Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан укытучыларын башкорт халкы тарихы һәм традицияләренә ныграк җәлеп итәргә өндәделәр


Балтач районында узган укытучылар киңәшмәсендә Бөтендөнья башкортлар корылтае идарәсе җитәкчесе Рөстәм Баянов чыгыш ясап, башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалектын" үстерү турында да фикерләр белдерде.

Башкортстан укытучыларын башкорт халкы тарихы һәм традицияләрен таратуда эшчәнлекне арттырырга өндәделәр. Балтач районында узган укытучыларның август киңәшмәсендә Бөтендөнья башкортлар корылтае идарәсе җитәкчесе Рөстәм Баянов укытучыларга мөрәҗәгать белән чыкты. Ул "Башкорт тарихы елы" проектының барлык юнәлешләрендә дә эшләр активрак алып барылырга тиешлеген әйтте.

Шул ук вакытта игълан ителгән ел уңаеннан нинди эшләр башкарылуы хакында сөйләде. "Башкорт телен өйрәтүне оештыру юнәлешендә кесә телефоннары өчен 10нан артык әсбаб эшләп чыгарылды. "Шәйморатовчылар" дигән энциклопедия чыкты һәм милли музейларга җибәрелде. Русия фәннәр академиясе белән диалектларны саклау эше дә алып барыла. "Без башкортлар" иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә Lingvodoc платформасында төньяк-көнбатыш диалектны цифрлаштыру бара. Биредә үзеңә хас диалектта үз сөйләмеңне, шигырь яки әкият сөйләп яздырып җибәрергә мөмкин. Җиңүчеләрне Бөтендөнья башкортлар корылтае билгеләячәк", дигән Рөстәм Баянов.

Җитәкче сүзләренчә, "Башкорт ырулары харитасы", төньяк-көнбатыш башкортлары турында белешмәлекләр, туган якны өйрәнүчеләр өчен "Без башкортлар", "Башкортстан мишәрләре", "Башкортстанның туган якны өйрәнүчеләре" методик кулланмаларын булдыру эше алып барыла. Укытучыларның бурычы – укучыларны әлеге чыганаклар белән эшләргә өйрәтү.

Быел көз узарга тиешле русиякүләм халык санын алу алдыннан Башкортстанда бер төркем җәмәгать эшлеклесе Башкортстан татарларының туган телен башкорт теленең диалекты дип атауны алга сөрә. "Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында" икенче тапкыр диктант яздырылды. "Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты" дигән әлеге яңа төшенчә акрынлап нормага керә. Шушы "диалектта" инде дәреслекләр чыгарырга ниятләнелә, "төньяк-көнбатыш башкортларының милли киемнәрен" танытучы остаханәләр оештырыла. Пермь крае Барда районының Үдик (Елпачиха) урта мәктәбе нигезендә "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектына өйрәтүче якшәмбе мәктәбе" дә ачылды.

Филология фәннәре докторы, шәҗәрәче галим Марсель Әхмәтҗанов фикеренчә, Башкортстанның төньяк-көнбатышында яшәүче татарларны "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында сөйләшүче башкортлар" дип атауның бернинди дә фәнни нигезе юк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG