Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җанисәп: кайнар элемтә линиясе ачылды. Кайбер мөһим сораулар


15 октябрь башланачак җанисәпне оештыручы Росстат кайнар элемтә линиясен булдырды. Анда шалтыратып күпләрне кызыксындырырга мөмкин кайбер сорауларны бирдек.

Русиядә чираттагы, 2020 елга билгеләнгән җанисәп берничә мәртәбә кичектерелгәннән соң, ниһаять, 15 октябрь башлана. Ул бер ай — 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Илдә даими яшәүче Русия ватандашларын гына түгел, вакытлыча яшәүче чит ил ватандашларын да санаячаклар. Халык санын алучылар Русиядә яшәүчеләрнең нинди белемгә ия булуы, аларның торак, гаилә шартлары, милләте һәм телләре турында да мәгълүмат туплаячак. Азатлык әлеге чараны оештыручы Росстатның кайнар телефон элемтәсе номерына шалтыратып, җанисәп турындагы кайбер сорауларга җаваплар алды.

Мин җанисәптә ничек катнаша алам?

Русиякүләм җанисәп, пандемия аркасында, кешеләрнең өйләренә килеп кенә түгел, дигитал рәвештә дә оештырыла. Теләгән кеше 15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр "Госуслуги" порталы аша җанисәптә үзе мәгълүматларын тапшыра ала. Дигитал рәвештә катнашучыларның өенә дә җанисәп уздыручылар килеп, сорауларга җавап биргәнлекне раслауны сораячак.

Җанисәп кәгазендә туган тел буларак берничә телне күрсәтсәм, статистикага аларның кайсы керәчәк?

Җан исәбен алучы мәгълүматны сезнең сүзләрегез нигезендә тутыра. Кайсы телне туган телегез дип атасагыз, шул тел язылачак. Респондентлар туган тел турында сорауга теләсә нинди җавап бирә ала, шул исәптән берничә сүздән һәм теләсә нинди тыныш билгеләреннән торганны да. Мәгълүматны эшкәрткәндә барлык бу җаваплар исәпкә алыначак һәм җанисәп хисабында чагылачак. Шулай ук нәтиҗәгә телләрнең нинди тәртиптә язылуы да тәэсир итмәячәк: барлык өч вариант та бертигез булачак. Шулай да узган атнада Росстат башлыгы урынбасары Павел Смелов гомум хисапта милләт һәм тел турындагы сорауларга җавапларның беренче варианты гына исәпкә алыначак дип белдерде.

Гаиләдә ана бер милләттән, ә ата башка милләттән булса, кайсы милләтне күрсәтергә? Ул статистикада ничек чагылачак?

Бу орчакта да җан исәбен алучы барлык мәгълүматны сезнең сүзләр нигезендә генә тутырачак. Кайсын атарга булсагыз, статистикада шунсы исәпкә алыначак. Телләр һәм милләт турындагы сорауларга җавап биргәндә берничә сүздән һәм теләсә нинди тыныш билгеләреннән торган җавап бирү мөмкинлеге бар.

Милли республикаларда, кеше рус телен белмәсә, җанисәп милли телләрдә уздырылачакмы? Мәсәлән, берәр кеше башкорт телен белә, әмма рус телен белми икән, ул бланкка җавапларны ничек тутырачак? Җан исәбен алучы аңа ярдәм итә алачакмы?

Җанисәп кәгазьләре бары рус телендә генә тутырыла, әмма кирәк булганда тәрҗемәчеләр җәлеп ителәчәк. Шул ук вакытта җанисәп кәгазен тутыру инструкциясе ун телгә тәрҗемә ителгән: кытай, татар, бурят, үзбәк, инглиз, тыва, чуаш, корея һәм башкорт телләренә. "Госуслуги" порталында төрле телләргә күчү мөмкинлеге булачак. Электрон рәвештә тутырганда язма рәвештә бары ике генә билгеләнеш язма хәрефләр белән тутырыла — милләт һәм тел. Алар рус телендә язылмаса, җавап тәрҗемәче аша кабул ителеп статистикада исәпкә алыначак. Җан исәбен алучының киңәш бирергә яки милләтне сайлау ирегенә ничек тә булса тәэсир итәргә хокукы юк.

* * *

Җанисәп белән бәйле каршылыклы сораулар бигрәк тә Башкортстанда туа. Чираттагы җанисәп якынлашканда Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәте көчәйде. Башкортстан галимнәренең бер өлеше республиканың көнбатыш өлешендә яшәүче татарларның теленә, килеп чыгышына басым ясап, аларның чынында татар түгел, ә башкорт булуын дәлилләргә тырыша. Татар телен "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты" дип атау да анда кулланышка кереп китте. Дәүләт оешмалары да моны куллана.

Русия фәннәр академиясенең этнология һәм антропология институты мөдире галим Валерий Тишков татарларны берничә төркемгә бүлеп карарга тәкъдим итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG