Accessibility links

Кайнар хәбәр

Активист Нуртдинов: татар районнарында башкорт кабиләләре язылган элмә такталар халыкның ачуын чыгара


Чакмагыш районына кергән урында багана.
Чакмагыш районына кергән урында багана.

Башкортстанда яшәүче җәмәгать эшлеклесе, активист Руслан Нуртдинов Хәбиров һәм аның такымы вазифаларыннан китәргә тиеш дип белдерә.

Башкортстанның Чакмагыш районында яшәүче иҗтимагый активист Руслан Нуртдинов Башкортстанда татарларга каршы барган сәясәткә карашын белдерде. Ул Башкортстан хакимиятенең гамәлләре ике тугандаш халык арасына чөй кага дип саный. Бу турыда ул социаль челтәрдә язып чыкты.

"Республиканың күбрәк татарлар яши торган төньяк-көнбатыш районнарында ашыгыч рәвештә стелалар урнаштыру, татар җырчыларының концертларын тыю халыкның көчле ачуын чыгарды", дип яза активист.

Башкортстан татарлары теле үзе бер тел түгел, ә бары төбәктәге телнең төньяк-көнбатыш диалекты гына икәнен "фәнни" дәлилләргә маташуларны кешеләр елмаю һәм ирония белән, ә башкорт телен мәктәпләрдә укытуны аны сакларга кирәклеген аңлап кабул итсәләр, хакимиятнең соңгы гамәлләре татар мәдәниятенә турыдан-туры һөҗүм һәм татарларны алда торан җанисәп аркылы "башкортлаштыру"га әзерләү дип кабул ителде, дип яза ул.

Хәбиров тыныч кына яшәп яткан республикада милләтләр арасында ызгыш куптару максаты куйган булган икән, шуннан да яхшыракны уйлап табып булас иде, ди Нуртдинов.

Ул Башкортстан татарларын тыныч булырга чакыра. "Мин үзем татар, сезнең ни хис иткәнегезне аңлыйм, ләкин без үзебезне тыеп, котыртуларга бирешмәскә тиешбез. Бу инициативалар башкорт халкыннан түгел, ә бар яклап сәләтсез булган түрәләрдән килә" дигән активист.

Бу түрәләр, Башкортстанның дүрт миллионлы халкын бүләргә маташып, бары бер әйбергә – хакимлекләрен саклап калырга омтыла, дип ассызыклаган ул.

Фаил Алчынов, Урал Байбулатов, Руслан Габбасов кебек чын башкорт милләтпәрвәрләре, ышанам, хәзер сезнең белән теләктәш, ди ул.

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбировка мөрәҗәгать итеп, Руслан Нуртдинов аны вазифасыннан китәргә чакыра. "Сезнең бу хәлдән чыгуга ике юлыгыз гына бар. Беренчесе, һәм иң яхшысы – вазифадан китү. Кыска гына вакыт җитәкчелек итеп тә, сез шулкадәр күп әйберләрне бозып ташладыгыз, сездән соң аны безгә озак төзәтергә туры киләчәк. Сезнең хакимияттә алга таба да калуыгыз төзәтеп булмаслык нәтиҗәләргә китререр дип куркам, шул исәптән милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләр өлкәсендә дә" дигән активист.

"Ә хәзер ким дигәндә шуны эшләп була: администрациянең милләтләр арасындагы сәясәткә җавап бирүче өлешен кичекмәстән эшеннән җибәрергә. Чикне узып өлгергәнче..." дигән Руслан Нуртдинов һәм язмасын "Башҡорттар, татарлар, бердәмлектә көс! " дип тәмамлаган.

  • Соңгы айларда Башкортстандагы татар районнарында яңа стелалар урнаштырыла. Моңа кадәр булганнары искергән диелә. Әлеге баганаларда бу районнарда нинди башкорт кабиләләре яшәгәнлеге языла. Шул ук вакытта район атамасы, "Счастливого пути" дип хәерле юл теләү дә урыс телендә генә бирелә. Бу язмалар тарихчылар, җәмәгатьчелек арасында шау-шу уятты. Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын тикшеренүләр үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев Интертатка биргән әңгәмәсендә, бу мәсьәләне ике арада ачыктан-ачык тикшерергә кирәк дип белдерде. Аның фикеренчә, бу халыкның хокукларын бозу һәм милли үзаңны бетерү.
  • 22 мартта Башкортстанның Кыргыз-Миякә авылында Фирдүс Тямаевның концерты өзелде. Идән астында су дигән сылтау белән мәдәният йортында электр утын бетергәннәр. Җырчы әлеге киртәләрне үзенең Куштауны яклап чыгуы өчен үч алу дип санавын белдерде.
  • Быел Башкортстанда Татарстан җырчыларына гастрольләр белән йөрү, республиканың авыл, шәһәрләренә керү чикләнде. Хакимият моны пандемия белән бәйләп аңлатса, Азатлык белән сөйләшкән белгечләр Башкортстан хакимияте җанисәп алдыннан идеологияне контрольдә тотарга тели дип фаразлады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG