Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Мишәр тарихи-мәдәни үзәге ачылды


"Башкортстан мишәрләре" исемле белешмә китабындагы иллюстрация
"Башкортстан мишәрләре" исемле белешмә китабындагы иллюстрация

Балтач районында ачылган үзәк Башкортстанның Халыклар дуслыгы йорты филиалы буларак эшләячәк.

8 сентябрь Башкортстанның Балтач районы үзәге, Иске Балтач авылында тантаналы рәвештә мишәрләренең тарихи-мәдәни үзәге ачылды. Чарада аның мишәрләрнең тарихын, телен, мәдәниятен саклау мәсьәләләрен хәл итү өчен ачылуы билгеләнде.

Әлеге үзәктә районда булган мишәр авылларының борынгы көнкүреш әйберләрен туплаган музей булдырылган. Анда шулай ук бик күп язма мәгълүмат белән танышырга мөмкин. Аларга караганда, 1767 елда Башкортстанда 2253 мишәр ихатасы исәпләнгән, шулардан 1916сы, ягъни 85 проценты башкортларга ясак түләгән.

1834 елда Бөре өязендә 154 мишәр җирлеге була. Бүгенге көндә мишәрләр Караидел, Кушнаренко, Чишмә, Чакмагыш, Дәүләкән һәм Башкортстанның башка районнарында яшиләр. Хәзерге вакытта Балтач районында мишәрләр 14 авылда яши.

Тарихи-мәдәни үзәкне ачу чарасында Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова да катнашты.

"Бүген мондый үзәкләр ачу аеруча көн үзәгендә тора, чөнки милли мәдәният заманчалаша һәм республика халыкларының кабатланмас үзенчәлеген саклап калу мөһим", диде министр.

Чара кысасында "Республика милләтләре палитрасында Башкортстан мишәрләре" дип аталган түгәрәк өстәл сөйләшүе дә узды. Анда тарихчы галимнәр, филологлар, туган якны өйрәнүчеләр катнашты. Алар мишәрләрнең мәдәният, тарих, топонимика, тел үзенчәлекләре һәм Башкортстан халыклары фольклорына керткән өлеше, аларның мәдәни мирасын алга таба үстерү турында фикер алышты.

Чарада катнашкан тарихчы Салават Хәмидуллин башкорт-мишәр гаскәрләренең тарихы, риваятьләре турында сөйләде.

Түгәрәк өстәл сөйләшүе ахырында кабул ителгән резолюциядә Мишәр тарихи-мәдәни үзәгенә шундый бурычлар йөкләнде:

  • Тарих, тел, мәдәният яратучыларны, мишәрләрне, җәмәгатьчелекнең кызыксынулары буенча берләштерергә, башка төбәкләрнең мәдәни учаклары белән бәйләнештә торырга;
  • Русия халыклары арасында үзенчәлекле мәдәни күренеш буларак, мишәрләрнең тарихын, телен һәм мәдәниятен таратырга (пропагандаларга);
  • Мишәр мәдәниятен үстерү өчен республика һәм федераль, шулай ук иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итәргә.

Август аенда ВКонтактеда "Башкортстан мишәрләре" исемле төркем төзелде. Аны Башкортстанның халыклар дуслыгы йортының Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Айдар Сираев алып бара. Әлеге биттә мишәрләрнең "татар һәм өлешчә башкорт халкы төркеменә кергән төрки этнос" булуы әйтелә.

Күптән түгел Бөтендөнья башкорт корылтае идарәсе җитәкчесе Рөстәм Баянов Балтач районында узган укытучылар киңәшмәсендә чыгыш ясап, "Башкортстан мишәрләре" методик кулланмасы булдыру эше алып барылуы турында хәбәр итте.

Мишәрләр Идел буе һәм Урал буе татарларының бер өлеше булган субэтник төркем санала, татар теленең мишәр диалектында сөйләшәләр. 1897 елгы халык санын алу мәгълүматларына караганда, аларның гомуми исәбе – 622,6 мең, 1926 елгы җанисәптә 200 мең чамасы булган.

Быел көз узарга тиешле русиякүләм халык санын алу алдыннан Башкортстанда бер төркем җәмәгать эшлеклесе Башкортстан татарларының туган телен "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты" дип атауны алга сөрә. "Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында" икенче тапкыр диктант язу республика хакимияте тарафыннан оештырылды.

Филология фәннәре докторы, шәҗәрәче галим Марсель Әхмәтҗанов фикеренчә, Башкортстанның төньяк-көнбатышында яшәүче татарларны "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында сөйләшүче башкортлар" дип атауның бернинди дә фәнни нигезе юк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG