Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мишәрләр XVI гасырда да үзләрен татар дип санаган"


Мишәрләр турында китаптан

Мишәрләр тарихын өйрәнгән Мәгъсум Акчурин татарны бүлгәләү сәясәте барып чыкмаячак дип саный.

Казанда "Мещерада татар кенәзләре чоры" дигән китап тәкъдим ителде. Аны тарихчылар Мәгъсүм Акчурин, Мулланур Ишеев, Александр Абдиев язган. Әлеге хезмәт XV-XVII гасырда булган вакыйгалар турында язылган. Тарих институтында 30 мартта китапны тәкъдим итү чарасына галимнәр, тарих белән кызыксынучылар күп килгән иде. Биш гасыр элек мишәрләр үзләрен кем дип санаган? Русия идарәсендә аларның өлеше нинди булган? Ни өчен бүген мишәрне татардан аерып чыгару сәясәте барып чыкмаячак? Азатлык китап авторы Мәгъсум Акчурин белән шул хакта сөйләште.

— Мәгъсум әфәнде, мишәрләр һәм "йомышлы", "служилый" дип аталган татарлар турында язарга сезне нәрсә этәрде?

Мәгъсүм Акчурин
Мәгъсүм Акчурин

— Без бу тема белән күптән шөгыльләнәбез. 2000нче еллар башында интернетта төрле мәгълүмат таралды. Мәсәлән, мин Ирек Биккининның Темников аксөякләре турында мәкаләсен укыган идем. Без документларны тикшерә, архивта яңа чыганаклар белән эшли башладык һәм бу темага төптән алынырга булдык. Күпъеллар шөгыльләнгәч менә китап чыгардык. Монда мещераларның, татарларның, хәзер аларны мишәрләр дип тә йөртәләр, килеп чыгышы саналган төбәк турында язылган. Алар Рязань өлкәсеннән алып Уралның аръягына кадәр яши.

— Һәм мишәрләр кайдан чыккан?

— Мещера төбәгеннән. Ул бүгенге Рязань, Түбән Новгород өлкәсе һәм Мордовия белән тоташкан бик зур булмаган урынны алып тора.

— Бүген хәтта Апас, Кайбыч районнарында яшәүчеләрнең тамырлары мишәрләргә тоташа диләр.

Документлардан дистәләрчә гаиләнең күченүен күрәбез

— Әлеге Зөя өязенә күчкән мишәрләрне урыс документларында "мещеряки" дип язалар. Башта аларны күпләп яңа хезмәт урыннарына күчергәннәр. Аннан җирләре арткан, ләкин аларга бу гына җитмәгән. Шул сәбәпле, икенче дулкын буларак, башка урыннарга да күчеп утырганнар. Чулман аръягына, бер өлеше Көньякка – Тамбов, Әстерхан ягына китеп авыллар корган. Күпләп күчеп утыру да булган. Нәрсә, аларны эшелон белән күчергәннәрме дип сорыйлар. Без документлардан дистәләрчә гаиләнең күченүен күрәбез.

Мишәрләр турындагы яңа китап
Мишәрләр турындагы яңа китап

— "Мещерада татар кенәзләре чоры" китабының яңалыгы нәрсәдә? Нинди ак тапларны ачыклый алдыгыз?

— Соңгы вакытта бик күп мәгълүмат таралды. Сәид Еникеев китабы чыкты, интернетта Ирек Биккининның, Дамир Исхаковның, Илдус Габдуллинның материаллары шактый. Ләкин аларны пазл кебек бер итеп җыеп булмый. Шуңа да без кенәз һәм морзаларга тукталдык. Ни өчен алар күп булган соң? Кенәзләр генә түгел, шул чордагы халыкның бөтен катлавын өйрәндек. Татар кенәзләре Романовлар династиясенә кадәр яшәгән. Безнең өчен аларның урыс кенәзләреннән булган аермасын белү дә мөһим иде.

— Татар кенәзе урысныкыннан нәрсәсе белән аерылган?

Кенәзләр – Алтын Урда мирасы

— Кенәзләр – Алтын Урда мирасы. Алар үзләрен бәк дип атаган. Бәк титулына ия булганда аңа хакимият тә бирелгән. Бәкнең балалары һәм туганнары морза булган. Бәкләр кемнәр белән һәм ничек идарә иткән? Без бу документларны барладык һәм татар кенәзләренең мордва төркемнәре белән идарә иткәнен ачыкладык. Мордвалар билекләргә (урысча "беляк" - ред.) берләшкән. Кенәзләр мәхкәмәдә хөкем итә алган. Аларга әле ясак та түләнгән. Мәхкәмә – табышлы эш, анда пошлина түләнеп барган. Шулай ук аларның үз идарәсе, канцелярлары, фәрманны үтәүчеләре булган. XVI гасырда кенәзләрнең эчке идарә итү эше шуннан гыйбарәт. Бу Алтын Урдадан калган түрәлек эше. Анда бәйсез кенәзлекләр юк, бары округлар, волостьлар булган. Менә шул волостьларда татар кенәзләре идарә иткән.

Икенче мәсьәлә – йомышлы татарлар күп булган һәм алар беркайчан да билекләр белән бергә булмаган. Алайса йомышлы татарлар ничек яшәгән соң, дигән сорау куйдык. Алар волостьларда түгел, ә шәһәрләр тирәсендә берләшкән. Төмән (Темников), Кадыйн (Кадом), Шацки шәһәрләре янында хезмәтче корпорацияләренә бүленгәннәр. Казына башлагач, алар белән мордваларның өлкән кенәзләре идарә иткәне ачыкланды. Монда Алтын Урдадагы кануннар белән идарә итү булган. Ягъни әлеге җирләр урыс дәүләтенә кушылгач, һәрхәлдә, әле Иван IV чорында бу традицияләр дәвам иткән. Иван IV үлгәч кенәзләрне кыса башлаганнар. Фетнә вакытында татарның хәрби көч булуын аңлаганнар. Лжедмитрий II дә, Василий Шуйский да аларга кенәз булу хокукы биргән. Романовлар чорында да бу грамоталарны раслаганнар.

— Мишәрләр Русияне Алтын Урданың варисы дип кабул иткәнме?

Безнең буын Алтын Урдадан килә дип әйтә торган булганнар, бу саллы җавап дип кабул ителгән

— Бу турыда әйтү кыен. Мишәрләрнең килеп чыгышы буртаслар, мещера белән бәйле дигән фикер бар. Монда мөһим әйбер – алар үзләрен Алтын Урдадан чыккан кешеләр дип хис иткән. 1767 елгы "Уложенная комиссия" мәгълүматларына караганда, анда татарлар вәкилләре дә булган. Мин фәлән татар төркемен тәкъдим итәм, безнең буын Алтын Урдадан килә дип әйтә торган булганнар, бу саллы җавап дип кабул ителгән.

— Шулай да, мишәрләрнең килеп чыгышы фин-угырларга барып тоташамы, Алтын Урдагамы?

— Әгәр туры чыганакларны алсак, бу хакта берни язылмый. Алтын Урда чорында Мукшы олысы халкы булган. Ләкин мишәрләр шулар булган дигән бернинди язма чыганак та юк. Әмма алар бит айдан килеп төшмәгән. Бүген ДНК аша реконструкция ясарга омтылалар. Әмма бу төгәл мәгълүмат бирми. Без бит юкка чыккан борынгы халыкны тикшерәбез. Буртаслар юк, болгарларның да сөякләре юк. Борынгы халыклар күчеп йөргән, кушылган.

Мишәрләр турында китапны тәкъдим итү чарасына килгәннәр
Мишәрләр турында китапны тәкъдим итү чарасына килгәннәр

— Татар кенәзләре һәм мишәрләрнең саны ул вакытта күпме була?

— Без аларны санап чыгардык. Бу хакта разряд китапларында язмалар бар, чөнки барлык ир-атлар да хезмәт иткән. 1563 елгы "Записная книга Полоцкого похода" чыганагында мобилизация турында мәгълүмат китерелә. Касыйм татарлары белән мишәрләр арасында ирләр саны 2 меңнән артык булган. Бу чынлыкта зур сан. Төмән (Темников) өязендә мордваларны ишегаллары белән санаганнар. Анда 1000ләп ишегалды булган. Бу иң зур өязләрнең берсе. Анда 500ләп йомышлы татар бар дип исәпләнгән.

— Алайса, мишәрләрнең саны ничек арткан? Бүген бит алар бөтен Идел, Чулман буена таралып яши. Мишәрләрнең саны арту Казан татарлары белән кушылу нәтиҗәсе түгелме?

Петр патша чорында йомышлы татарларның статусы алынгач, җир бирелмәгән

— Бу – гомумрусия күренеше. Демографик үзгәрешләр була. Бу колонияләштерү сәясәте белән бәйле. Яңа җирләр яулап алынгач, алар шунда күченгән. 10-20 гаилә күчеп китә торган булган. Гаиләдә 4-5 малай булу – гадәти күренеш. 10 гаиләдә генә дә бик күп малай булган дигән сүз. Икенче, өченче буынга җир җитми башлый. Әйе, алар йомышлы татар булганга күрә, җир бирелгән. Әйтик, чик буенда Керенски шәһәрен төзибез, анда җир була дип чакыра торган булганнар. Шулай итеп барлык Сембер, Чулман аръягына, Чистай якларына күченгәннәр. Петр патша чорында йомышлы татарларның статусы алынгач, җир бирелмәгән. Бу һәм чукындыру сәясәте сәбәпле, мишәрләр күпләп башка җирләргә күченә башлый. Мишәрләр яңа җиргә күчеп утырганда анда Казан татарлары да килеп төпләнгән. Телисеңме, юкмы – кушылырга туры килә.

— XVI гасырда мишәрләр үзләрен кем дип санаган? Ягъни үзләрен татардан аерым милли төркем буларак хис иткәнме?

— Алар XVI гасырда да үзләрен татар дип санаган. Башка атамасы булмаган. Мещера өязеннән күченгәннән соң документларда аларны "мещеряки" дип язганнар. Шул рәвешле татарча итеп мишәр дип йөртелгән. Ә үз җирләрендә алар татар дип аталган. Мин депутат Якуб Мангушев хисабын карадым. Ул үзенең казан татарларыннан булган аермасын аларның яулап алынган булуында күргән. Йомышлы татарларның статусын бетергәч үзләренең өстенлекле булуын шулай акларга теләгән.

Йомышлы татарлар гади крестьяннар булырга теләмәгән. Чүпрәледә алар баш күтәргән. Нинди генә авыр эш булуына карамастан, алар лашманлыктан крестьян булып күчүгә каршы чыккан. Татарлар үзләре арасында күпхатынлылыкны тыячаклар дигән имеш-мимеш тараткан. Җир үлчәүчеләр килгәч, корал тотып көрәшкәннәр. Губернатор гарнизон туплый алмаган. Күпхатынлылыкны тыйганнан соң икенче адым чукындыру булыр дип курыккан алар.

Мишәрләр турында китап
Мишәрләр турында китап

— Сез "Башкортстан мишәрләре" китапчыгы белән танышмы? Бу хакта нәрсә уйлыйсыз.

— Күрдем, ләкин ул китапчыктан бернәрсә дә шәрехләп булмый. Тарихи белешмә бирелгән. Мин сөйләгән әйберләр анда юк. Ниндидер борынгы халыкларны бүгенге мишәр төркеменә бәйләп аңлату сәнәк белән суга язуга тиң. Алар монгол чорына кадәрге вакытны караган. Татар, Мәскәү чорлары юк анда. Ә без чыганак, документлар булган әйберләр турында сөйләшәбез. Шуны аңлап тагын да тирәнгә керәбез.

— Башкортстанда мишәр мәдәнияте үзәге дә ачылды.

— Бу минем өчен көлке инде.

— Башкортстан мишәрләре кемнәр? Кайдан күченеп килгән һәм мишәр сословиесендәгеләр күпме булган?

— Башкортстан мишәрләре арасында мещерадан чыгучылар да бар. Ләкин анда "мещеряки" сословиясенә казан татарларын да кертеп язганнар. Әмма алар үзләрен мишәрләр дип саныйлармы? Мөгаен, санамыйлардыр. Менә, Иске Бүздәктә соңрак күченгән татарлар сөйләмендә бераз үзенчәлек сакланган. Аңа кадәр килгәннәре кушылып беткән.

— Бүген мишәрне татардан аерып чыгару теләге тормышка аша аламы?

Болгар дип теркәлүчеләр дә бар бит, ләкин андыйлар санаулы гына кешеләр

— Гомумән алсак, моның мәгънәсен күрмим. Аерым кешеләр мишәр дип язылырга мөмкин. Болгар дип теркәлүчеләр дә бар бит, ләкин андыйлар санаулы гына кешеләр. Мишәр дип күпләп язылучылар булмас. Бу турыда социологлар да әйтә. Минемчә, хәзер андый проблем юк. Киресенчә, бердәмлек хөкем сөрә. 1990-2000 еллар аралыгында татар тарихында мишәрләрнең сәхифәсе булмауга үпкә бар иде. Казан татарларын Казан ханлыгы, Болгар дәүләтенең дәвамчысы дип йөрттеләр. Ә мишәрләрнең кайдан килеп чыкканы язылмаган, алар турында онытылган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (14)

XS
SM
MD
LG