Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкортстанда татар мәнфәгатенә каршы эшләр башкарылмый"


Азат Бадранов һәм Римма Үтәшева
Азат Бадранов һәм Римма Үтәшева

Башкортстан хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Азат Бадранов җанисәп уңаеннан булган гаепләүләрне нигезсез дип атады. БДУның татар бүлегенә студентлар кабул итү туктатылуын татарга каршы геноцид итеп күрсәтү урынсыз диде.

26 февраль Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтариятенең V конференциясе узды. Чара Башкортстан дәүләт концертлар залында үтте. Ул ярым онлайн, ярым офлайн оештырылды. Залда, ягъни офлайн, оешманың шура әгьзалары, районнардагы бүлекчәләре җитәкчеләре һәм кунаклар – җәмгысе 107 кеше утырды. Онлайн 104 кеше катнашты. Дөрес, алар залдагы чараны карау белән генә чикләнде, форумда фикерләрен белдерә алмадылар.

Сулдан: Римма Үтәшева, Азат Бадранов, Илдар Гыйльметдинов
Сулдан: Римма Үтәшева, Азат Бадранов, Илдар Гыйльметдинов

Форумны Дөнья башкортлары корылтае, Урыс соборы оешмалары җитәкчеләре котлап чыгыш ясады. Татар оешмалары җитәкчеләренең котлаулары булмады. Алар, чакырылмау сәбәпле, конференция эшендә катнаша алмадылар. Чарага Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин да чакырылмаган иде, ә менә Татарстанның Башкортстандагы рәсми вәкиллеге җитәкчесе Йосыф Якупов форум эшендә катнашты.

Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Римма Үтәшева хисап чыгышында биш ел эчендә узган зур чараларны телгә алды, мәгариф өлкәсеннән кайбер саннарны китерде.

Римма Үтәшева
Римма Үтәшева

"Республикада татар телен укыту 572 гомуми белем бирү оешмасында алып барыла, 38 мәктәптә татар теле тирәнтен өйрәнелә, шул исәптән 5 татар гимназиясе эшли", диде ул. Оешма җитәкчесе балаларын татар телендә укытырга теләүчеләргә каршылыклар булмавы, күпчелек ата-аналарның балаларын урыс телле сыйныфларга бирергә тырышуына борчылу белдерде.

Хисап-сайлау җыелышында кунаклардан Русия татарлары милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов һәм Башкортстан хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Азат Бадранов катнашты һәм чыгыш ясады.

Азат Бадранов
Азат Бадранов

"Безнең республика халыкларына үзләренең милләтләрен күрсәтүдә бернинди чикләүләр дә юк. Халык республиканы туган йорты кебек кабул итәргә, үзен җирле халык итеп санарга тиеш. Шул исәптән татар халкы да. Белүегезчә, республика өч зур халыкның дуслыгы исәбенә яши. Алар: башкорт, урыс һәм татар халыклары дуслыгы", диде Бадранов.

Ул балаларда туган телгә мәхәббәт уяту өчен башкарылган эшләргә тукталып, милли уенчыклар чыгарыла башлауны атады. Алар арасында татарча сөйләшүче уенчыклар да булуын әйтте. Вице-премьер җанисәп мәсьәләсенә дә тукталды:

Халык санын алу уңаеннан гаепләүләр нигезсез

"Татар халкы мәнфәгатенә каршы эшләр башкарылмый. Безгә Радий Хәбиров тарафыннан гадел җанисәп уздыру бурычы куелды. Халык санын алу уңаеннан булган гаепләүләр нигезсез", диде Азат Бадранов.

Федераль мохтарият җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов туган телне саклау, җанисәп мәсьәләләренә тукталды:

Илдар Гыйльметдинов
Илдар Гыйльметдинов

"Мин бу эшкә алынганчы Русиядә 20ләп мохтарият бар иде. Инде икеләтә арттык, хәзер аларның саны 43кә җитте, әле тагын берничә оешма төзелеп килә. Бу милли-мәдәни мохтариятләр турында федераль канун янында берләшүебез турында сөйли. Без үз теләгебез белән, хезмәт хаклары алмый, аңлап, дәүләт оешмаларына ярдәмче булып телне, мәдәният һәм гореф-гадәтләрне саклау юнәлешендә бергәләп эшлибез.

Тел өйрәтүгә килгәндә, бала биш яшькә кадәр ике-өч тел үзләштерә ала. Шуңа аларны кызыксындыру чаралары табарга тиешбез. Безнең оешманың төп бурычы – телне саклау мәсьәләсе булырга тиеш. Телне саклау юнәлешендәге оешмагызның юл картасын эшләгез. Анда балалар, яшьләр өчен чаралар күрсәтелергә тиеш. Татарстан балалар, яшүсмерләр, яшьләр белән шактый эшли. "Шаян ТВ" шуның бер мисалы. Без үз ягыбыздан кызыксындыру чаралары эшлибез. Мәсәлән, мультимедиа кулланмалары, уеннар чыгарабыз. Шуларның яртысын Башкортстанга җибәреп торабыз.

Залда оешманың шура әгьзалары, районнардагы бүлекчәләре җитәкчеләре һәм кунаклар
Залда оешманың шура әгьзалары, районнардагы бүлекчәләре җитәкчеләре һәм кунаклар

Балалар социаль челтәрләрдә утыра. Без ул челтәрләр аша аларга барып җитәргә һәм туган телне сеңдерү юллары табарга тиеш.

Җанисәп мәсьәләсенә килгәндә, кеше үзенең милләтен, динен үзе билгеләргә тиеш. Бу һәркемнең үз эше. Башка беркем дә, иҗтимагый оешмалар да, дәүләт тә кешенең милләтен, динен күрсәтүдә иреген кысарга, басым ясарга тиеш түгел. Ә галимнәрнең бу уңайдан барган бәхәсе фән кысасында узарга тиеш", диде Илдар Гыйльметдинов.

Гыйльметдинов Башкорт дәүләт университетының татар кафедрасы тирәсендәге каршылыкларны да чишү кирәклеген әйтте. Элегрәк хәбәр итүебезчә, агымдагы елда көндезге бүлеккә студентлар кабул ителмәячәк.

Башкортстан хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Азат Бадранов бу уңайдан аңлатма бирде.

Уку йортында урыннар кыскартылуны татар халкына каршы геноцид итеп күрсәтергә тырышалар

"Башкорт дәүләт университетының татар кафедрасы язмышына килгәндә, без Татарстан вәкиле белән дә, Татарстан хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Васил Шәйхразиев белән дә бу мәсьәләдә сөйләштек. Анда авырлыклар узган уку елына студентлар җыюдагы проблемнарга бәйле. Чөнки җыюда авырлыклар булган бүлекләргә яңа уку елында кабул итүдә кыскартулар гадәти хәл. Ихтыяҗ, конкурс зур булган урыннарга, киресенчә, өстәмә урыннар бүленә. Казна урыннарын узган ел йомшак баллы студентлар белән тутырдылар. Шул ук вакытта көндезге бүлеккә казна урыннары кыскартылуны аерым җәмәгать оешмалары, мәгълүмат чаралары татар халкына каршы геноцид итеп күрсәтергә тырыша", диде Бадранов.

Башкорт дәүләт педагогия университетының татар кафедрасы мөдире Илшат Насипов та чыгышын әлеге кафедраны телгә алудан башлады:

Илшат Насипов
Илшат Насипов

"Кафедраның студентлар җыя алмауда булган җитешсезлекләрен таныйбыз. Ләкин бар гаепне кафедра эшчәнлегенә кайтарып калдыру урынсыз дип уйлыйм. Кафедраны югалту рухи чишмәбезне корыту булачак. Чөнки Башкортстандагы татар мәдәнияте, татар әдәбиятына хезмәт итүче күпчелек белгечләр шушы бүлектән чыккан. Шуңа күрә мондый югалту бик авыр булачак. Моңа ачык мисал булып Башкорт дәүләт университетының Бөре бүлегендәге татар кафедрасы бетерелүе тора. Анда кафедра ябылу белән төбәктәге татар мохите дә юкка чыкты.

Туган телне үзләштерү гаиләдән башлана. Ата-ананың туган телгә мөнәсәбәте мөһим урын тота, чөнки бала ата-анадан туган телне генә үзләштереп калмый, ә аларның туган телгә мөнәсәбәтен дә үзләштерә. Гаиләдә туган телне белү дәрәҗәсе дә зур әһәмияткә ия.

Без көндәлек тормышта үзебез дә татарча сөйләшмибез. Күп кенә шәхесләребез дә татарча белми. Аларга карап без тискәре үрнәк алабыз.

Әгәр без гаиләдә туган телдә сөйләшмәсәк, көндәлек тормышта туган телдә аралашмасак, аның язмышы белән кызыксынмасак, саклау һәм үстерү өстендә эшләмәсәк, мәктәптә өйрәнү белән генә саклап кала алмаячакбыз. Туган телне саклау туган тел укытучысы эше генә түгел, ә бар милләт эше. Җиң сызганып барыбызга да эшләргә кирәк", диде Илшат Насипов.

Онлайн катнашучылар чараны карау белән генә чикләнде
Онлайн катнашучылар чараны карау белән генә чикләнде

"Кызыл таң" гәзите, "Тулпар" һәм "Әллүки" журналлары мөхәррире Фаил Фәтхетдинов республикада татар телендә казна исәбенә 32 гәзит һәм журнал нәшер ителүен әйтте. Тираж җыюда проблемнар булуга борчылу белдерде.

Татарстан һәм Башкортстанның халык җырчысы Айдар Галимов "Ике аккош" бәйгесе хакында сөйләде.

Нефтекама, Мәләвез, Федоровкадан килүчеләр үз төбәкләрендәге мохтарият эшчәнлеге белән таныштырдылар. Кайбер проблемнарны телгә алдылар. Мәсәлән, Федоровка районы татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе, мәктәп мөдире Сөмбел Хәйбуллина пандемия чорында онлайн укытудагы проблемнарны телгә алды. Интернетның тизлеге җитмәү, әсбаплар булмауны әйтте.

Чара ахырында низамнамәгә үзгәрешләр кертелде, яңа шура сайланды. Моңа кадәр шурада 41 кеше булса, яңасына 23 кеше кергән. Мохтарият җитәкчесе итеп Римма Үтәшева сайланды.

Римма Үтәшева (сулдан икенче) урынбасарлары белән
Римма Үтәшева (сулдан икенче) урынбасарлары белән

Резолюциядә өстенлекле мәсьәләләр дип балаларны туган телдә укыту, милли үзаңны күтәрү, тел мохитен киңәйтү кебек юнәлешләр билгеләнгән. Документта шулай ук Мәгариф министрлыгына милли мәктәпләр санын арттыру, яшьләрдә иҗатка кызыксындыру тудыру, Мәдәният министрлыгына туган тел һәм мәдәният юнәлешендәге башлангычларга грантлар бүлү кебек тәкъдимнәр бар.

Чарадан соң Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак бүлекчәсе татар-чуаш бүлеге кафедрасы мөдире Илсур Мансуров һәм Уфаның 84нче татар гимназиясе мөдире Рифкать Идрисов Азатлыкка фикерләрен бүлешеп, форумда мәгариф мәсьәләләре, югары мәктәп проблемнары тикшерелүгә уңай бәя бирүләрен, пандемия сәбәпле секцияләр оештырып булмауга борчылуларын әйттеләр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG