Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан кабат "төньяк-көнбатыш диалектында" диктант яздырды


"Төньяк-көнбатыш диалектында" диктантны язучыларга текстны "Без - башкортлар" хәрәкәте җитәкчесе, "Исмаил" төркеме җырчысы Альберт Исмаил укыды
"Төньяк-көнбатыш диалектында" диктантны язучыларга текстны "Без - башкортлар" хәрәкәте җитәкчесе, "Исмаил" төркеме җырчысы Альберт Исмаил укыды

Текстта кайбер диалекталь сүзләрне искә алмаганда, калганы татар телендә булды.

24 апрель Башкортстанда башкорт телендә халыкара диктант яздылар. Ул онлайн рәвештә узды. Диктантны башкорт иярчен телевидениесе аша әйтеп яздырдылар. Аңа, шулай ук, интернет яки мобиль кушымта аша да кушылу мөмкинлеге тудырылды.

Диктантны өч төркемгә бүленеп яздылар: башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүче, башкорт телен ирекле белүче һәм башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектына ия катнашучылар.

Беренче төркемгә диктантны "Бүреләр" төркеме җырчысы Илшат Абдуллин, икенче төркемгә Дөнья башкортлары корылтае җитәкчесе Эльвира Аиткулова яздырды. "Төньяк-көнбатыш диалектында" язучыларга "Без башкортлар" хәрәкәте җитәкчесе, "Исмаил" төркеме җырчысы, кайчандыр Казанда яшәп "Мин татарча сөйләшәм" чараларының үзәгендә кайнаган Альберт Исмаил укыды.

Альберт Исмаил "Хикмәтле чишмә" исемле текст яздырды, авторы әйтелмәде. Текстта "билдәле" (билгеле), "ете" (җиде), "атайлар" (әтиләр), "ич" (эч), "ниндәйдер" (ниндидер) кебек кайбер диалекталь сүзләрне искә алмаганда, калганы татар телендә булды. Уфада офлайн диалекттагы текстны күппрофильле көллияттә яздылар. Шулай ук районнарда да диалектта офлайн язулар уздырдылар.

Диктант ахырында Дөнья башкортлары корылтае җитәкчесе Эльвира Аиткулова диалектта диктант яздыру элек хыял булуын, ниһаять, тормышка ашуын әйтте, чит төбәкләрдә яшәүче башкортларга ярдәм итәчәкләрен, грантлар бүленәчәген ышандырды.

Диктант ирекле дип аталса да, төньяк-көнбатыш диалектында мәҗбүри яздырган төбәкләр дә булды. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзләрен мәҗбүр итеп яздыруларын хәбәр итте. Алар исемнәрен атамауны сорады.

Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында диктант быел икенче тапкыр яздырылды. Башкорт теле укытучылары белән очрашуда Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров "төньяк-көнбатыш районнарда беренче тапкыр төньяк-көнбатыш диалектта диктант узды" дип хисап бирде.

Соңгы вакытларда Башкортстанда бер төркем җәмәгать эшлеклесе Башкортстан татарларының туган телен башкорт теленең диалекты дип атауны алга сөрә. 2020 елны халыкара башкорт теле диктанты өчен Башкортстанның татар районнарында татар телендә текст сайланды, әмма ул "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты" дип аталды. Азатлык Башкортстандагы татарларны башкортлаштыру сәясәте көчәюе турында экспертлар белән сөйләшкән иде. "Диктантны беркайда да, беркайчан да диалект нигезендә уздырмыйлар. Диктантны әдәби язма телдә үткәрәләр. Аңлашыла, бу – җанисәп алдыннан ясалган ясалма проект" дип белдерде сәясәт белгече Руслан Айсин.

Филология фәннәре докторы, шәҗәрәче галим Марсель Әхмәтҗанов "төньяк-көнбатыш диалектта" диктант оештыруны провокация дип атаган иде. Аның фикеренчә, Башкортстанның төньяк-көнбатышында яшәүче татарларны "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында сөйләшүче башкортлар" дип атауның бернинди дә фәнни нигезе юк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG