түгел. Сан арттыруның бер генә юлы бар, - диде Зәйдулла.

Әлфрид Дәүләтшин
Әлфрид Дәүләтшин

Ә Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Дәүләтшин исә күбрәк төбәкләрдә милли мәгарифне үстерү турында сөйләде.

— Татар балаларына дин, тарих, татар телен, гореф-гадәтләрен өйрәтерлек һәм үз аңын ныгытырлык уку йортлары булса, халкыбызның киләчәге өметле. Ассимиляциягә һәм демографик фаҗигагә каршы тору ысулы – мәгариф һәм мәгърифәт булуда, диде ул.

Тубыл шәһәре татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева да үз төбәгендә милли мәгарифнең зур кыенлыклар кичерүен әйтте.

Гөлсинә Ташкеева
Гөлсинә Ташкеева

— Үз вакытында Тубыл педагогик институтында татар кафедрасы ачылып, анда татар теле укытучыларын әзерләделәр. Татар теле укытучыларын Төмән дәүләт университетында да әзерлиләр иде, әмма бу ике уку йортында да татар теле юнәлеше ябылды, шуның аркасында татар мәктәпләре дә күпләп ябыла башлады. Элек татар теле укытыла торган 119 мәктәп булса, хәзер андый мәктәпләр 50гә калды. Тубыл педагогика институтында татар кафедрасы ябылды, шуңа күрә татар укытучылары җитеп бетми, - диде Ташкеева.

Аның сүзләренчә, Төмән өлкәсендә 1960 елга кадәр Казаннан татар теле укытучылары килеп белем биргән, уку әсбаплары белән тәэмин итеп торганнар. 1990нчы елларда Татарстанда милли күтәрелеш тәэсирендә бу эш тагын да яхшырак алып барыла башлаган. Тубыл педагогия институтында һәм Төмән дәүләт университетында милли белгечләр әзерләү дә шушы елларда башланып киткән. Әмма бүгенге көндә әлеге милли мәгариф чыганаклары эшчәнлеген туктатты, диде Себер төбәге вәкиле.

Җырлап-биеп кенә татар халкын саклап булмый

— Тубылда татар мәдәни үзәге эшли, мәдәни тормыш гөрли, ләкин җырлап-биеп кенә татар халкын саклап булмый. Тубыл шәһәрендә яшәүчеләрнең 37 проценты - татарлар. Балаларны кечкенә вакыттан татар мохитендә тәрбияләмәсәң, алар татарлыктан ычкына. Шуңа күрә беренче урында мәгариф проблемы тора. Иң мөһим проблем – телебезне саклау, - диде Гөлсинә Ташкеева.

Төбәкләрдә татар мәктәпләре ачу кирәклеге хакында Самар татар мәктәбе мөдире Радик Газизов дә әйтте. Дөрес, ул фикерен җыен мөнбәреннән түгел, форсаттан файдаланып, бүләк алырга чыккач микрофон аша әйтте. Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать итеп, "Быел Самарның "Яктылык" татар мәктәбе укучысы БДИда урыс әдәбиятыннан 100 балл җыйды, инглиз теленнән – 92 балл, урыс теленнән – 95 балл. Без дә полилингваль мәктәпкә лаек булабыздыр инде? - диде.

Шәймиевнең: "Балаларыгызны Актанышта ачылган полилингваль мәктәпкә алып килегез" дигән сүзләрен Самар татарлары ничек кабул иткәндер?

Миңтимер Шәймиев
Миңтимер Шәймиев

Төбәкләрдә татар телен укыту, өйрәнү ягыннан кыенлыклар хакында юрист, "SERGIS" адвокатлар коллегиясе партнеры Гөлнара Сергеева чыгышында да әйтелде. Ике ел элек Дөнья татар конгрессы аның белән килешү төзеп, җанисәп вакытында татарларның хокуклары бозылган очракта, Сергеева юрист ярдәме күрсәтергә тиеш иде. Шәйхразиев сүзләренчә, килешү бер елга төзелгән булса да, татарлардан мөрәҗәгатьләр шактый күп килә, шуңа күрә конгресс Сергеева белән хезмәттәшлекне тагын бер елга озайтырга булган. "Без җанисәпкә дип кенә килешү төзегән идек, әмма безнең эшчәнлек киңрәк булды", диде Милли шура рәисе.

Сергеева үз чыгышында "халык санын алуга әзерлек барышында проблемнар булмады, шул ук вакытта Русиянең төрле өлкәләрендә татарларның хокукларын бозу очраклары арта бара" дип билгеләп узды. Шикаятьләрнең иң күбе мәгариф өлкәсенә кагыла. Төбәкләрдә татарларның туган телен өйрәнү хокукы бозыла, аларга татар телен уку мөмкинлеге тудырылмый.

Гөлнара Сергеева
Гөлнара Сергеева

— Конгресс монда катгый позициядә тора – Русия ватандашлары туган телләрен өйрәнү хокукына ия. Без ата-аналар теләген үтәүдән баш тартуның һәр очрагын җентекләп өйрәнәбез. Еш кына аларга формаль сәбәп белән каршы киләләр – мөмкинлекләр юк, диләр. Безгә андый шикаять кергән очракта конгресс прокуратурага андый җавапның кануннарга туры килү-килмәвен тикшерүне сорап мөрәҗәгать җибәрә, - дип сөйләде Сергеева.

Аның сүзләренчә, конгресска еш кына төбәкләрдәге татар авылларындагы ата-аналардан шикаятьләр килә, алар авылларында татар мәктәпләре ябылуга зарлана. "Һәр очракта да белем бирү оешмалары ягыннан кире кагуларны җентекләп өйрәнәбез", диде юрист.

Милли мәгарифтән кала, татарлар төбәк мәктәпләрендә яулык киеп йөрү хокукы чикләнү аркасында да конгресстан ярдәм сорый. Сергеева монда Мордовиянең Азюрка авылында укучы балаларга яулык киюне тыю очрагын искә төшерде. "Конгресс татар хатын-кызлары һәм мәктәпләрдә укучы кыз балалар хокукларын яклау турында белдерү белән чыгарга мәҗбүр булды", дип искәртте Сергеева. Аның сүзләренчә, нәкъ менә татар конгрессының актив позициясе аркасында Азюркадагы проблем хәл ителгән.

"Милләт җыены"нда катнашучылар
"Милләт җыены"нда катнашучылар

Төбәкләрдәге татарларны борчыган тагын бер мәсьәлә – мәчет төзү өчен җир кишәрлеге алу авырлыклары.

— Еш кына мәчет төзү өчен җир алуга ниндидер ясалма киртәләр корыла, нәтиҗәдә мөселманнар башка төбәк яки шәһәрләрдәге мәчетләргә йөрергә мәҗбүр, - диде Сергеева һәм мисал итеп Калининград шәһәре мәчетенең 10 ел буе төзелә алмавы очрагын китерде. Ул Милли шура исеменнән Калининград өлкәсе җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, озак елларга сузылган мәчет төзелеше мәсьәләсен хәл итү юлын табуны сорарга тәкъдим итте.

Гөлнара Сергеева шулай ук татарлар күпләп яши торган төбәкләрдә татар артистлары концертларына киртә кую очракларына да тукталды. Ниндидер төбәкне атап әйтмәсә дә, монда Башкортстан турында сүз барганы аңлашылды. Җанисәп алдыннан урыннардагы хакимият вәкилләре татар җырчылары Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова, Данир Сабиров һәм башка артистлар концертларын уздыруга аяк чала. Азатлык мәгълүматынча, бу елның яз һәм көз айларында гына да Башкортстанда 80нән артык татар концерты уздырылмый калган яки тыелган.

Мондый кәгазьләр белән концерт куеп йөрү мәдәният идеология ягыннан контрольдә тотылганда кулланыла иде

— Җирле хакимиятнең кайбер җитәкчеләре концертлар уздыруга ниндидер уйлап табылган киртәләр кора. Алар моннан 30 ел элек гамәлдә булган маршрут кәгазьләре таләп итә. Мондый кәгазьләр белән концерт куеп йөрү мәдәният идеология ягыннан контрольдә тотылганда кулланыла иде. Без шул рәвешле татарларның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә хокуклары бозыла, артистларның эшмәкәрлек эшчәнлегенә каршылык тудырыла дип саныйбыз, - диде адвокат һәм бу фактлар прокуратура һәм мәхкәмә органнарына мөрәҗәгать итүгә нигез булып тора ала, диде.

Шундый очракларның берсе хәзерге вакытта мәхкәмәдә тикшерелә, диде Сергеева Фирдүс Тямаев очрагын күздә тотып. Адвокат сүзләренчә, андый фактлар кабатланса, җитмәсә, бу җанисәп кампаниясе алдыннан булса, Татар конгрессы бөтен рөхсәт ителгән ысуллар белән татарларның хокукларын якларга әзер.

Җанисәптә катнашу юлларын аңлатып, Сергеева моны Дәүләт хезмәтләре сайты аша электрон рәвештә узарга чакырды. Бу иң объектив, уңайлы, ышанычлы юл, диде ул. Юрист шулай ук анкетаны сан алучы тутырган очракта планшетка кертелгән мәгълүматны фотога төшереп алырга киңәш итте. "Бәхәсле очракта аны дәлил буларак кулланып була", дип искәртте адвокат.

Фирдүс Тямаев
Фирдүс Тямаев

"Милләт җыены"нда Сергеева телгә алган артистларның берсе, танылган җырчы Фирдүс Тямаев та чыгыш ясады. Ул халык санын алу алдыннан татарларны берләшергә чакырды.

— Без мишәрләргә, типтәрләргә бүленеп йөрергә тиеш түгел, бу дөрес түгел, үзебез дә кайвакыт шаярып алабыз, тик без татар булып калабыз, - диде җырчы. Җанисәпне ул "зур көрәш, милләтебезнең сынавы" дип атады.

— Үз телен, милләтен яраткан кеше – ул бәхетле кеше. Утлар сүнсенме, сулар бассынмы, без баянны тотып "Без татарлар" дип һәрвакыт җырларга тиеш, диде Тямаев, Башкортстанның Миякә районында булган хәлләрне күздә тотып, һәм шунда ук кулына баян алып, җырлап та җибәрде.

Миңтимер Шәймиев(с) һәм Рөстәм Миңнеханов
Миңтимер Шәймиев(с) һәм Рөстәм Миңнеханов

Татарларны җанисәп алдыннан берләшергә чакырып, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев тә үз сүзләрен әйтте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (23)

XS
SM
MD
LG