Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәтшин татарларның Русиядә сан ягыннан икенче халык булып калуының сәяси әһәмиятен аңлатты


Фәрит Мөхәммәтшин

Парламент рәисе сүзләренчә, бу Татарстанга мәсьәләләрне федераль үзәк алдында күтәрү өчен кирәк.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татарларның Русиядә сан ягыннан икенче милләт булып сакланып калуының сәяси әһәмиятен аңлатты. Аның фикеренчә, бу Татарстанга мәсьәләләрне Мәскәү алдында куяр өчен мөһим. Бу хакта ул 8 сентябрьдә Менделеевскида узган район киңәшмәсендә белдерде. Парламент рәисе җанисәп темасына аерым тукталды.

"Әлбәттә, мин һәркемнең үз милләтен күрсәтеп язылуын сорыйм. Чөнки татарлар – Русиядә урыслардан соң икенче милләт. Бу безгә каты итеп кычкырыр өчен кирәкми: О-о-о, без татарлар, без күбәү. Ул да горурлык. Бу республиканың дәүләт һәм муниципаль оешмаларына федераль үзәк алдында мәсьәләләрне күтәрү өчен кирәк. Карагыз, Русиядә 5 миллионнан артык татар таралып яши. Үз вакытында Совет берлегенең Азия республикаларына белемне тарату өчен татарларны җибәрәләр иде. Алар анда яшәп калды. Безнең милләт таралып яши. Телне, йолаларны, гореф-гадәтләрне саклау – бөек эш", диде ул.

Очрашу вакытында Мөхәммәтшин татар теле мәсьәләсенә дә тукталды. Аның сүзләренә караганда, мәктәпләрдә татар теле укытылуы – Татарстанның Мәскәүдә алдында ирешкән уңышы.

"Без федераль үзәк алдында мәктәпләрдә татар телен укытуны калдырырга ирештек. Дөрес, ата-аналар теләге белән. Без урыс һәм урыс телле балалар өчен яңа дәреслекләр эшләдек. Урыс телле баланы татар мәктәбендәге кебек укытырга кирәкми. Ул сине аңларга, сөйләм телен белергә тиеш. Бу баланы баета, мәдәниятен үстерә. Без әлеге мәсьәләләрне сайлаудан соң да дәвам иттерергә телибез", диде Дәүләт шурасы рәисе.

Бөтенрусия халык санын алу 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр узачак. Җанисәп белән бәйле каршылыклы сораулар бигрәк тә Башкортстан һәм Татарстанда туа. Соңгы айларда Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәте көчәйде. Башкортстан галимнәрнең бер өлеше республиканың көнбатыш өлешендә яшәүче татарларның теленә, килеп чыгышына басым ясап, аларның чынында татар түгел, ә башкорт булуларын дәлилләргә тырыша. Татар теле "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты" дигән төшенчә дә кулланышка кертелде. Рәсми оешмалар да моны куллана.

Русия фәннәр академиясенең этнология һәм антропология институты мөдире галим Валерий Тишков татарларны берничә төркемгә бүлеп карарга тәкъдим итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (9)

XS
SM
MD
LG