Accessibility links

Кайнар хәбәр

БДУның көндезге бүлегендә татар белгечләрен әзерләү туктатыла


Башкорт дәүләт университетында киләсе уку елыннан башлап көндезге бүлектә татар белгечләрен әзерләү туктатыла.

Башкорт дәүләт университетында (БДУ) берничә дистә ел элек көндезге бүлеккә – 25, читтән торып уку бүлегенә 25 студент кабул ителә иде. Соңгы дистә елда бу саннар кыскара барып 2017 елда читтән торып уку бүлеге бөтенләй бетерелгән иде. Узган уку елында ул кабат ачылды, әлеге бүлеккә –15, көндезге бүлеккә 14 студент кабул иттеләр. Инде килеп бу яңа уку елында көндезге бүлеккә кабул итү булмаячак. Бу хакта Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы галиме, филология фәннәре кандидаты Рәүф Идрисов хәбәр итте:

Рәүф Идрисов
Рәүф Идрисов

"Бездә 2018 елда филология юнәлеше бетерелеп, педагогик юнәлештәге белгечләр – укытучылар әзерли башлаган идек. Башкорт дәүләт университетында без урыслар белән бер факультетта, башкорт факультеты аерым. Урыслар филологлар әзерли иде, алар педагогик юнәлешкә күчмәде. Быел килеп безнең урыннарны алып педагогик юнәлештә белгечләр әзерләргә җыеналар. Безгә ректорат кафедраны ябу турында сүз бармый, педагогик юнәлеш үзен акламады, башка юнәлеш турында уйлыйбыз дип бер ел көндезге бүлеккә кабул итү булмаячагын аңлатты. Безне тынычландырырга тырыштылар", диде Рәүф Идрисов.

Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы галиме, филология фәннәре кандидаты Зәбирә Кәримова:

Зәбирә Кәримова
Зәбирә Кәримова

"Башкорт дәүләт университетының татар бүлеге зур тарихлы, без 2018 елда аның 60 еллыгын уздырган идек. Бу чорда бик күп белгечләр әзерләнде, күренекле кешеләр чыкты. Дөрес, узган уку елында кабул итүдә авырлыклар булды. Кабул итү онлайн узу сәбәпле, катнаша алмый калучылар да булды. Ләкин уку елына тиешле санда студентларны кабул иттек. Студентлар җыя алмаудагы проблемнарны педагогик юнәлеш дөрес булмаган дип аңлатучылар булды. Хәзер килеп безнең педагогик юнәлеш урынын урыслар алып, алар быел урыс телен чит тел буларак укыту бүлеге ачмакчылар. Шулай ук болгар теле укытучылары әзерләргә җыеналар. Безгә бер елдан көндезге бүлекне кире кайтарырга ышандырдылар, ләкин бу бетерү адымы дип саныйбыз", диде Зәбирә Кәримова.

Казна исәбенә көндезге бүлек бетерелүе турында кафедра галимнәре Татарстан хөкүмәте җитәкчесе урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевка да җиткергәннәр. Васил Шәйхразиев һәм Башкортстан хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Азат Бадранов арасында әлеге уңайдан сөйләшү булган.

Кафедра галимнәре яңа уку елында көндезге бүлекне саклап калу өчен тагын бер юл бар дип исәпли. Алар фикеренчә, Татарстан хакимияте "дәүләт заказы" буларак акча бүлеп быел көндезге бүлекне коткарып кала ала. Бер ел укыту 1 миллион сум чамасы тәшкил итә. Татар кафедрасы галимнәре ректорат ышандырганча, 2022 елда көндезге бүлек кабат тергезелер дип өметләнәләр.

Башкортстанда ике университетны кушарга җыеналар

Ул арада Башкорт дәүләт университетының (БДУ) Уфа дәүләт авиация техник университеты (УДАТУ) белән берләшү ихтималы турында билгеле булды. Бу хакта беренче тапкыр 25-29 гыйнвар Уфада узган "Евразия фәнни-мәгариф үзәге: Башкортстан республикасында фән һәм мәгарифне интеграцияләү мәсьәләләре, яшьләр һәм кампус сәясәте" исемле сессиядә яңгыраган иде. Башкортстан хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин анда берләштерүнең уңай якларын бәян итте:

"Башкортстанда мәктәпне тәмамлаган 17 мең укучының 5 меңе югары белем алырга республикадан читкә чыгып китә. Безгә торып калган 12 мең укучы өчен түгел, ә Русиянең башка төбәкләре һәм чит илләрдән укучылар җәлеп итү турында уйларга кирәк", диде һәм берләшүнең үсеш өчен мөһим булуын, зур уку йортын финанслау да зур булачагын белдерде.

Башкорт дәүләт университеты ректоры Николай Морозкин бу мәсьәләне ныклап уйларга кирәк дип исәпли.

"Әле Башкорт дәүләт университетында 30 мең студент укый. Уфа дәүләт авиация техник университетындагы студентлар өстәлсә, республикадагы барлык югары уку йортларының ярты студенты бездә белем ала булып чыга. Зур университет начар түгел. Кушылгач безнең өчен хәрби кафедралы булу яхшы. Ә менә БДУга, яки УДАТУга укырга кергән студент нинди диплом алачак? Өченче уку йортыныкынмы?" дигән сорау куя БДУ ректоры Николай Морозкин.

УДАТУның элекке ректоры Салават Кусимов ике төрле традицияләр, фәнни мәктәпләр белән төрле югары уку йортын кушу югары мәктәпне бетерүгә китерә дип исәпли.

УДАТУның социология кафедрасы мөдире, социология фәннәре докторы, профессор Равил Насыйбуллин Азатлыкка кушылуга каршы булуын белдерде:

Равил Насыйбуллин
Равил Насыйбуллин

"Мин кушылуны хупламыйм. Русиянең элекке мәгариф министры, бүген Русия президенты киңәшчесе булган Андрей Фурсенко — математик. Аңа геометрик фикер йөртү хас. Геометриядә "Катетлар квадраты суммасы гипотенуза квадратына тигез" дигән кагыйдә бар бит. Математиклар табигатьтә дә, җәмгыятьтә дә бергә икенчене кушу файдалы дип уйлыйлар булса кирәк. Тормышта ул бөтенләй башка. Арифметикада бергә берне кушу ике булса, социологиядә биш тә булып китүе, яки бөтенләй юкка чыгуы ихтимал. Илдә кушу очраклары булды, кушылган югары уку йортлары галимнәре зар елый. Чөнки кушылу белән фән алга китми.

Татарстанда да ике югары уку йортын куштылар, һаман зар елыйлар

Татарстанда да ике югары уку йортын куштылар, һаман зар елыйлар. Бу тузга язмаган эш. Бездә 10 мең студент бар. Алар Уфа дәүләт авиация техник университетына укырга керергә хыялланган, әзерләнгән һәм кергән. Алар нинди диплом алачак? Аларның ата-аналары бар. Түләп укучылар мәхкәмәләшә башларга мөмкин. Югары уку йорты белән килешү төзелгән, аларның урамга чыгулары ихтимал. Бу каршылыклар гына чыгара. Мин кушылгач университетка барып утырып мондагыдан яхшырак эшли башлармын дип уйламыйм. Мин Американың Кларион университетында укытып кайткан идем. Анда 15 мең студент укый. Ул университет 200 ел буе эшли. Кушарга җыенмыйлар. Аннан зур университетлар, бәләкәйләре бар. Бу кушылу уңай нәтиҗә бирмәячәк.", диде Равил Насыйбуллин.

Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доцентлары Рәүф Идрисов һәм Зәбирә Кәримова да кушылуга каршы булуларын белдерделәр. Алар фикеренчә, Уфа дәүләт авиация техник университеты, исеменнән үк күренгәнчә — техник уку йорты. Башкорт дәүләт университетында физмат һәм инженерлык бүлекләрен искә алмаганда, калган белгечлекләр техник юнәлешле түгел, бөтенләй башка югары уку йорты.

Якын көннәрдә һәр уку йортында әлеге мәсьәлә буенча җыелышлар уздырырга җыеналар.

XS
SM
MD
LG