Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җырчы Фирдүс Тямаевка Уфада да концерт залы бирмәгәннәр


Фирдүс Тямаев
Фирдүс Тямаев

Тямаев концерты көнне мәдәният сараенда башка чара булачак диелә.

Җырчы Фирдүс Тямаевка Уфадагы Яшьләр сараенда 25 апрельдә концерт залы бирмәгәннәр. Башкорт дәүләт аграр университеты (мәдәният сарае шушы университетка карый) проректоры Наил Юнысбаевтан җырчыга килгән хатта бу көнне башка чаралар планлаштырылган диелгән.

Бу уңайдан Тямаев тамашачылардан гафу үтенде. "Уфа, гафу үтенәм, 25 апрель көнне концерт булмый, бүген шундый хәбәр килде, алай гына да түгел, октябрьгә кадәр Тямаевны Башкортстанга кертмәскә дип әйтелде. Моңа кадәр директор белән килешенгән иде, рекламалар бирелде, ай ярым билетлар сатылды, ярты зал тулган, бүген сатуны туктаттылар!", дип язды Тямаев Instagram-да.

Ул рөхсәт бирелгәч килербез, "бер елданмы, ике елданмы", ди.

Моңа кадәр җырчы Фирдүс Тямаевның Кыргыз-Миякәдәге концерты булмый калган иде. Урындагы түрәләр моны Мәдәният йортын су басу, шул сәбәпле утны сүндерү белән аңлатса да, Тямаев моны уйлап чыгарылган ялган дип атады. Ул җилләр Уфадан, Башкортстанның мәдәният министрлыгыннан килә дип саный.

Җырчы әлеге туган низаг уңаеннан Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйковага мөрәҗәгать итеп, бу хәлгә аңлатма бирүне сорады. Министрлык та техник сәбәпләргә сылтанды.

Соңрак җырчы Илсөя Бәдретдинова Башкортстанның Миякә, Дүртөйле, Кушнаренко, Чакмагыш, Балтач районнарында билгеләнгән концертлары булмаячагын хәбәр итте. Моны ул маршрут кәгазьләре алып булмау белән аңлатты. Аның концертлары әлегә көзгә һәм кышка күчерелгән.

Шул ук вакытта кайбер татар артистлары Башкортстанда чыгыш ясый ала. Җырчы, Башкортстан башлыгының мәдәният киңәшчесе Радик Юльякшин (Элвин Грэй) маршрут кәгазьләре алырга ярдәм иттем диде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG