Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җанисәптә ике тел күрсәтелсә, беренче торганын гына исәпкә алачаклар 


Милләтләр һәм телләр турындагы мәгълүмат киләсе ел ахырыннан да иртәрәк әзер булмаячак, чөнки "исәптә хаталар булмасын өчен" белгечләр җавапларны кулдан эшкәртәчәк. 

Бөтенрусия халык санын алуда катнашканнар анкетада ике ана теле күрсәткән очракта, гомуми статистикада беренче бирелгән җавап кына исәпкә алыначак.

Бу хакта онлайн матбугат очрашуында Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең (Росстат) җитәкче урынбасары Павел Смелов белдерде.

"Милләт кебек үк, телне күрсәткәндә дә ике ана теле күрсәтү мөмкинлеге бар. Статистикага барысы да китәчәк, әмма гомуми нәтиҗәләр өчен һәрвакыт беренче булып торган милләтне яки телне алачакбыз", дигән Смелов.

Түрә сүзләренчә, милләтләр һәм телләр турындагы мәгълүмат киләсе ел ахырыннан да иртәрәк әзер булмаячак, чөнки "исәптә хаталар булмасын өчен" белгечләр җавапларны кулдан эшкәртәчәк.

Сентябрь башында Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татарларның Русиядә сан ягыннан икенче милләт булып сакланып калуының сәяси әһәмиятен аңлаткан иде. Аның фикеренчә, бу Татарстанга мәсьәләләрне Мәскәү алдында куяр өчен мөһим.

Бөтенрусия халык санын алу 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр узачак. Җанисәп белән бәйле каршылыклы сораулар бигрәк тә Башкортстан һәм Татарстанда туа. Соңгы айларда Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәте көчәйде. Башкортстан галимнәрнең бер өлеше республиканың көнбатыш өлешендә яшәүче татарларның теленә, килеп чыгышына басым ясап, аларның чынында татар түгел, ә башкорт булуларын дәлилләргә тырыша. Татар теле "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты" дигән төшенчә дә кулланышка кертелде. Рәсми оешмалар да моны куллана.

Русия фәннәр академиясенең этнология һәм антропология институты мөдире галим Валерий Тишков татарларны берничә төркемгә бүлеп карарга тәкъдим итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG