Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тишков: “Җанисәптә дөрес саннар алу өчен халыкка басымны туктатырга кирәк”


Валерий Тишков
Валерий Тишков

Галим фикеренчә, кеше берьюлы берничә милләтне күрсәтә ала, бер гаиләдә балаларны төрле милләт итеп язу очраклары да бар.

Русия фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты җитәкчесе Валерий Тишков халык санын алу вакытында узган еллардагы кебек ялгышлыклар китмәсен өчен “халыкка басым ясауны”, агитацияне туктатырга кирәклеген әйткән. “Башкорт булып языл”, “татар булып языл” диюне, гомумән бу турыда сөйләүне туктатырга кирәк, шул вакытта чынбарлыкка иң якын булган нәтиҗә алыныр”, дигән Тишков. Бу турыда ул Башкинформ белән әңгәмәсендә белдергән.

“Кешеләргә үзләрен ничек тоемласалар, шулай язылырга мөмкинлек бирергә кирәк. Кешенең үзаңы катлаулы икән, бер үк вакытта ике яки күбрәк милләт вәкиле итеп сизә икән, өтер аша аларның һәммәсен дә яза ала. Кеше бит татар да, башкорт яки рус та булып тумый, ул әйләнә-тирәсендә, гаиләдә алган тәрбия, һәм башка факторлар тәэсирендә шундыйга әйләнә”, дигән Тишков.

Академик сүзләренчә, 2002 һәм 2010 елларда узган җанисәпләр теге якка да, бу якка да саннарны ялганлап күрсәтү булырга мөмкин икәнен күрсәткән. “Әмма болар бер юньле әйбергә дә китерми”, дигән ул.
“2002 елда җанисәптә Рәхимов (Башкорстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов – ред.) вакытында башкортлар файдасына агитацияләү булды. Башкортстанның көнбатыш өлешендә татарларның бер өлеше катлаулы үзбилгеләнүле, аларга татар дип язылды ни, башкорт ни – барыбер, нәтиҗәдә менә шулар башкорт дип язылды.Ә 2010 ел сан алу вакытында мондый басым булмады, киресенчә капма-каршы якка тайпылыш килеп чыкты”, дип сөйләгән Тишков.

Аның фикеренчә, халыкның каян килеп чыгуы мөһим түгел. “Безнең кем булуыбыз, каян килеп чыгуыбыз турында фикер алышулар азрак булган саен яхшырак. Бу иң мөһиме түгел, безнең русияләр булуыбыз мөһим, ә һәр кеше үзенең кем икәнен җанисәп алучы белән бергә-бер калгач билгеләр. Хәтта бер гаиләдә дә бер баланы әтисе милләтенә, икенчесен әнисенекенә язалар, алай да була”, дигән академик.

Татарстан галимнәре Башкортстанда 2002 елгы җанисәп вакытында 200 меңгә якын татар кешесе башкорт дип язылганын әйтә. Тарих фәннәре докторы Фаил Сафин элегрәк китергән саннарга караганда, 1926 елгы җанисәп нәтиҗәләренә карый Башкортстанда татарлар 31, башкортлар 13 процентка якын булган. “2002 елгы халык санын алуларда 200 мең татар башкорт булып яздырылды. Башкорт халкы 141 процентка арткан урыннар бар. Бу мөмкин түгел. Чынбарлыкта бүген Башкортстанда урыслар 45, татарлар 33, башкортлар 16,5 процент тәшкил итә” дигән иде галим.

20 февральдә Татарстан дәүләт шурасы депутаты, танылган артист Рамил Төхвәтуллин быелгы җанисәп вакытында Башкортстан татарларын башкорт дип язу ихтималы турында кисәтеп, Татарстанны бу мәсьәләгә җитдирәк карарга чакырды. Ул бу юнәлештә эшләү өчен махсус координацион үзәк төзергә тәкъдим итте.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp.-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG