Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан дәүләт университетында татар филологлары әзерләү бетерелә


Башкортстан дәүләт университеты
Башкортстан дәүләт университеты

Бу атнада Башкортстан югары уку йортларына керү өчен гаризалар кабул итү тәмамланды. Быел төп югары уку йорты Башкортстан дәүләт университетында татар белгечлеген әзерләү һәм кабул итү тәртипләре үзгәрде.

Башкортстан дәүләт университетының татар бүлегенә керү өчен көндезге бүлектәге 14 казна урынына 59 гариза кабул ителгән. Бу бер урынга дүрттән артык кеше дәгъва итә дигән сүз. Узган елларда хәтта бер урынга дәгъва итүчеләр ике кешегә дә тулмый иде. Сәбәбе – белгечлек һәм укырга керү тәртипләре үзгәрү. Моңа кадәр БДУ татар-урыс
филологлары әзерли иде.

Элек алар урыс теле һәм урыс әдәбиятыннан Бердәм дәүләт имтиханы тапшырып, татар теле һәм әдәбиятыннан уку йортында “эчке имтихан” биреп укырга алына иде. Быелдан башлап, федераль кануннарга ярашлы, “филолог” дигән белгечлек бетерелде. Шул сәбәпле БДУ филологлар әзерләүне туктатты. Быел татар теле һәм әдәбияты, урыс теле укытучылары, ягъни “педагогик белем бирү” белгечлегенә кабул итәләр. Болар хакында Азатлыкка Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Алмас Шәйхулов сөйләде.

Алмас Шәйхулов
Алмас Шәйхулов

“2016 елда татар бүлегенә – 10, 2017 елда 8 студент кабул иткән идек. Быел казна исәбенә 14 урын бүленде. Ә читтән торып уку бүлеге узган ел бөтенләй бетерелде. Узган елларда безнең бүлеккә килүчеләр урыс теле һәм әдәбиятыннан Бердәм дәүләт имтиханы биреп килә иде. Урыс телен һәркем мәҗбүри бирсә, урыс әдәбиятын бик аз гына кеше тапшыра. Шуңа, бүлеккә килүчеләр санаулы була иде. Быел безгә килүчеләр урыс теле һәм җәмгыять фәннәреннән Бердәм имтихан тапшырып килүчеләр. Туган телдән эчке имтихан алабыз. Шулай итеп, моңа кадәр филологлар әзерләсәк, хәзер укытучылар чыгарачакбыз. Моны татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ихтыяҗ зур булу белән аңлаталар.

Моңа кадәр филологлар әзерләсәк, хәзер укытучылар чыгарачакбыз

Бакалавриатта уку вакыты элек дүрт ел булса, хәзер биш ел укыячаклар. Бакалавриатны тәмамлагач, студентларның укуларын “филология” белгечлегеннән магистратурада дәвам итү мөмкинлеге бар. Татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы оештырган “Тел һәм мәдәниятара бәйләнешләр” магистрлык програмын тәмамлаучылар биредә ике ел дәвамында белем алып, дәүләт оешмаларында матбугат секретаре, журналист, кадрлар хезмәте белгече һәм башка шундый кирәкле һөнәрләргә ия булачак”, диде Алмаз Шәйхулов.

Шәйхулов шулай ук филологлар әзерләүне туктату татар бүлеген бетерүгә китерә ала дип саный. Быел филологлар кабул ителмәсә, киләчәктә татар теле һәм әдәбияты укытучыларына мохтаҗлык юк дигән сылтау белән укытучылар әзерләү Башкортстан педагогия университетында гына калуы ихтимал дип борчылуын белдерде ул.

Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак шәһәрендәге бүлегендә татар-чуаш кафедрасы мөдире Илсур Мансуровтан быелгы үзгәрешләр белән кызыксындык.

Илсур Мансуров
Илсур Мансуров

“Быел татар-чуаш бүлегенә 16 казна урыны бүленде. Аларның бер өлеше татар, бер өлеше чуаш белгечлеге алачак. Барлыгы 34 гариза кабул иттек, шуның 21е татар, 13е чуаш белгечлегенә. Документларның 16сы төп нөсхәләр, бу мотлак бездә укырга теләүчеләр дигән сүз. Шул 16ның 12се татар бүлегенә. Казна исәбенә татар бүлегенә керергә теләүче ике кешедән гариза алынды. Без казна исәбенә 20-25 кеше кабул итә алабыз.

Безнең уку йорты элек педагогия академиясе статусында да булды. Бүлек башлангыч чордан ук педагогик юнәлешле. Без филологлар әзерләмәдек. Шуңа, Башкортстан дәүләт университетының бүлекчәсенә әйләнсәк тә, элеккечә, ягъни педагогик юнәлешле булып калдык. Бездә абитуриентлар электән үк җәмгыять белеме фәненнән Бердәм дәүләт имтиханнары биреп керде”, диде Илсур Мансуров.

Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университетына керүдә быел үзгәрешләр юк. Бу хакта педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насипов шуларны әйтте:

Илшат Насипов
Илшат Насипов

“БДУда татар бүлегенә кабул ителүчеләр ел саен кимеп килсә, бездә хәлләр чагыштырмача яхшырак. 2016 елда көндезге һәм читтән торып уку бүлекләренә унар студент кабул иткән идек. Узган ел берникадәр арттыруга ирештек. Көндезге бүлеккә – 12, читтән торып укуга 15 студент кабул иттек. Быел да шул ук күләмдә кабул итәбез. Җәмгысе 29 гариза кабул ителеп, икесе гаризаларын кире алды. Конкурс бер урынга ике кешедән артык дигән сүз. Быел көндезге бүлеккә магистратурага казна исәбенә – 4, читтән торып укуга 12 студент кабул итәчәкбез”, диде Илшат Насипов.

Шулай итеп, алдагы уку елыннан татар филологиясе белгечлегенә укучылар кабул итү тукталды. Татар милләте төрле тармакларда киметелүен, кысрыклануын, позициясен югалтуын дәвам итә.

XS
SM
MD
LG