Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Нәрсә эшләсәк тә, Калининградта мәчет салырга рөхсәт бирмәячәкләр"


Калининградта төзелеп бетмәгән мәчет

Калининградта мәчет төзү өчен көрәшүче мөселман активисты Артур Русяев Азатлыкка бу эшнең авырлыклары турында сөйләде. Җирле губернатор белән патриарх Кирилл идарә итә, ул ирек бирми, ди активист. Дин иреге булмаса, Русяев Калининградтан китәргә җыенуын әйтә.

Бу атна башында Калининград шәһәрендә Русия хәрби көчләренең мәчете барлыкка килергә мөмкин дигән сүз таралды. Бу Калининградта яшәүче мөселман активисты Артур Русяевка Русия саклану министры Сергей Шойгудан килгән җаваптан соң шулай шәрехләнде. Ләкин Русяев барыбер Калининградта мәчет салыначагына ышанмый.

2020 ел башында Калининград өлкәсенең "Мәхәллә Иршад" дини төркеме рәисе Артур Русяев Русиянең саклану министры Сергей Шойгуга Русия хәрби көчләренең төп мәчетен Калининград шәһәрендәге "Южный" паркында төзергә рөхсәт сорап мөрәҗәгать итте. Бу урында 2010 елда мәчет салына башлаган иде. Ләкин 2013 елда төзелеш туктатылды һәм мәхкәмә мәчет өчен җир кишәрлеген бүлеп бирүне канунсыз дип тапты. Сентябрьдә Артур Русяевның гозеренә Русия саклану министры Сергей Шойгудан җавап хаты килеп төште. Анда мәчет салуны Тәлгать Таҗетдин җитәкләгән Русия үзәк диния нәзарәте, Равил Гайнетдин рәислек иткән Русия диния нәзарәте һәм Исмәгыйль Бердыев җитәкләгән Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион шурасы белән килештереп эшләргә кирәклеге әйтелде.

Бу мәсьәләне Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия диния нәзарәтеннән кала, бер мөфтият тә әлегә шәрехләмәде. Русия дини нәзарәте фикеренчә, бүген илдә мәчетләр җитмәү мәсьәләсе кискен тора. Шул ук вакытта алар мәчетне Калининградта түгел, ә Русия хәрби көчләре чиркәве урнашкан Мәскәү өлкәсенең "Патриот" паркында төзергә кирәк дип саный. 2020 елда Русия саклану министрлыгы белән "Патриот" паркында мәчет салу эшен башлавын да әйттеләр. Шул ук вакытта алар Сергей Шойгуның Артур Русяевка язган таләпләре кануни түгел дип белдерде.

"Без Русяев мөрәҗәгатенә җавап хатында коррект булмаган әйберләр булуына игътибар итәбез. Конституция дә, "Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турындагы" федераль канун да мәчет төзүгә җир кишәрлеген бүлеп бирер өчен бәйсез дини оешмаларның позицияләрен килештерү шартын куймый. Канунда каралмаган мондый таләпләр кую башкарма хакимият тарафыннан дини оешмаларның эчке тормышына тыкшынуы буларак аңлатылырга мөмкин", диелә Русия диния нәзарәтенең матбугат хезмәте мөрәҗәгатендә.

Артур Русяев – җиде ел элек ислам динен кабул иткән урыс милләте вәкиле. Узган ел аның үз җирендә мәчет булып хезмәт иткән бинаны хакимият җимереп китте. Шуннан соң ул кабат мәчет салырга кереште. Гәрчә бинаның статусы гыйбадәтханә саналмаса да. Русяев Азатлыкка Шойгуга язган мөрәҗәгате, Калининградта мәчетләр салырга рөхсәт алып булмавы, куәт структураларыннан басым булуы турында сөйләде.

Артур Русяев
Артур Русяев

Артур әфәнде, Калининградта мәчет салуны сорап ни өчен Русия саклану министрына мөрәҗәгать иттегез?

— Без ни өчен мөрәҗәгать иттек? Кубинкада чиркәү торган сыман (Мәскәү өлкәсенең Кубинка шәһәрендә Русия хәрби көчләренең төп чиркәве) ислам үзәге кирәк. Без алардан акча сорамыйбыз. Бары төзелеп бетмәгән мәчетне бирегез дибез. Иншалла, төзеп чыгабыз һәм бу бөтен илгә дә, сәясәт өчен дә яхшы булачак. Бу безнең форпост. Һәрвакыт Европадан һөҗүм иткәннәр. Без мөселманнар, христианнар, яһүдләр белән бергә һөҗүм башында торабыз. Ни өчен шулай эшләмәскә? Уйлаштык һәм шундый карарга килдек. Безне Шойгу хуплады. Хәзер кардәшләребез хуплауны көтәбез. Бу иң катлаулысы.

Шойгу үз җавабында әлеге мәсьәләне өч мөфтият белән килештерергә кирәк дип язды. Сезнең мөфтиләргә мөрәҗәгать иттегез. Нинди дә булса җавап булдымы?

— Узган җомгада ук мөрәҗәгать юлладым. Махсус видеоролик яздырдым. Теләсә кайсы һәйкәлне, каберлекләрне карасаң, анда безнең бабаларыбыз ятканын күрәсең. Мөфтиятләрдән әлегә җавап булмады.

Без нәрсә генә эшләсәк тә, Калининградта мәчет салырга рөхсәт бирмәячәкләр. Чөнки патриарх Кирилл гыйбадәтханә төзүне тыйды. Ә безнең губернатор белән ул идарә итә. Монда бер мәчет тә салырга рөхсәт бирмиләр.

—​ Сезнең мөрәҗәгатьтән соң үзгәрешләр күрәсезме? Җирле түрәләр нәрсә ди?

— Бөтенесе тыныч кына утыра. Алар Мәскәүнең нәрсә әйтүен көтә. Бетте. Безнең хакимият – беркем түгел. Әгәр Мәскәү аларга әйе йә юк дип әйтмәсә, алар тычкан кебек утырачак.

—​ Ә Калининград өлкәсендә мәчетләр никадәр җитми?

— Монда мәчетләр бөтенләй юк. Берәү дә. Бары минеке генә бар. "Южный" паркында мәчетне тартып алдылар. Аның өчен безгә 66 млн сум акча бирделәр. Ә мәчет төзер өчен бер җирдә дә җир кишәрлеге бирмиләр. Без "Мәскәү" мәдәният йортын сатып алырга теләгән идек. Шундук куәт структуралары аның хуҗасын тапты, аңа янадылар, корылманы сатмаска куштылар. Ул барыбер сатарга теләде. Шуннан соң куәт структуралары безнең дини оешманы рейдерлык аша басып алды һәм акчаларны тартып алды. Шундук җирле хакимият безгә сукбайлар да йөрми торган сазлык җир бирде. Ә болай бездә җәмигъ мәчете бөтенләй юк. Минеке бар иде, аны да җимереп киттеләр. Хәзер мин яңасын салдым. Калининград шәһәре читендә бер йортка терәп салынган кечкенә генә мәчет бар. 20 ел буе көрәшеп төзелде. Анда бары 70 кеше генә сыя.

—​ Узган ел сезнең мәчет буларак хезмәт иткән бинагызны җимерделәр. Хәзер үз җирегездә яңадан салына торган мәчетне кабат җимерерләр дип уйламыйсызмы?

— Җимерерләр дип уйлыйм. Ләкин читтән карап торганчы, мин анда бер тапкыр булса да дога кылам. Мин бу илнең ватандашы, үз Ватанымны яратам. Кануннарны бозмыйм, хөкем ителмәдем, беркайчан да миңа дәгъва белдерүче булмады. Әгәр дә минем үз җиремдә, үз йортымда кешеләргә намаз укырга рөхсәт итүне тыйсалар, мин моннан китәм. Нәрсә калган монда?

—​ Калининград өлкәсендә бүген күпме мөселман яши?

— Монда 60-80 мең мөселман бар. Ә бер мәчет тә юк. Мин үз йортымны мәчет кебек төзедем. Кардәшләрем килеп намаз укып китә. Шул адреста дини оешма теркәлгән. Ә моның башка юлы юк. Без төрле юлларны карадык. Саклану министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Бернинди үзгәреш юк. "Патриот"та төзесеннәр. Ләкин без башка юл белән китәчәкбез. Акча җыябыз да "Мәскәү" мәдәният йортын сатып алырбыз һәм шуннан мәчет ясарбыз. Чөнки безгә беркем рөхсәт бирми, шундук тартып алалар, утыртып куялар. Минем ислам динен кабул иткәнгә 7 ел узды. Шул вакыт эчендә ничек кенә мыскыллап бетермәделәр. Аллаһ миңа сынау җибәрә, димәк, мин дөрес юлда.

—​ Җирле халык нинди фикердә?

— Шойгуга беренче мөрәҗәгатьтән соң җавап килгәч, халыктан, дини оешмалардан имзалар җыя башладык. Минем мөрәҗәгатькә 500ләп кеше үз кулын куйды. Аларның күбесе христианнар. Беренче тапкыр минем мәчетне җимергәч, христианнар җыештырырга ярдәм итте, яңаны салырга да алар акча бирде. Минем моннан китәсем килгән иде. Шуннан соң бер сугыш ветераны, христиан кешесе миңа 500 сум акча җибәреп мәчет салырга кушты. Ул үзенең мөселманнар белән бергә Калининград өлкәсен яулап алуын әйтте. Шуннан соң мине туктатып калып булмый иде, мин кабат мәчет төзергә керештем.

—​ Ә мөселманнар намазны кайда укый? Качыпмы, өйдәме?

— Бөтенләй күзалдыма китерә алмыйм. Мин тикшерү комитетыннан бер генерал белән дә очраштым. Аларга сез мөселманнарны качып җыелырга мәҗбүр итәсез дидем. Алла сакласын, берәрсе килеп начар гамәлгә өндәве бар. Бездә бернинди контроль да юк. Кемнең нәрсә эшләвен белмибез. Әйдәгез, намаз бүлмәләре, мәчетләр ясыйк дим. Имам куйыйк, ул хакыйкатьне сөйләячәк. Барысы да тәртиптә булачак. Чөнки бу безнең ил, аның иминлеге өчен дә без борчылырга тиеш. Ә менә алар эшли торган гамәл – ул акылсызлык. Сез мөселманнарның барысын да өйгә җибәреп, нәрсә эшләгәннәрен белми торасыз.

—​ Ә җирле мөфтият сезгә ярдәм итәме?

— Җирле диния нәзарәте – ул мин. Бездә мөфтият юк. Элекке оешманы тартып алдылар, исемен үзгәрттеләр һәм куәт структураларыннан кеше куйдылар. Кадимагомедов – сатлыкҗан. Без нинди начарлык эшләдек? Ни өчен? Аңлый алмыйм. Акча кирәк булган булса, алып бетерегез дип әйтер идек. Алла боерса, яңадан эшләрбез. Ни өчен Калининград өлкәсендә шулай эшлиләр – белмим. Тәрәзәгә генә карагыз, тротуарда мөселманнар эшли, кем йортларны төзекләндерә – мөселманнар, кем көтү көтә – мөселманнар, хезмәт күрсәтү өлкәсендә кем эшли – мөселманнар. Аларны бетерсәң, бөтен әйбер туктап калачак. Намаз укыр өчен гап-гади шартлар тудырырга тиешләр. Шайтан вәсвәсә кылса, эчә дә башлаулары бар. Әгәр мәчет булса, алар диндә торачак. Алар ничек шуны аңламыйлардыр.

—​ "Южный"да мәчет салу мәсьәләсе ничек үсеш алыр дип уйлыйсыз?

— Бернәрсә дә булмаячак. Барысы да тынычланыр, "Патриот" паркы диярләр һәм башкалар. Әгәр дә монда төзергә рөхсәт бирсәләр, без төзелешне контрольдә тотып, акча эзләр идек. Ә анда ничек контрольдә тотарга? Смета документлары һәм 20 елга сузылачак мәсьәлә. Бу иске юл. Мәчет салырга каршы да килмиләр кебек, ләкин моннан бернинди мәгънә дә юк...

Мин биш ел буе район хакимиятеннән зиратта мөселманнарны җирләү өчен аерым урын бүлеп бирүләрен сорыйм. Биш ел буе бирмиләр. Күрше районда рөхсәт бирделәр. Анда мөселманнарны ничек җирләргә икәнен язып элдем. Барысын да алып аттылар. Беркайда да мөселман һәм ислам сүзе булмаска тиеш дип саный алар.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG