Accessibility links

Кайнар хәбәр

БДУның татар бүлегендә бюджет урыннарына студентлар җитмәгән


Башкорт дәүләт университеты бинасы

Буш урыннарны тутыру өчен өстәмә кабул итү оештырылачак.

Башкортстанның югары уку йортларына студентлар кабул итү туктады. Ләкин казна урыннары тулмаган урыннар да бар, алар арасында татар бүлекләре дә. Азатлык республиканың татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча белем бирүче кафедра мөдирләреннән хәлләрне белеште.

БДУ татар бүлегенә 10 кеше җитмәгән

Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Алмас Шәйхулов сүзләренчә, көндезге бүлектә сигез кеше генә укыячак.

Алмас Шәйхулов
Алмас Шәйхулов

"Быел көндезге уку бүлегенә – 13, читтән торып уку бүлегенә 14 урын биргән иделәр. Көндезге бүлеккә – 28, читтән торып белем алуга 16 абитуриент гариза бирде. Туган телдән бердәм дәүләт имтиханы юк, тест уздырыла. Онлайн булгач, кемдер Zoom аша керә алмаган, кемдер шалтырату көтеп утырган. Нәтиҗәдә көндезге бүлеккә 28 кешенең 18е генә тест бирүдә катнашты, читтән торып укуга гариза биргән 16 абитуриентның 11е катнашты. Һәм шул тест узучыларның да кайберләре Казанга, кайберләре Башкорт дәүләт педагогика университетына китеп барганнар. Нәтиҗәдә көндезге бүлеккә бүленгән 13 бюджет урынына – сигез, читтән торып уку бүлегенә бүленгән 14 урынга тугыз кеше торып калды, ягъни һәр бүлеккә дә 5шәр кеше җитми. Тиз арада өстәмә кабул итү оештырылачак. Катнаша алмый калган абитуриентлар килергә булды, алар өчен өстәмә тест уздырачакбыз", диде Алмас Шәйхулов.

Әлеге кафедраның доцентлары исем-шәрифләрен атамауны сорап, документларны онлайн кабул итүдә техник проблемнар булуын әйтте. Аларның сүзләренчә, дистәдән артык кеше онлайн тапшырса да, документлары килми, кабул ителми торып калганнар. Өстәмә кабул итүдә аларның бер өлеше дә катнашачак.

Студентлар кабул итүдә генә түгел, кафедрада укыткан галимнәр өчен дә проблемнар бар. Эш шунда, сигез галим белем бирә, аларның берсе дә тулы ставкада түгел, чөнки кафедрага нибары 3,5 ставка бүленгән. 3,5 кешенең 15тән артык фәнне укыту мөмкинлеге юк. Галимнәрнең кайберләре 0,5, кемдер 0,75, кемдер 0,25 ставкага укытып йөри. Әле 0,5 ставкалы бер галимә декрет ялына киткән, хәзер шуны бүлешергә җыеналар. Зур тарихлы, мөгътәбәр татар бүлеге беренче тапкыр шундый хәлгә төште. Студентлар кабул итүдә проблемнар коронавирус пандемиясенә бәйле булса, кафедра галимнәрен кыскартуга COVID-19 катнашы юк кебек. Моңа тагын бер мисал – башта кабул итүдә тест татар теленнән генә булырга тиешлеге игълан ителсә, тест көне җиткәч кабул итү комиссиясе татар теле һәм әдәбияты дип үзгәртеп куйган. Ягъни тел буенча гына әзерләнгән абитуриент әдәбиятны да бирергә мәҗбүр булган.

2018 елда БДУның татар бүлегеyo өстәмә бюджет урыннары бүлеп бирелгән иде. Аңа кадәр берничә ел 8-10 гына казна урыны булды. 2017 елда БДУның татар теле юнәлешендә читттән торып уку бүлеге бетерелгән иде. 2020 елгы уку елыннан ул кабат эшли башлый. Казна исәбенә анда 15 кеше укыту мөмкинлеге бирелде.

БДПУга көллиятләрдән килүчеләр күп булган

Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насипов сөйләвенчә, быел татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле белгечлегенә казна исәбенә көндезге бүлеккә 15 кеше кабул ителгән.

Илшат Насыйпов
Илшат Насыйпов

"Конкурска килгәндә, бер урынга ике ярым кеше булды. Абитуриентларның бердәм дәүләт имтиханы баллары бик югары иде. Быел бакалавриатка читтән торып уку бүлеге ябылды. Читтән торып магистратураның "Туган телләр һәм әдәбият күптелле шартларда" дигән програм белән казна исәбенә 16 студент кабул иттек. Конкурс бер урынга ике кеше булды. Шуннан соң безнең көндезге бүлеккә магистратурага башка кафедралар белән алып барыла торган берләштерелгән ике програм бар. Казна исәбенә берсенә – дүрт, икенчесенә биш кеше кабул иттек. Әлеге вакытта түләүле нигездә калган абитуриентларны кабул итү мөмкинчелеге дә бар.

Кабул итү барышында вазгыять үзгәреп торды. Олимпиадаларда, бәйгеләрдә катнашып, безнең белән алдан хезмәттәшлек иткән укучыларны көткән идек. Шулар арасында җиде кеше җәмгыять белеме предметыннан баллары түбән булу сәбәпле, документларын тапшыра алмады. Шушы хәл кабул итү барышында вазгыятьне катлауландырган иде, ләкин вакытында кафедра әгъзалары берләшеп, проблеманы чишә алды.

Кабул итү кампаниясендә моңа кадәр булмаган авырлыклар булды, алар пандемиягә бәйле дип исәплим. Дистанцион укытудагы авырлыклар сәбәпле, җәмгыять белеменнән баллар аз булды. Аннан соң, элек без абитуриентлар белән күзгә-күз сөйләшә алсак, быел андый мөмкинлекләр булмады. Читтән торып кабул итүдә бу беренче тәҗрибә булды.

Быел без көллиятләр белән яхшы эшләдек, алар арасыннан килүчеләр күп булды.

Беренче курслар гына оффлайн укыячак, калганнар, шул исәптән чыгарылыш курслары да, дистанцион белем алачак", диде Илшат Насыйпов.

Стәрлетамакта татар-чуаш бүлеге тулган

Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак бүлегендәге татар-чуаш филологиясе кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Илсур Мансуров казна урыннарын тутырдык диде.

Илсур Мансуро
Илсур Мансуро

"Безнең татар-чуаш бүлегенә көндезге укуга 18 урын бүленгән иде. Ул чуашлар белән бергә. Андагы нисбәт балларга бәйле, быел аның унысы чуаш, сигезе татар. Без ул казна урыннарын тутырдык. 30 гариза кабул иткән идек, балаларның баллары да югары булды. Әле түләп уку өчен дә берничә кеше алырга җыенабыз. Читтән торып уку бүлегенә бары тик түләүле шарт белән генә студентлар кабул итәргә җыенабыз. Кабул итү октябрь урталарына кадәр бара. Әле без аңа абитуриентлар җәлеп итү эшләре алып барабыз", диде Мансуров.

Татар яки башкорт теленә ихтыяҗ кими

Азатлык татар белгечлегенең ни өчен популярлыгын югалту турында студентларның да фикерен белеште.

Тамырлары белән Башкортстаннан булган Элина Яһүдина, Петербур дәүләт университетының халыкара җурналистика факультетының 4нче курсында укый. Монда татар яки башкорт теленең мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны бетерү дә үз ролен уйнады дип саный ул.

Болайрак барса, берничә елдан башкорт теленә дә, татар теленә дә ихтыяҗ бетәчәк

"Татар һәм башкорт телләре яшьләр өчен актуаль булудан туктый бара. Алар онытылып бетмәгән, ләкин яшь буын бу телләрсез дә яши ала. Кемдер гаиләдә татар яки башкорт телендә сөйләшә, әмма грамматиканы инде белми. Өстәвенә мәктәпләрдә милли телләрне мәҗбүри укыту туктатылды. Язма телне тагын кайда өйрәнергә соң? Ә бу университетта укыганда кирәк. Шуңа күрә татар теле белгечлегенә барырга теләүчеләр азая. Моннан тыш, милли телләр көнкүреш тормыштан да югала башлады кебек. Татар һәм башкорт теленә популяр кинолар яки сериаллар тәрҗемә ителми. Берничә ел элек Татарстанның бер түрәсе фильмнарны татар теленә тәрҗемә итүнең мәгънәсе юк дип әйткән дип хәтерлим. Зур китап кибетләрендә татар телендә китаплар юк. Болайрак барса, берничә елдан башкорт теленә дә, татар теленә дә ихтыяҗ бетәчәк, аның белән бергә милли мәдәниятнең зур бер катламы юкка чыгачак", диде Яһудина.

"Төп сәбәп — филолог белгечлеге бетерелүе"

Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм мәдәнияте бүлеге студенты, бакалавриатта соңгы ел укучы, 4 курс студенты Азат Шәңгәрәев фикеренчә, БДУда татар бүлегенең популярлыгы кимү сәбәпләренең берсе - филолог белгечлегенең бетерелүе.

Азат Шәңгәрәев
Азат Шәңгәрәев

"Мәктәпне тәмамлап һөнәр алу өчен уку йортын сайлаганда, минемчә, бизмәнгә ике нәрсә салына. Беренчесе – яхшы хезмәт хакы ышандырган, ләкин үзең сөймәгән һөнәргә уку. Шуңа күрә хәзер күп халык үз эшен чын күңелдән башкармый, ә акча өчен генә эшләп йөри. Икенченчесе – кеше бала чактан хыялланган, күңеле яткан һөнәргә укып чыга һәм шул эш белән шөгыльләнә. Ләкин ул хезмәтнең акчасы аз булырга да, җәмгыятьтә бик кирәкле һөнәр булып чыкмаска да мөмкин. Шәхсән үзем шушы икенче юлны сайладым.

Соңгы курсларда "Укып беткәч кайда эшләячәксең?" дип сорыйлар. Дөресен генә әйткәндә, бу сорауга җавапны эшкә урнашкач кына биреп буладыр. Чөнки әлеге вакытта миңа эш тәкъдим итүче юк. Юньле эш табу авыр булачагы бәхәссез. Вазгыятькә карап бу проблемны чишеп булыр дип уйлыйм.

Мин безнең бүлекнең популярлыгы төшүен филолог белгечлеге бетерелүе белән аңлатыр идем. Мәгълүм булуынча, менә инде икенче ел педагогик юнәлешкә студентлар кабул ителә. Ярый әле без һәм бездән соңгы бер курс соңгы филологлар булып чыгачакбыз. Дөрес, "филолог" дигән һөнәр юк, ләкин безнең бүлекне тәмамлап эшсез йөргән кешене күргәнем булмады. Безнең бүлек күпме шагыйрь һәм язучы, журналистлар, хәтта полиция хезмәткәрләренә кадәр биргән.

Популярлык кимүдә төп сәбәп – белгечлекне тарайтуда дип исәплим", диде Шәңгәрәев Азатлыкка.

Шул ул бүлектә укучы 4нче курс студенты Наз Абдуллина филология аша "престижлы" эш табу җиңел түгел, шуңа күрә ул популярлыгын югалта барадыр диде Азатлыкка.

Наз Абдуллина
Наз Абдуллина

"Заманы шундый, күрәсең. Барысы да "престиж"лы эш табу, җиңел генә баеп китү хакында хыялланып йөри, үзләренчә престижлы һөнәр сайлаган булалар. Ә филология – "уңышлы тормыш" өчен бик катлаулы юл. Бу юлда барысы да уңмый шул, анысы аерым кешенең тырышлыгыннан гына тора.

Эш табу авырлыгы булыр дип уйлаган булды. Ләкин мин бер эштән дә курыкмыйм да, оялмыйм да. Эшлисе килгән кешегә эш кайда да табыла, эш юк дип аптырап утырган кешеләрне һич аңламыйм", диде студент.

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG