Accessibility links

Кайнар хәбәр

"2002 елда безгә башкорт булып язылырга кушылды"


Илфир Котдусов
Илфир Котдусов

Илфир Котдусов Башкортстанның Кушнарен районы Байталлы авылы мәктәбендә унҗиде ел мөдир булып эшләгән, тарих укытучысы. Татар яклы булганы өчен 2007 елда эшеннән алынган. Азатлык белән әңгәмәдә ул 2002 елда җанисәпнең ничек узганы, татар теленең мәктәпләрдән ничек куылганы, башкорт ырулары язылган стеллаларга халыкның карашы турында сөйләде.

Илфир әфәнде, яңа гына сезнең районда башкорт ырулары атамасы язылган стелла куйдылар. Сез аңа кайчан игътибар иттегез?

— Мин ул стелла турында Татарстан газет-журналларыннан гына укып белдем. Сездә укыгач кына, барып карадым.

Ул стелла ялкынга ошаган, ни өчен аны татар районнарына куйдылар микән дип уйлыйм, башкорт белән татар арасына ут төртергә уйладылар мәллә? Бу ике халык арасында ут кабызуга тиң. Алай эшләргә ярамый.

— Кушнаренда яшәгән халык ул стеллага ничек карый? Анда башкорт ырулары язылганын беләме?

— Берничек тә карамый. Мин үзем дә аны интернеттан укып кына белдем. Халык ул стелла турында белми. Аның нәтиҗәсе юк.

Башкортстанның Кушнарен районында куелган стелла
Башкортстанның Кушнарен районында куелган стелла

— Быел Русия күләмендә халык санын алу булачак. Хәзерге хәлләр 2002 ел җанисәбе вакыйгаларын хәтерләтә. Сез ул елларның шаһиты, кеше санын алуда актив катнаштыгыз. Җанисәп вакытында хәрәмләшү ничек барды?

— Ул елларны искә төшергәндә, мин көләм дә, көям дә. Кушнарен районы Башкортстандагы иң саф татар районнарының берсе, әмма 2002 елгы җанисәп нәтиҗәсендә безнең Кушнарен районында башкортлар саны 51 процент булды. Мин яшәгән Байталлы авылында да башкорт санын 51 процент ясадылар. Ясадык дисәң дә була инде. Чынында исә Байталлыда 99,9 процент татарлар яши. Бүгенге көндә Байталлыда өч башкорт яши – берсе 80 яшьлек абыстай, ул безнең авылга килен булып төште, икенчесе сыер савучы булып эшләде, өченчесе Сибайдан килгән бик яхшы абзый. Өчесе дә бик абруйлы кешеләр. Безнең алар белән бер проблем да юк.

Мин сезгә ачыктан-ачык әйтәм, алдагы җанисәптә безгә башкорт булып язылырга кирәк

2002 елда Кушнарен районына башлык булып Купай егете Ринат Гарипов кайтты. Купайлар – алар тырыш халык, күп сөйләмиләр, эшлиләр. Купай авылына мишәрләр нигез салган. Мин Гариповны хөрмәт итәм, чөнки ул алдашмады, турыдан-туры әйтте. Җанисәп алдыннан мөдирләрне киңәшмәгә җыйды да әйтте: "Хөрмәтле иптәшләр, мин сезгә ачыктан-ачык әйтәм – алдагы җанисәптә безгә башкорт булып язылырга кирәк. Бәхәсләр уздырып тормыйбыз: без – татарлар, аңа карап башкортка әйләнмибез, ләкин моны эшләргә кирәк" диде. Кемдер тегеләй, болай ди, ә ул ачыктан-ачык әйтте: "Безгә районда яшәргә кирәк, аңлагыз", диде. Төрлечә караш булды, әмма каршы чыгучы булмады.

Авылда сан алу бара, комиссия эшли, шунда авыл советы рәисе сорый: "Ничек эшлибез? Дөресен язсаң башка сугалар, ялган язырга намус кушмый"... Җанисәп вакытында кызлар әби-бабай янына килә, милләтен сорый, алар "без – татар" диләр, ә язуда "башкорт". Менә шуннан соң башкортлар саны 51 процент булды да инде.

Яшьләр дә, бабайлар да горурланып "татар" дип йөрде, ә башкорт дип язылды. Бер укытучы апа, ул мәрхүмә инде, болай диде: "Миңа глава, әгәр башкортлар саны әз була икән, Башкортстан бетә, өлкә булып кына калырга мөмкин, диде. Шуңа башкорт булып язылабыз инде". Шунда бер ата килде, мин аннан сорыйм, кем булып языласыз? Башкорт булып, миңа балалар укырга кергәндә ташлама була дип әйттеләр", ди. Мин әйтәм, ярар, үзең карыйсың инде.

— Баласы укырга кергәндә, аңа ниндидер ташлама булдымы?

— Булмады! Нинди ташлама? Ташлама турында Чакмагыш районының бер мәктәп мөдире кызык әйбер сөйләде. Улы Башкорт дәүләт университетының (БДУ) тарих факультетына керергә йөри икән. Бу 2000нче еллар. Аның курсташы БДУда калган, шунда укыта икән, ул аның белән сөйләшкән, тегесе, ярар, килсен дигән. Улы мәктәпне алтын медальгә бетергән, аңа бер генә имтихан бирергә кирәк, имтиханны 5легә бирсә, укырга керә. Бу малайга 4ле куеп чыгаралар! Әтисенең кәефе төшә, ул үз курсташыннан, ни өчен шулай булды дип, сорый. Курсташы әйтә: "Мин аңлаттым, без аның әтисе белән бергә укыдык, аның энесе Чакмагышта Башкорт корылтаен оештырган кеше". Ә декан, ул вакытта Марат Колшәрипов әйтә икән: "Беләбез без Чакмагыш башкортларын". "Алар чын башкорт түгел, татар" дигән мәгънәсендә. Соңыннан ул малай юрфакка кереп укыды.

— Башкортлар әз булса, Башкортстан бетә имеш, дисез. Татарлар республикада татар саны кимесә, аларның хокуклары бетәчәген ул вакытта аңлады микән?

— Әйе, без моны үз мисалыбызда бик тиз һәм бик яхшы аңладык. 2006 елда бөтен мәктәпләргә дә башкорт теле дәүләт теле буларак керә башлагач, без моны бик яхшы аңладык. Шушы елны мине мәгариф бүлеге башлыгы Лариса Кәбирова үзенә чакырды: "Сезнең мәктәптә бөтен элмә такталар татарча язылган, башкорт теленә әйләндерегез", диде. Мин "Юк, алыштырмыйм", дидем. Ул миңа әйтә, бүген авылга сәгать өчкә хәтле кайтмагыз, диде. Ә үзе безнең мәктәпкә китте. Мин кайттым, карасам, укытучылар ватман кәгазенә башкортча язганнар, һәм урысча, татарча язган элмә такталар арасына башкортча язган язуларны кнопка белән беркетергә маташалар. Безне шулай мыскыл иттеләр.

Кушнарен мәктәбе
Кушнарен мәктәбе

— Кушнарен районында башкортлар саны кискен арткач, татарлар моны ничек кабул итте?

— Берничек тә. Җанисәп үткәргәннәргә медаль бирделәр, алар льгота алып, пенсиягә чыкты.

2006 елга кадәр без берни дә сизмәдек, ләкин 2006 дан соң безнең балаларга башкорт теле кертә башлагач, ата-аналар каршы чыга башлады.

— 2010 елгы җанисәп ничек узды?

— 2010 елда бу мәсьәлә чыкмады һәм безнең районда башкорт саны әз генә кимеде – 51 проценттан 38 процентка калды. 2010 елда халык саны алу тыныч узды, административ басым бәлки булгандыр да, ләкин барысы да бик тыныч үтте.

— Сезне шушы елларда эштән алдылар бит. Ни өчен?

— 2005 елның көзендә Уфага Татарстаннан Казанның мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Марат Лотфуллин килеп, БСТга интервью бирде. "Татарстанда бөтен милләтләр дә татар телен укыйлар, Башкортстанда да татарлар башкорт телен укырга тиеш", диде. Шушы интервьюны 10 көн буена көн саен күрсәттеләр. Мин телевизор янына киләм дә, бу абзыйны сүгәм, эләгерсең әле миңа, дип әйтәм.

Шуннан мин бер Казанга баргач, ТНВга интервью бирдем – Татарстаннан килеп безне өйрәтәләр – татар балаларын башкорт телен өйрәнергә кушалар, дидем. Шунда без Марат Лотфуллин белән дә очраштык, каты иттереп сөйләштек, мин бөтен әйтергә теләгән сүзләремне әйттем. Нигә син белмичә, килеп безнең эшләргә кысыласың, дидем. Бик эмоциональ сөйләштек. Былтыр гына аңлаштык без аның белән – үткән эшкә салават дип. Әйе, Татарстанда бөтен балалар да татар телен өйрәнде, әмма нәрсәгә Башкортстанга килеп безне өйрәтергә? Татар белән башкортка тылмач кирәкми, без элек-электән бер-беребезне аңлаганбыз.

Рәхимов миңа төртеп күрсәтеп главага: бу мөдирне эшеннән куарга кирәк ди

Шуннан соң китте басым. Казаннан кайту белән мине башта РОНОга, соңыннан мәгариф министрлыгына чакырдылар. Ул вакыттагы мәгариф министры Зөһрә Рәхмәтуллина: "Казанда чыгыш ясадыгызмы? Сезне эзлиләр. Ни әйттегез сез анда?" дип сорады. Әйе, дим. "Рәхимов сезне эзләргә кушкан", ди. Мин ул көнне аңлатма яздым. Миңа ул вакытта бу әйбер көлке булып тоелды, курку хисе юк иде. Президент хәтле президент бер мөдир эше дәрәҗәсенә төшкән – бу көлке бит инде. Күп тә үтмәде авыл советы рәисе сөенче алды: безнең районга Рәхимов килә. Шунда Мортаза Рәхимов миңа төртеп күрсәтеп, главага әйтә – бу мөдирне эшеннән куарга. Ул вакытта район башлыгы Сергей Касаткин иде – алам, алам мин аны, диде. Менә шунда инде көлке булмый башлады. Мине ике тапкыр мөдир вазифасыннан алдылар, хәтта укытучы эшеннән дә алдылар. Җинаять эше ачтылар. Ахыр чиктә, мин мәхкәмә аша тулысынча акландым һәм миңа салынган матди зыянны каплауларына ирештем.

Минем урынга элекке эчке эшләр министры Рафаил Диваевның сеңлесе килде. Әле мине эштән җибәргәнче без мәктәп шурасы булдырган идек, мин аның рәисе идем. Без коллектив белән ул мөдиргә вето бирдек, аны нелегитимный итеп җибәрдек.

Шул конфликтлар аркасында мәктәпне "оптимальләштерү" дип яптылар, 2010 елда аны филиалга калдырдылар, соңыннан бөтенләй бетерделәр. Балаларны күрше авылга автобус белән йөртәләр. 1985 елда салынган бина, яңа мәктәп иде ул.

— Ул вакытта башкортларга бүтән караш бар идеме, эшкә алганда өстенлек бирәләр идеме?

— Кушнарен районында башкорт булсаң, өскәрәк менә аласың дигән әйбер юк иде, чөнки бездә башкортлар юк. Бездә кешенең сәләтенә карыйлар иде, аеру юк иде. Ләкин административ ресурс көчле эшли иде.

Безнең бит бүгенге көнгә кадәр башкортларны күргән юк, без аларны Уфага баргач кына күрәбез. Башкорт белән татар арасындагы мәсьәлә юк безнең.

Татарстан телевидениесенә биргән интервьюга кадәр, Уфага без кунакка кебек бара идек, татарлар идек без...

Илфир Котдусов
Илфир Котдусов

— Хәзер алдагы җанисәпкә әзерлек ничек бара?

— Татар белән башкорт арасына чөй кагучылар бар. Кемгә кирәк ул? Ни өчен безне башкорт итеп язалар? Бу җүнлегә китерми.

Без Кушнарен районында бер вакытта да шушы милли басым дигән нәрсәне сизмәдек. Миңа әйтәләр: "Ничек инде, сезнең татар театрыгыз бармы, филармониягез, телевидениегез бармы?" Әйе, безнең районда андый нәрсәләр юк. Әмма Кушнарен районы Башкортстандагы иң саф татар районнарының берсе. 1989 елдагы җанисәп буенча, бездә 83 процент татар иде. Безнең монда бер удмурт авылы һәм дистәгә якын гына урыс авылы бар. Анда да урыслар калмады бүген, чөнки алар 70-80нче елларда шәһәргә тартылды. Калган бөтен авыллар да татар авыллары. Бездә монда башкортлар юк, шулай булгач, ниндидер каршылыклар да юк.

1979 елда Кушнарен районының ике авылында – Карача Елга белән Шәриптә – башкорт теле керттеләр. 1-2 ел укыттылар да, шуннан соң бу идеядән баш тарттылар. Ни өчен Карачада? Чөнки ул вакыттагы Башкортстанның обком секретаре Мидхәт Шакиров тумышы белән Карача Елгадан иде. Ул 70нче елларда башкорт санын күбәйтер өчен бик тырышкан. Әмма бездә ул уңышсызлыкка очрады.

Декабрь азагында Казанда "Уфа өязе татарлары" дигән китап чыкты, мин ул китапта булган бөтен авылларны барлап чыктым. Безнең бөтен районда бер генә башкорт авылы да юк. Дүртенче ревизиядә генә урыслар барлыкка килә.

Мин үзем чын башкортларны университетка укырга кергәч кенә күрдем. Һәм ул проблем гади татар белән башкорт арасында да юк. Кемгәдер бу мәсьәләне дөрләтергә, куертырга кирәк. Мин аның сәбәпләрен аңлыйм, ләкин килешә алмыйм.

— Бүген Башкортстанның татарлар күпләп яшәгән районнарында татар теле – башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дигән әйберне кертү бара. Сез моңа ничек карыйсыз?

— Мин ул диалектка көлеп карыйм, ышанмыйм аңа. Бу — сәясәт, ялган.

2001 елны мин Башкортстан җитәкчесе каршындагы Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясендә укыдым. Шунда Учалыдан Азат исемле дустым бар иде, ул хәзер мәрхүм инде. Ул Югары шура депутаты иде. Мин аннан бер сорадым: "Сез Конституция кабул иткәндә ни өчен татар телен төшереп калдырдыгыз, ни өчен татар телен дәүләт теле итмәдегез?" Азат әйтә: "Шулай кирәк иде, кайгырма, татар теле булачак", диде. Менә 20 ел үтте, Азат үзе дә юк, татар теле дә юк.

Башкортлар курка – татарлар күп булса, хакимият татар кулына күчәчәк дип куркалар

Мин аңлыйм ни өчен татар теленә дәүләт статусын бирмәгәннәрен. Башкортлар курка – татарлар күп булса, бөтен җирдә алар булачак, хакимият татар кулына күчәчәк дип куркалар. Шуңа күрә татар теленә дәүләт статусын да бирмәделәр. Әмма безнең илебез шушы, без — татарлар, Кушнарен районына 300 ел элек Ока буеннан килгәнбез.

БДУда Роза Гафаровна Буканова укыта, аның "Свободная колонизация башкирских земель" дигән махсус курсы бар. Мин бүген татарларга каршы чыгучыларга шушыны укытыр идем, шушы курсны китап итеп бастырып чыгарыр идем.

— Кеше бүгенге көндә электрон җанисәп бар икәнен беләме, анда үзеңне "татар" итеп язып куярга берни дә комачауламый икәнен беләме? Аларга моны аңлатучы бармы?

— Тулаем аңлыйлар димәс идем. Олы яшьтәгеләр өчен ул мәшәкать, милли активистлар, милләт өчен янып йөргән яшьләр аңлатып йөрсә генә.

— Бу елның җанисәбенең нәтиҗәләре нинди булыр дип уйлыйсыз?

— Административ ресурслар эшләр, саннар 2010 елныкына якынрак булыр.

1989 елда иң чиста җанисәп булды. Ул вакытта административ ресурс кулланылмады, халыкка басым булмады. Булса да аны тыныч кына, яшерен эшләделәр.

— Татарстан сезгә бу яктан ничек ярдәм итә ала?

— Без ТНВ каналын карыйбыз. Татарстан телевидение аша аңлату эшләрен алып бара ала.

— Бер-ике атна элек Миякә районында Фирдүс Тямаев концертын булдырмадылар, Уфадан да тискәре хат килде. Моңа ничек карыйсыз?

— Көлеп карыйм. Рәхимов вакытында узган җанисәп вакытында да андый хәлләр булды. Аеруча 2002 елда узган сан алу алдыннан. Татар белән башкорт арасына чөй кагучы җитәрлек.

— Моны булдырмас өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Башкортстанда татар теленә дәүләт статусы бирелсә, проблем хәл ителә

— Башкортстанда татар теленә дәүләт статусы бирелсә, проблем хәл ителә. Дуслар, кодалар – без барыбыз да бик әйбәт аралашабыз. Бу мәсьәлә елганы болгату һәм аннан балык тоту кебек. Халыкка ул кирәкми, кемгәдер өстәгеләргә кирәк. Такташ әйткән бит: "Һәрбер халыкның бар герое, кабәхәте, каһәр суккыры". Халык бөек бит, өстәгеләр тарафыннан бу мәсьәләне куерту кирәк түгел.

— Хәзер Кушнарен районында татар мәктәпләре бармы?

— Чиста татар мәктәпләре юк, татар телен укыйлар, ләкин элеккеге кебек түгел. 2006 елда башкорт телен аерым керттеләр, әмма татар теле шул сәгать белән сакланды. Авылда татар мәктәпләре ябылды, район үзәгендә татар теле әз, балалар авылларда русча аралашалар. Шәһәр балаларын әйтмим дә. Кайбер ата-ана русча белсен дип балалары, оныклары белән урысча сөйләшә. Әйтәләр бит: "Не тот татарин у кого дети татары, а тот, у кого внуки татары". Шул онытылмасын инде.

— Кушнаренның үзендә татар телен укыйлармы?

— Укыйлар. Әмма БДИ комачаулый. Ата-ана баласы БДИ бирсен өчен рус телен сайлыйлар.

— Балалар мәктәптән соң кайда укырга бара – Уфагамы, Казангамы?

— Хәзер балалар Кушнареннан Казанга китәләр. Безнең балалар үзләре өчен Казанны ачты.

* * *

Илфир Котдусов – Башкортстан республикасының атказанган укытучысы, Русия Федерациясе мәгариф отличнигы. 1979-2007 елларда Кушнарен районы Байталлы авылында мәктәп мөдире була. Мәктәптә эшеннән алынгач Кушнарен авыл хуҗалыгы техникумында укыта.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG