Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Намазны чатырда укырбыз, башка урын калмады"


Артур Русяев сүтелгән мәчет хәрабәләре янында
Артур Русяев сүтелгән мәчет хәрабәләре янында

Рамазан аенда Калининград өлкәсендә хосусый җирдә төзелгән мәчетне сүттеләр. Аны төзегән Артур Русяев гаделлек эзли.

Мөселман блогеры Рәсүл Тавдиряков Калининград янында хакимият тарафыннан сүтелгән мәчет хуҗасына акча җыю турында белдерде.

"Аның хәтта сүтелгән мәчет калдыкларын җыюга да мөмкинлеге юк", ди Тавдиряков.

22 май Калининград шәһәре җитәкчелеге каладан 13 чакрым ераклыкта урнашкан мәчет буларак хезмәт иткән гыйбадәт йортын җимереп ташлаган. Бу бинаның хуҗасы – җирле мөселман җәмгыяте җитәкчесе Артур Русяев.

Артур Русяев Тавдиряковка сөйләвенчә, Калининград өлкәсе Черняховски шәһәрендә урнашкан гыйбадәт йортын сүтү турындагы мәхкәмә карары әле үз көченә кермәгән булмаган.

​"Югары мәхкәмәдә шикаять әле каралмады. Апелляция 16 июньдә генә каралачак, бу карар кануни көченә кермәде. ОМОН мине читкә этеп җибәрде, бернинди кәгазь дә күрсәтеп тормадылар, шәһәр мэры әмер бирде дип: "Киттек әйдә, мәчеттән башлыйбыз", диделәр. Алар хәтта электр утын да аерып тормадылар, бинаны сүтүгә әзерләмәделәр", дип сөйли Русяев.

Русяев сүзләренчә, гыйбадәт йорты 2,5 ел элек эшли башлаган һәм бу вакыт эчендә мөселман җәмгыяте белән җирле халык арасында да, полиция белән дә бернинди каршылык та чыкмаган. Фермер Русяев сүзләренчә, гыйбадәт йортын ул үзенең элекке келәтен үзгәртеп ясаган. Артур ислам кабул иткәннән соң төбәктә бер мәчет тә булмау сәбәпле, үз бинасын мәчет итәргә булган. Соңрак ул бу мәчетне Калининград мөселман җәмгыятенә арендага бирә.

Мөселманнарга намаз укырга да урын юк иде, алар намазны урамда, пычракта укый иде

"Мөселманнарга намаз укырга да урын юк иде, алар намазны урамда, пычракта укыйлар иде, мин моңа түзеп тора алмадым. Минем бөтен әйбер кадастрда теркәлгән, барысы да кануни. Ул минем хосусый жиремдә урнашкан, минем 60 һектар хосусый җирләрем бар. Якын-тирәдә беркем юк, шәһәрдән 13 чакрым ераклыкта. Мәчет беркемгә дә комачауламый иде", ди ул.

Фермер хатыны Ирина белән бергәләп яшелчә, җиләк-җимеш үстерә.

Бер ел элек бу бинаны канун бозып төзелгән дип табалар. Шуннан бирле фермер бинаны яклап мәхкәмә юлын таптый. Бинаны яклау белән беррәттән ул өлкә хакимиятенә мөселманнарга мәчет яисә ислам үзәге төзергә җир бирүне сорап мөрәҗәгать итә. "Мине мөселман җәмгыяте җитәкчесе итеп билгеләгәч, губернаторга, шәһәрдә мәчет яки гыйбадәт йорты төзергә җир бирегез, дип хат яздым", ди ул.

2018 ел ахырында Артур Русяев язган мөрәҗәгатьләрнең берсенә Черняховски шәһәр хакимияте башлыгы Сергей Булычов җавап бирә. Мәселманнарның үтенечен кире кагып, ул язмача җавабында "христианныкы булмаган храм" төзү сәбәпле "күпчелек фикерен" исәпкә алырга кирәклеген әйтә, чөнки, бу "шәһәрнең гадәти кыяфәтен һәм яшәү рәвешен бозарга мөмкин" икән.

Русяев сүзләренчә, бер ел буе ул мөселман зираты өчен дә җир алырга тырышып караган – тик монысы да барып чыкмаган. Мөселманнарга мәетләрен җирләргә рөхсәт итмәсләрме дип бер авылның православ зиратын тәртипкә китергән.

Мәрхүмнәребезне җирләргә урын юк, ел буе зират өчен урын сорыйбыз

"Мәрхүмнәребезне җирләргә урын юк, ел буе зират өчен урын сорыйбыз. Мин хәтта үз җирләремне бирергә дә әзер. Урын юк диләр. Булган зиратта рөхсәт иттеләр, ләкин аның өчен монда яшәүчеләрнең яртысы ризалыгын белдерергә тиеш. Бер авылда башта риза булдылар, мин аларның христиан зиратын тәртипкә китердем, чүп-чарны җыеп түктем, коймалар тотып чыктым, тимер капка куйдым. Шунда мөселманнарга җир кисәге бирерләр дип өметләндем. Ә алар авылның икенче яртысын җыеп алып килделәр дә миңа каршы котырттылар – миңа нинди генә кимсетү сүзләре әйтмәделәр, мин зиратны тәртипкә китергән өчен үз белдеге белән гамәл кылган дип, полициягә гариза яздылар. Миңа бөтенесен кире сүтәргә куштылар – бөтенсен кире җыеп алдым, үзләренең иске баганаларын, кыек капкаларын кире утыртып куйдым, тик чүп-чарны гына кире кертеп тормадым, чөнки шулкадәр күп пычрак таба алмадым. Без – шушы илдә яшәүче шундый ук кешеләр, ватандашлар, әмма без кешечә бала да таба алмыйбыз, җирли дә алмыйбыз. Мәет юарга рөхсәт бирүләрен сорап, бөтен моргларга йөреп чыктым, тик миңа бөтен җирдә каршы килделәр", дип сөйли Русяев.

Аның әйтүенчә, хәзер мөселманнарга намазны чатырда укырга туры киләчәк.

"Бина урынын хәрабәләрдән чистартып, чатыр куярмын, шунда без намазларыбызны укырбыз. Башка барыр урын юк", ди ул.

​Билгеле булганча, 2009 елда Калининградта җирле хакимият иман йорты өчен урын билгеләп биргән иде. 2010 елда бинаны төзи дә башлыйлар. Тик 2013 елның октябрендә аяз көндә яшен суккандай, мөселманнарга төзелешне туктатырга дигән хәбәр килә. Бу вакытта мәчет 80%ка төзелеп беткән була.

​Мөселманнарга "Фридландские ворота" музееның җитәкчелеге каршы чыга. Музей янында мөселман гыйбадәтханәсе урнашырга тиеш түгел, дип белдерә алар. Мәхкәмәгә биргән шикаятендә музей мәчет төзүнең канунга каршы килүен әйтә һәм моны мәчет урнашачак урынның рекреация зонасына каравын һәм ял итү урыны булуы белән аңлата.

XS
SM
MD
LG